Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мобилизация – шул ук депортация". Кырымтатар хатыннары үз улларын, ирләрен сугыштан ничек коткара


Казакъстан чигендә мобилизациядән качучылар

Кырымтатарлар сугышка эләкмәс өчен ярымутраудан качу ягын карый. Бу эшне күп очракта хатыннар оештыра. Улларын, ирләрен, абый-энеләрен утка тыкмас өчен алар ирләрне читкә китәргә кыстый, "повестка" алырга тиешле кешеләрне алдан кисәтә.

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш низагы Кырым азат ителмичә чишелмәячәк дип белдерде. Берничә ай оккуппациядә булган Херсон шәһәре азат ителгәннән соң Украинаның гаскәрләре Кырымга кадәр җитәчәк дигән фикерләр күбрәк яңгырый. Аеруча кырымнар арасында бу сүз ешрак ишетелә. Кырым сугыш халәтендә күптән яши һәм кырымтатарлар Украинага каршы утка нәкъ аларны беренче булып ыргытырлар дигән курку белән яши. Аларның күңелләрендә — шик, шөбһә, шомлану, начар уйлар.

24 февральдән соң азмы-күпме кырымтатарлар читкә чыгып китте, әмма ярымутраудан ирләрнең күпләп чыгып китүе Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациядән соң башланды. Китү әле дә дәвам итә. Ирләрнең чыгып китүенең төп инициаторлары – хатын-кызлар. Кем улын сугыш афәтеннән коткара, кем ирен саклап калу теләге белән хәрәкәт итә. Сугыш барган вазгыятьтә ирләр хатын-кызларның сүзенә күнә. Алар читкә китә, сугышка эләгүдән куркып туган йортлары, әти-әнисе, кемдер хатыны, балалары белән аерыла. Бу аерылу күпмегә дәвам итәчәк – берсенә дә билгеле түгел. Чыгып китү ансат эш түгел. Ул да тәвәккәллек таләп итә, матди нигез булуы да кирәк. Китәргә ризалашмаган очракта, акчага кытлык кичергән ирләр өчен авылдашлар, шәһәрнең аерым урамнары, мәхәлләләр үзара акча җыя, бергәләп юлга озата. Бу эшне дә күп очракта хатын-кызлар оештыра. Кемдер юлга ризык, акча хәстәрли, кемдер каршы алып кабул итәрлек кешеләрне барлый. Әмма иң мөһиме — кырымтатарлар кем мобилизациягә эләгә, кемгә "повестка" булганын алдан белеп, эшне тиз тота.

Кырымтатарлар өчен бүгенге көндә чит кеше юк, кемдә акча юк, үзара җыелышабыз

— Мине китәргә әнием кыстады. Көн саен "кит, кит" дип кабатлады. Читтә, әмма исән булуыңны белү минем өчен күпкә тынычрак дип аңлатты ул. "Повестка"ларны 21 сентябрьдә үк тарата башлаганнар иде. Әни миңа аны эштә бирерләр дип курыкты, — дип сөйли Айдер (исеме үзгәртелде – ред.) ул вакытларны искә төшереп. — 24 сентябрь инде мин берничә егет белән бер машинага төялеп Казакъстан чиген узар өчен чират тордым. Без барыбыз да өйләнмәгән егетләр. Арабызда Украина гаскәрендә хезмәт итүче дә булды. Бер ел хезмәт итәләр иде. Аңа юлга дип акчаны күршеләр җыйды. Кем ничек булдыра ала, шулкадәр. Аның өчен куркып, борчылып кешеләр берләште, чөнки кырымтатарлар өчен бүгенге көндә чит кеше юк, барысы да кадерле, барысы да мөһим. Без бит күп түгел. Юлына, аннары баргач урнашырлык акча тупланды. Аны әти-әниеңә үзебез күз-колак булып торачакбыз дип сөйләшеп озаттылар.

Ир-егетләрне китәргә дип үгетләү, аларны юлга озату мәшәкатьләре белән күп очракта хатыннар шөгыльләнә. Шыпырт кына, моның өчен бернинди дә рәсми берләшмәләр кирәкми. Без беребез дә Русия Украинага бәреп керер дип уйламадык. Һөҗүм иткәч тә үз күзләребезгә ышанмадык, ә хәзер сугышка безне ыргатачаклары ап-ачык. Әнинең сүзенә күнәргә туры килде.

Айдер Казакъстанда урнашкан, арытаба Европага китәргә тели. Моның бернинди дә проблемы юк, Европа илләренең чикләре Украина паспортлы кешеләренә ачык, әмма кайберәүләренең йә ул паспорты юк, йә документының вакыты узган. Айдер шул паспорт мәсьәләсен хәл итә.

Ильяс иртән эшкә китү белән йортына кайтмаган. Эшкә чыгып киткән кием, букча, кулдагы акча – менә барлык милек. Яңа гына төзелеп беткән зур йорт, бакча, ике баласы, хатыны, әти-әнисе – барысы да Акмәчеттә калган. Ильс та китмәс идем, әмма хатыным, әнием басымы астында аларның киңәшенә буйсынырга мәҗбүр булдым, дип аңлата. "Мин гаиләм белән китәсем килде, әмма дүртәүләп чыгып китү озакка сузылыр иде, мобилизация инде башланды, безне чүпли башлаганнар иде", ди ул. Ильяс Азатлыкка сөйләгәнчә, "повестка" килергә тиешле ирләрне алдан кисәтергә тырышалар. "Бу һәр җирдә дә юк, әмма кечерәк шәһәрләрдә, авылларда бар. Кырымнан китәргә мәҗбүр булган ирнең әнисенә улыгызга "повестка" бар дигәнне почта эшләүче хезмәткәрләр дә әйтә", дип сөйли ул.

— Мин иртән эшкә дип чыгып киткән килеш кире өйгә кайтмадым. Кайта алмадым. Хатыным да, әнием дә кайтып йөрмә, иртәгә "повестка" тапшырырга киләчәкләр, кайтсаң, китә алмаячаксың диделәр, — дип дәвам итә Ильяс. — Алар моңа кадәр дә мине китәргә үгетләде, мин карыштым, өйдән чыгып китәсем килмәде. Хатыным, ике балам дидем. Алардан гомердә аерылышканым булмады. Әмма хатын да, әни дә инде хәл иткән иде һәм тулаем аларның фаразлары, куркулары да дөрес булды. Безнең өйгә килделәр, мине сораганнар, өйдә юклыгымны белгәч, киткәннәр. Ә мин инде Русия белән Европа чиген узарга чират тора идем.

Хатыннар курка, без дә чынында куркабыз. Аларның мантыйгы: хатыннарга тимәячәкләр, ә ирләрне кырып-себереп сугышка җибәрәчәкләр, ә аннан инде башның исән чыгуы икеле.

Кырымда хатыннар хәлнең бөтен җитдилеген аңлады да, дилбегәне үз кулына алды

Чынында без, ирләр, хатыннарны, балаларны якларга тиеш, без аларны сакларга бурычлы. Тик менә бит ул тормыш ничек үзгәрде. Кырымда хатыннар хәлнең бөтен җитдилеген аңлады да, дилбегәне үз кулына алды. Кешеләр үзара хәбәрләшә. Үзара ярдәм күрсәтү киң таралды, ул элек тә бар иде, әмма хәзер без ничектер күбрәк оештык.

Ильясның хатыны ике баласы белән Кырымда калган. Ул аларны да чит илгә чыгарырга тели, әмма әлегә мөмкинлек юк. Эш, яшәү урынын эзләү, документлар ясату мәшәкатьләре белән йөри. Аның сүзләренчә, кырымтатарларның күбесе дилемма каршында тора - китәргәме, калыргамы? Китсәң, алар корган дөньяда кем хуҗа булып кала? Еллар буена үз Ватаннарына михнәтләр белән кайтып нигез булдыру берсенә дә җиңел бирелми. Китмәү исә куркыныч. Анда яшәү имин булмаска мөмкин дип саный алар. Әмма китүче ирләр барысы да кире Кырымга, үз шәһәрләре, авылларына кайту теләге белән чыгып китүләрен аңлата. "Без бит Үзбәкстан, Казакъстандагы сөргеннән шулкадәр ашкынып кайттык, туган җиребездә йортлар төзедек, китү безнең өчен фаҗига, әмма милләт тә исән калырга тиеш", ди Ильяс.

Үзбәкстанның Фергана шәһәрендә туган 33 яшьлек Абдураман да Бакчасарай якларыннан чыгып киткән. Мобилизациядән ике энесе белән качкан. Әби-бабасы сөрелгән, шунда әти-әнисе, үзе туган Үзбәкстанга кире кайткан ул. Мәҗбүри, теләр-теләмәс кенә. Аны да бу юлга әнисе, хатыны җыйган. Бакчасарай якларында торучы кырымтатар хатыннар да ирләре исән калсын өчен үзләре эшне оештыра. Абдураман сөйләвенчә, кырымтатарлар арасында мобилизациядән качып китү хәерле гамәл булып санала. Берсен дә "Улың яки ирең ник качты, кем бурычны үти?" дип басым ясамый, шикаять итми, ди. "Нинди бурыч була ала? Кырымтатарлар сугышны башламады, безгә Украина бернинди дә золым ясамады. Ник без сугышырга тиеш?" дип аптырый ул һәм ярымутрауда хатыннар үзләре өлкән ирләр белән торып калуына борчыла.

— Кырымда ирләр китеп бетеп бара бугай, безне әниләр, хатыннар этеп төртеп дигәндәй, кайда кыстап, кайда әрләп читкә озата, — дип сөйли ул. — Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә, үзара хәбәрләшә. Шулай килешенде. Кемгә "повестка" килгәне билгеле булса, алдан кисәтелә. Аны да хатын-кызлар оештырды. Алдан өйгә килеп әйтәләр. Өйдәгеләр шул вакытта тиз арада чыгып китүне хәстәрли башлый.

Кулга автомат тотып кеше үтереп йөрисем килми

Абдураман туганнары басымы астында сугышка китәргә мөмкин булганны (андый очракларны Азатлык та язды) күз алдына да китерә алмый. Читкә баласын озатучылар белән сугышка җибәрүчеләр арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килә алуын да, авыл советлары үз авылдашларына ярдәм итмәгән очраклар булуын да кабул итеп булмый, ди ул. "Кырымтатарлар бу сугышны аңламый да, кабул да итми. Кемне кемнән якларга тиеш без? Яки кем белән сугышырга тиеш? Без Украинага беренче һөҗүм итүчене якларга тиешме? Сугышны хуплаучлыраны да яклыйсыбыз килми. Кулга автомат тотып кеше үтереп йөрисем килми шәхсән. Башкалар да шулай. Кырымда төрле милләт вәкилләре яши, күбесе шундый фикердә. Без бит Украина эчендә яшәдек, алар безгә яхшы мөнсәббәттә булдык", ди ул.


Абдураман мобилизация башлануның өченче көнендә үк өеннән чыгып киткән. Үзе генә түгел, туганнары белән.

— Мин, бертуган һәм икетуган энем машинага утырдык да чыгып киттек. Мин Фирганәдә тудым, әти-әнием дә шунда туган, ә әби-бабайлар шунда депортацияләнгәннәр. Миңа 3 яшь булганда без Ватанга — Кырымга кайттык, 1991 ел иде бу. Йорт төзедек, мин өйләнгәч, үз гаиләмнең йортын төзи башладым. Барысы да калды. Һәм без кайчандыр ашкынып чыгып киткән ноктага — Фирганә кире килдек. Язмыш көлүеме бу? Нәрсә? — дип аптырый ул. — Күңелем айкап чыккан иде киткәндә дә, Үзбәкстанга килгәч тә әллә нинди халәт кичердем. Мин әле дә ниләр кичергәнемне аңлата алмыйм. Бер яктан әти-әниләр үскән җиргә кире кайттык, алар яшәгән йорт, белем алган мәктәп, эш урыннарын күрү күңелле. Әмма монда яшисем килми. Мине монда китәргә мәҗбүр иттеләр. Бик аз акча белән киттек, аны тотып беттек, төгәл генә торак юк, эш әле бар, әле юк. Нишләп бетәрбез — белмим. Безгә яхшы мөнәсәбәт, әмма бу барыбер күңелне юатмый, барыбер безнең туган як түгел.

Бу мобилизация 1944 елдагы депортацияне хәтерләтә

Бу мобилизация 1944 елдагы депортацияне хәтерләтә. Мин бу ике вакыйганы чагыштырасым килми, әмма ирексез барыбер чагыштырыла. Тарих кабатлана. Әлбәттә, әбиләр-бабайлар кичергәне коточкыч, без алар кебек юлда үлмәдек, сусыз интекмәдек. Бездә кимендә кайда бару сайлау мөмкинлеге бар, чит ил паспортлары бар, кая телибез шунда бара алабыз. Ә аларны үле хәлендә, тилмерттереп, кыйнап илткәннәр дә ташлаганнар.

Абдураман Кырымдагы калган якыннары өчен өзгәләнә һәм аларны тизрәк, хәлләр мөшкелләнгәнче имин урыннарга күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, ди. Ул сугышка ирләрне чүпләү якын вакытта туктамаячак дип фаразлый. Мөмкин кадәр качарга кирәк, ди кырымтатар ире.

Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар Ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG