Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия вәкилләренең Украина тирәсендәге вазгыять турындагы киңәшләшүләре якын көннәрдә дәвам итәчәк


Сөйләшүләрдә катнашучылар
Сөйләшүләрдә катнашучылар

Чираттагы сөйләшүләрнең Польша-Беларус чигендә уздырылачагы хәбәр ителде. 

Украина һәм Русия делегацияләренең Украина тирәсендәге вазгыять турындагы киңәшләшүләре якындагы көннәрдә дәвам итәчәк.

Украина президенты Офисының башлыгы Михаил Подолякка сылтама белән, BELTA "киңәшләшү өчен тарафлар үз башкалаларына китә" дип хәбәр итте. Шулай ук, Украина вәкиле мәгълүматына күрә, очрашуда берничә өстенлекле темалар билгеләнгән, алар нигезендә аерым бер карарлар билгеләп куелган.

Алданрак Украина президенты Владимир Зеленскийның офисы хәбәрендә сөйләшүләрнең төп мәсьәләсе – кичекмәстән атышны туктату һәм Украина җирләреннән Русия гаскәрләрен чыгару диелгән иде.

28 февраль көнне биш сәгать тирәсе дәвам иткән сөйләшүләрдән соң, Русия делегациясенең җитәкчесе Владимир Мединский "кайбер нокталар табылды, алар аша уртак карашларны фаразларга мөмкин", дип белдерде.

Шулай ук "Россия-24" телеканалы эфирында, Русия вәкиллегенең башка әгъзасы, Русия думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Леонид Слуцкий, очрашуда "берничә мөһим пункт ачыкланды, аларда прогресска ирешү ихтималы бар" дип белдерде.

Очрашу 28 февральдә, Беларуснең Гомель өлкәсендә узды. Чираттагы раунд Польша-Беларус чигендә узачак, дип яза "РБК-Украина".

Фикер алышулар Русиянең Украина җирләренә бәреп керүенең бишенче көнендә узды.

28 февральдә Украина хакимиятләре Харьков һәм Чернигов шәһәрләренә күмәк артиллерия һәм ракет һөҗүмнәре булуы турында белдерде, аларның мәгълүматына күрә, биредә дистәләгән һәлак булучы һәп күпсанлы яраланучылар бар.

Русиянең гамәлләре куәтле һәм кискен халыкара тәнкыйть утына тотылды. Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге дәүләтләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

Дүшәмбе көнне Украина президенты Владимир Зеленский яңа мөрәҗәгатендә Русия солдатларын коралларын ташларга чакырды. "Техникагызны ташлагыз һәм китегез. Командирларыгызга ышанмагыз. Пропагандачыларыгызга ышанмагыз. Гомерләрегезне генә коткарыгыз", дип искәртте Зеленский һәм Русия 24 февральдә сугыш башлаганнан соң, 4500дән артык Русия солдатының һәлак булуын әйтте.

28 февральдә Украинаның Баш штабы Русия солдатлары арасында үлүчеләрнең биш мең кешедән артып китүен белдерде. Бу мәгълүматны бәйсез раслау мөмкин түгел. Русиянең саклану министрлыгы хәрби хезмәткәрләр арасында үлүчеләрнең санын китерми, әмма андыйларның булуын таный.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG