Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү коллаборантларны ничек тели, шулай куллана


Заур Смирнов
Заур Смирнов

Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов фәрманы белән Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комитеты рәисе Заур Смирнов вазифасыннан алынды. Бу адым артында ниләр ята?

Башта Заур Смирнов вазифасыннан китүе турында үзе гариза язды дигән хәбәр таралса, соңрак Кырым башлыгы Сергей Аксенов Фейсбукта "Смирнов гаризаны минем таләбем белән язды" дип аңлатты.

Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

"Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов минем таләбем белән вазифасыннан китүе турында гариза язды. Смирновның эшен эффектив түгел дип саныйм. Милли сәясәт өлкәсендә үткәрелгән чаралар нигездә формаль, милли җәмгыятьләр белән элемтәләр җитәрлек түгел иде. Кырымнар белән системлы эш, гражданнарны кабул итү урынына эчтәлеге булмаган бәйрәм чаралары үткәрелә иде. Кырым кебек күпмилләтле регионда милләтара мөнәсәбәтләр – нечкә һәм катлаулы өлкә. Булган мәсьәләләрне бер яклы хәл итү мөмкин түгел, монда барлык милләт вәкилләре белән эшләү кирәк", дип язды Аксенов.

Смирновның вазифасыннан алынуын Аксеновның рәсми белдерүеннән тыш башка сәбәпләр белән дә аңлатып була.

Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017
Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017

Беренчедән, 14 октябрь Кырымда "Кырымтатарлар – террорчы, экстремист түгел!" дигән шигарләр белән 100гә якын кырымтатар пикетка чыкты, бу вакыйга Смирновның вазифасыннан китүенә этәргеч булган сәбәпләрнең берсе булган дип фараз итәргә мөмкин. Кремль шактый акча сарыф итеп "Кырымда бөтенесе дә яхшы, Кырымда каршылык юк" дигән пропаганда алып барганда кырымтатарларның шундый массакүләм ялгыз пикетлары бу пропаганда нәтиҗәсен бер мизгелдә юкка чыгарды. 2014 ел вакыйгаларыннан соң кырымтатарларның мондый массакүләм беренче гамәле Мәскәүнең ачуын чыгарган көтелмәгән хәл булды. Кырым башлыгы исә Мәскәү алдында җаваплы итеп Смирновны билгеләгән иде.

Владимир Константинов
Владимир Константинов

Икенчедән, Кырымда соңгы вакытта бер төркем район җитәкчеләре, министрлар вазифадан алынды. Монда кемнең кем кешесе булуы да роль уйный. Алынган җитәкчеләрнең бер өлеше Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов кешеләре булса, Смирнов – Аксенов кешесе санала иде. Смирновның вазифадан алынуы берүк вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Кырым бүлеге җитәкчесе дә булып торган Владимир Константиновның Аксеновка үзенчә җавабы дип әйтергә була.

Кырымның элекке вице-премьеры, 2016 елда Русия думасына Кырымнан депутат итеп сайланган Руслан Бальбек Заур Смирновның патроны саналса да, аны саклап кала алмады. Дәүләт думасында милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары булган Руслан Бальбек һәм Заур Смирнов Кырым белән Татарстан арасында элемтәләрнең үсешен теләмәгән шәхесләр буларак та билгеле. Аларның бу мәсьәләдә карашы Кырым башлыгы Аксеновның Татарстанга карата позициясенә бәйле.

Руслан Бальбек һәм Заур Смирнов (у)
Руслан Бальбек һәм Заур Смирнов (у)

2014 елдан башлап Кырымда үткән җирле һәм Дәүләт думасына сайлауларда кырымтатарларның хакимият теләгәнчә катнашмаулары да, килеп туган вазгыятькә каршылык белдерүләре дә, һәм гомумән, Кырымда каршылык күрсәтүче бердәнбер көч булып калулары да Смирнов кебекләрнең бу вазгыятьне үзгәртә алмавын, халыкны буйсындыра алмавын күрсәтте. Бу – коллаборантлар хакимиятнең ышанычын акламады дигән сүз. Ә алда Русия президенты сайлау, кырымтатарлар ул сайлауга чыгармы-юкмы дигән мәсьәлә кабат калкып чыгачак.

Ниһаять, Заур Смирнов кырымтатарлар укмашып яшәгән яңа бистәләр мәсьәләләрен дә хәл итә алмады. Киресенчә, кырымтатар матбугатына соңгы өч елда күрелмәгән зыян китерергә өлгерде. Оешканнан бирле дәүләт хисабына чыккан "Яңа дөнья" газеты һәм "Йолдыз" журналының рәсми, мөстәкыйль статусларын бетергән кеше булып тарихка кереп кала. Һәрхәлдә кырымтатар язучылары, журналистлары хәтерендә ул шулай истә калачак.

Ә инде кырымтатар халкы алдында ул үз урынын инде күптән биләде. Мәскәү андыйларны кирәк вакытта ничек тели, шулай куллануын кабат күрсәтте.

2014 елның июлендә Кырым башлыгы вазифасын башкаручы Сергей Аксенов Кырым аннексиясенә шактый зур өлеш керткән Рөстәм Тимергалиевны да үзенең киңәшчесе вазифасыннан азат иткән иде.

Рәсми булмаган чыганакларга күрә, Заур Смирнов урынына Акмәчет районы администрациясе рәисе урынбасары Руслан Якубов тәкъдим ителә.

Заур Смирнов - 1976 елның 18 гыйнварында Таҗикстанның Ленинабад каласында туган. Одессада юридик академия тәмалаган. 1993 -2013 елларда Ялта шәһәре шурасында милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция идарәсе башлыгы булып эшләгән. 2014 елның апрелендә Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комитеты рәисе итеп билгеләнгән.

Илгиз Шакиров
Акмәчет

омментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG