Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсоннан соң Кырым булырмы? Кырымтатарлар Украинаны көтә


Херсон халкы шәһәрне азат иткән украин хәрбиләрен сәламли, 12 ноябрь 2022
Херсон халкы шәһәрне азат иткән украин хәрбиләрен сәламли, 12 ноябрь 2022

Украинаның кораллы көчләре Херсон шәһәрен азат иткәннән соң, хәзер чират Кырымга да җитәчәк дигән фикерләр кырымнар арасында ешрак ишетелә башлады. Шул ук вакытта бәрелешләр тиздән ярымутрауга да җитәр дигән борчулар да әйтелә. Азатлык бу хакта кырымтатарлар белән сөйләште.

Кырымга Украинаның кире кайтуын көтүчеләр арасында кырымтатарларның күпчелекне тәшкил итүе сер түгел. Моның сәбәпләре дә билгеле, бу халык вәкилләре Русия аннексиясеннән соң иң куп эзәрлекләнгәннәрнең берсе булып тора. Моннан тыш алар Кырымда үз дәүләтчелеген азат Украина кысаларында торгызачагын 90нчы елларда ук максат итеп куйган иде. Херсон шәһәре азат ителгәннән соң, кырымтатарларның бу хыяллары тагын да көчәйде. Шул ук вакытта активистлар Кырым азат ителгән очракта да милли максатларга ирешу җиңел булмаячагын да белдерә.

Шуларның берсе Абдулла Асанов (исеме үзгәртелде ред.) бу хакта сөйләп, мин эксперт та, профессиональ сәясмән дә түгел, меңнәрчә фараз итүче кебек фаразлаучы булырга да теләмим. Тик шуны әйтә алам, Кырым Украинага һичшиксез кайтачак, чөнки бу Украинага гына түгел, бар дөньяга кирәк. Бу — принципиаль мәсьәлә, диде.

— Без вакыйгалар бик тиз үзгәргән чорда яшибез. Мин Кырымның хәрби юл, үтереш, канкоеш белән кайтуын теләмәс идем. Русия Кырымнан чигенергә, китәргә мәҗбүр булачак. Бу һибрид юл белән, ягъни сугыш һәм дипломатия юлы белән бергә була ала. Дипломатия исә ачык, ярым ачык һәм яшерен була. Херсонның азат ителуе Кырым азатлыгын якынайта. Кырым күперенә, Акъярга (Севастополь), Херсонга ясалган һөҗүмнәр символик мәгънәгә ия. Кырым үзе дә шундый мәгъәнәле урын булып тора. Фронт Кырымга якынлашты, Украина Кырымга таба атлый.

Шуны да әйтергә кирәк, төрле социаль челтәрләрдә ни өчен кырымтатарлар Украинаны яклап сугышмый, нишләп алар күренми дигән ачулы постлар очрый, алар тирәсендә кайнар бәхәсләр бара, хәтта кырымтатарларга ы гаепләүләр дә яңгырый.

"Күп газаплар күргән халык. Ләкин аңламыйм, ни өчен кырымтатарлар Украинаны азат итү өчен сугышмыйлар. Бу хакта бер мәгълүмат табалмыйм" дип язган Тарас Бандера исемле кулланучыга кемдер фейсбукта видео урнаштырып, Украина кораллы көчләренең һәр бишенче батальонында кырымтатарлар бар дип җавап кайтарган.

Башка бер басма Украинадагы сугышка киткән "Умма" диния идарәсе җитәкчесе, Донецкида туып үскән, 2014 елдан соң Киевка күчергә мәҗбүр булган татар кешесе Сәид Исмәгыйлев турында хәбәр итә. Язмада Сәид әфәнде сугышта катнашкан кырымтатарлар белән очрашканын да сөйли.

Абдулла әфәнде фикеренчә, кырымтатарлар сугышка тиешле дәрәҗәдә керми дигән гаепләүләр урынсыз. "Без тугыз ел девамында оккупациядә яшибез. Безнең президентыбыз, армиябез, илчелекләребез, дәүләтебез дә юк, репрессияләрдән тыш безнең бернәрсәбез юк. Моңа карамастан, кырымтатарларның күпчелеге Кырымда калып, эзәрлекләүләргә түзеп яши. Кырымда тоткарланган 200гә якын кешенең 150се кырымтатар, бу хисапка әле хәбәрсез югалганнар, үлгәннәр керми. Әйе, Кырымнан китучеләр бар. Мәсьәлән, мобилизация башланганнан соң, кырымтатарларның якынча 1,5 проценты Кырымнан чыгып китәргә мәҗбүр булды, ләкин күпчелеге аннексияләнгән Кырымга кире кайтты. Херсоннан соң Кырым да Украинага кайтса, без өч мәсьәләне хәл итергә тиеш булачакбыз" ди ул.

— Сугыш тамалангач, без корылтай үткәреп, яңа Мәҗлес сайларга тиеш булачакбыз. Сугыш сәбәпле хәзерге Мәҗлес биш ел урынына инде тугыз ел эшли. Яңа сайлауда фейсбук каһарманнары да, сугышта катнашканнар да, Киевтан кайткан җитәкчеләр дә катнашачак. Бу иң авыр вакытта бер-беребезне хөрмәт итеп корылтай үткәреп, Мәҗлес сайларга кирәк булачак. Төрле илләр белән сөйләшүләргә әзер булган легитим сайланган милли органнарыбыз булырга тиеш ул вакытта.

Икенче мәсьәлә итеп, без оккупация вакытында яулап алучылар белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткәннәрнең мәсьәләсен аерым карарга тиеш булачакбыз, ләкин оккупациядә яшәгәндә вак-төякне эшләргә мәҗбүр булганнарны арабыздан чыгарып атырга ярамас.

Өченчедән, безнең өчен һәр милләттәшебез кадерле. Заманында газетлар чыгарган Исмаил Гаспринский да, Абдурешит Медиев та Кырымда патша Русиясе басып алган чорда яшәп эшләделәр. Без бит аларны коллаборант дип атамыйбыз.

Кырымтатарлар арасында Херсонның азат ителүен шатланып кабул итүчеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, моны ачыктан-ачык тышка чыгармаска тырышканнары мәгълүм. Үзара сөйләшкәндә генә бу хакта ышанычлы кешеләр белән уртаклашалар. Шундыйларның берсе — эшсез калган журналист кыз Селиме (исеме үзгәртелгән). Мин теге илнең (Украинаның) кайтуын түземсезлек белән көтәм. Болар (Русия) килгәннән соң, безнең элекке коллектив кими-кими тулаем юкка чыкты. Мин газетабыз торгызылса, элеккеге шартларда чыга башласа, без тагын бергә тупланырбыз дигән хыял белән яшим, ди ул.

— Болар килгәннән соң, кайда кемгә нәрсә сөйләгәнеңне, язганыңны уйлап эшләү вакыты килде, цензура кертелде. Газетабыз сәяси мәсьәләләргә кагылмый башлады. Украинаны уңай яктан күрсәтмәү кагыйдәсе аның җиңүләреннән соң тагын да кырыслана барды. Херсонны азат итү бу мәсьләләдә тагын бер адым булды. 2014 елдан Русия яклы булганнар да инде элеккечә шатланмый кебек, алар кырымтатарларның күпчелеге Украина яклы булганын белә, ләкин дәшмиләр. Күрәсең, аларны фронтның Кырымга якынлашуы борчый башлады, бәлки кырымтатарлар 2014 елда дөрес эшләгәндер дип уйланалардыр.

Милләте украин булган табип Михаил (исеме үзгәртелгән) — Русия мобилизациясеннән Грузиягә качканда эшеннән киткәннәрнең берсе, хәзер кире Кырымга кайткан. Әбием ягыннан бөтен туганнарым Украинада яши, кечкенә булганда мине анда еш алып кайталар иде, ди ул. Ул якларны бик сагынам. Хәзер сугыш сәбәпле анда бара алмыйм. 2014 елда без Украинага китергәме дип гаиләбездә уйланып калдык, ләкин әтием Кырымнан китәргә риза булмады. Дәүтием белән дәүәнием Луцки якларыннан, ул якларны хәзер бомбага тоталар. Безнең туганнар да анда яши. Ничек инде мин сугышка китеп үз туганнарыма мылтык күтәрим, ә мин мобилизациягә эләксәм, йә мин атам, йә мине атачаклар.

— Мин Херсонда барган сугышларны интернетта күзәтеп бардым. Хәзер анда үтерелгән кешеләрнең мәетләрен таба башлаганнар. Сугыш Кырымга килсә, бу хәлләр безгә, монда яшәп калган украиннарга да янамасмы дигән курку бар. Монда сугыш булмасын иде. Русия иске ысуллар белән сугыша, бу аның җиңелүенә китерә, ләкин моның ачуын ул гади кешләрдән чыгара, аларга яный. Кырым бик зур җир түгел, ярымутрауда сугыш башланса, монда бернәрсә калмаячак.

IT өлкәсендә эшләүче Эдем — 33 яшьлек кырымтатар егете, Кырымда җирле авыл шураларына үткән сайлауларда намзәт буларак катнашканнарның берсе, ләкин сайлана алмады. Русиянең гаскәре Херсоннан чыгып китүгә карамастан, ул "барыбер Русия җиңәчәк" дип саный.

— Русия җиңеп чыгачак, чөнки аның төрле ресурслары бар, коралы шактый. Украина аңа каршы торырлык хәлдә түгел. Кырым якын вакытта азат ителмәячәк.

Акмәчеттән ерак булмаган бер район хастаханәсендә эшләүче Сервер исемле табиб аларга Украинадагы сугыштан бер-ике кешене дәваланырга китергәннәрен сөйләде. Күрәсең, Кырымның чиккә якын Җанкой, Ор Капы шәһәрләре хастаханәләрендә урыннар бетеп барадыр, шуның өчен безгә китергәннәрдер ди ул.

— Кайбер мәгълүматларга күрә, сивил хастаханәләрдә һоспиталь бүлекчеләрен оештырырга мөмкиннәр. Кырымга сугыш килсә, бәлки хәрбиләрне монда дәвалау өчен әзерлек чараларыдыр бу. Безнең хастаханәдә 300 кешене сыйдырган подвалларны да чистарту башланды, электр чыбыклары, вентиляция тикшерелә, нинди дарулар запасы барлыгын-юклыгын өйрәнеләр, төрле тикшерүчеләр килеп тора. Кырымда "сары" дәрәҗәдә куркыныч режимы дәвам итә, ләкин яңа елдан соң сугыш хәле кертеләчәк дигән сүзләр йөри. Әлегә халыкны куркытмау өчен моны игълан итми торалардыр. Кырым бит инде фронт янындагы урын дип санала.

Ноябрь аенда шәхси эшләре белән Ор Капы, Җанкой якларыннан узып барганда Сервер әфәнде ул якларда хәрби техника, Русия гаскәрләре тулганын, алар арасында исерекләр очраганын сөйләде.

— Ашханә янында туктагач, бер хәрби яныма килеп, миңа 50 мең сумга автомат сатып алырга тәкъдим итте, мин алмыйм дидем. Ул мине күндерергә тырышты, бәясен 10 меңгә төшерде, өстәмә патроннар да бирәчәген әйтте. Аның белән сөйләшеп киттем. Нигә сатасың, сиңа җәза бирәчәкләр бит дигәч, бу — иске запаслардан китерелгән автомат, ул хисапта тормый, диде. Безне фронтка автомат белән чыгаралар, ә безгә ракетлар белән һөҗүм итәләр, ничек инде автомат белән аларга каршы торып булсын. Безне Кырымнан фронтка ыргыталар, кем исән кала, монда чыгаралар, аннары тагын чик ягына җибәрәләр.

Сервер әфәнде әйтүенчә, ул якларга барганда, район-шәһәрләргә керү юлларында полиция, блокпостлар юлчыларны тикшереп тора. Кайту юлында машинабызны, үзебезне, әйберләребезне җентекләп тикшерделәр. Күрәсең, корал булмасын диләр. Ярый әле акылым җитеп шул тәкъдим ителгән автоматны сатып алмаганмын дип уйладым. Ул якларда урамнарда, ашханәләр янында исерек хәрбиләр күп очрады.

Быел җәй көннәрендә Сак шәһәре янындагы Новофедоровка хәрби аланына, Русиянең Акъярдагы хәрби флотына, Җанкой янындагы корал саклагычына ясалган һөҗүмнәрдән соң, Кырым мәсьәләсе тагын көн тәртибенә менде. Бу һөҗүмнәр сурәтендә Украинада, Европа илләрендә, АКШта Кырым аннексиясен бетерү мәсьәләсе көн тәртибенә менде. Херсон азат ителгәннән соң, Кырымның азатлыгы — Украинаның азатлыгы дигән мәгънәдә фикерне Украина президенты Владимир Зеленский да әйтте. Ләкин Кырымдагы Мәскәү тарафлы хакимият, депутатлар "Кырым Русиядә калачак" дигән фикердә.

Зеленский: "Кырым — илебез, мөстәкыйльлегебезнең бер өлеше"

Русия Федерация шурасында Кырымнан сенатор булган Ольга Ковитиди Русиянең Кырымнан китү ихтималы турында АКШның белдеруен абсурд дип атады.

— Русия президенты күптән җавап биргән мәсьәләләр турында фикер алышуның мәгънәсе юк. Кырым мәсьәләсе ябылды. Бу — Русиянең аерылгысыз өлеше, беркем дә Кырымны бирмәячәк. Шуңа күрә бүген дөньяның төзелеше хакында, кемгә нәрсә туры килә дигән сүзләр — буш тамаша һәм һава тетрәтү, диде ул "КП-Кырым" газетына биргән әңгәмәдә.

АКШның Берләшкән штаб башлыклары комитеты рәисе генерал Марк Милли "Украинаның җиңү ихтималы түбән булуга карамастан, Русиянең кайбер җирләрдән, шул исәптән Кырымнан да "китүе" турында сәяси карар кабул ителергә мөмкин дип белдергән иде.

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов исә басып алынган Украина җирләрен "рус җирләре" дип атаган иде.

— Бу — Русиянең тарихи җирләре, рус дөньясы территориясе. Кырым кебек. Русия Кырымга мәңгегә кайткан кебек, ул махсус хәрби операция нәтиҗәсендә азат ителгән территорияләргә дә кайтты.

18 ноябрь Аксёнов Кырымда иминлек чаралары күрелә, ярымутрау җирләрендә фортификация эшләре алып барыла дип хәбәр итте.

— Бүген хәрбиләр һәм хокук саклау органнары тарафыннан күрелә торган чаралар Кырымның иминлеген тәэмин итү өчен җитәрлек, әмма ярымутраүда гарантияләнгән иминлек максатыннан фортификация эшләре үткәрелә.

Украинаның хәрби көчләре сафында сугышкан журналист Тарас Березовец Херсонның азат ителуе Кырымның азатлыгын котылгысыз итә, ләкин Кырымны азат итүнең тыныч юлын әлегә күрмим диде.

— Кырым һәм Акъяр (Севастополь) шәһәре чикләрендә территориаль бөтенлекне торгызуга килгәндә, Украина хәрби көчләре бүлекчәләре анда беренчеләрдән булып керәчәген аңларга кирәк. Бүгенге көнгә кадәр, дошман үзе чыкмаса, территорияләрне азат итү операциясе хәрби юл белән булачак, - диде ул Espresso украин телеканалына.

Украина президенты Владимир Зеленский исә "Кырым — ул дәүләт эчендә гади дәүләт түгел, ул безнең илебезнең өлеше һәм безнең мөстәкыйльлегебезнең өлеше, диде.

— Кырымны һәм Донбассның аннексияләнгән җирләрен Украинага кайтару — солых урнаштыру шартларының берсе. Тик атышларны туктату гына ярдәм итмәс. Без барлык җирләребезне азат итмичә, солых урнаштыра алмаячакбыз. Сугышны Кырым һәм Донбассның деоккупациясе генә туктатыр, диде ул.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG