Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исмәгыйль Гаспралы феномены


Кырымтатар зыялылары, сулда - Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) 

Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 170 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль.

Җәдитчелек — консерватизм, кадимчелеккә каршы торган ХIX гасырда барлыкка килгән хәрәкәт, Русиядә ислам модернизмының идеологиясе дип тә бәяләнә. Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) аның нигезчесе дип санала.

Гаспралы — танылган мәгърифәтче

Үз вакытында миссионер Николай Ильминский тарафыннан эшләнгән, рус хөкүмәте тарафыннан хупланган рус-инородецлары өчен урыс телле мәктәпләр системына альтернатива буларак Исмәгыйль Гаспралы мәктәпләрдә туган телдә комплекслы дөньяви белем бирү програмын гамәлгә ашыра.

ХIX гасыр ахыры-XX гасыр башларында ысул и-җәдит, ягъни туган телдә яңача укытуны төрки халыклар яшәгән барлык төбәкләргә таратуга ирешә. Кырымда мондый мәктәпләрнең хәтта кич (ирләр өчен) эшли торганнары да барлыкка килә. Ул чактагы Русия һәм мөселман дөньясының төрки төбәкләрендә, Якын Көнчыгыш илләрендә, хәтта Бомбейда Гаспралы ысулы буенча укытучы 5 меңгә якын мәктәп ачылган ди кырымтатар галиме, профессор Исмаил Керимов. Кырымда мондый беренче мәктәп Бакчасарайда, Идел -Уралда яңача укыту ысулы "Госмания" (Уфа), "Хөсәения" (Ырынбур) "Мөхәммәдия" (Казан) мәдрәсәләрендә кертелә.

Исмәгыйль Гаспралы турында 5 факт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Гаспралы — нәшир һәм мөхәррир

Гаспралы үзе оештырган һәм нәшер иткән "Тәрҗеман" (1883-1918) газеты аша төрки һәм ислам дөньясына ысул и-җәдит ысулын, ул вакыттагы дөньяда булган алдынгы идеяләрне тарата башлый, төрле төрки илләрдән хәбәрләрне бастырып алар арасында узара хәбәрләшү мөмкинлеген булдыра. Аның бу эшчәнлегенә соңыннан бәя биреп, 1917 елда барлыкка килгән кырымтатар милли директориясе (хөкүмәте) рәисе, Гаспралының шәкертләреннән берсе Номан Челебиджихан болай ди:

"Исмаил бәйне татар җәмгыяте тормышында юл йолдызы белән чагыштырырга мөмкин. Ул чыгарган "Тәрҗеман" газеты милләтнең "мәдәният оазисы" булды. Ул җәберләнгән, белемсез халык өчен идеяләр фабрикасы иде", ди.

Профессор Бәкир Чобан-заде исә "Безнең милләт, бәлки, берничә йөз ел бер Исмәгыйль Гаспралыны эзләгәндер", дип яза.

"Тәрҗеман"ның беренче саны 300 данә чыккан булса, 35 ел тарихы дәвамында аның тиражы 16 мең данәгә җиткән. Аның Кырымда 10 мең укучысы, Төркия, Кытай, Русия, Һиндстан, Иран, Франция, Швейцария, Урта Азиядә 5 меңгә якын укучысы булган. 35 елда "Тәрҗеман"ның барлыгы 5 мең саны чыккан. Төрки халыкларны берләштерү, бер-берсенә якынайту нияте белән ул газетны һәр төрки халык өчен аңлаешлы уртак бер телдә чыгаруга омтыла. Кайбер сүзләр янында аңлатулар, йә аларның башка төрки халыклар кулланган синонимнарын биреп бара. Газетның бер ягы ул вакытта төркиләр кулланган гәрәп имласында, икенче ягы кирил имласында урыс телендә чыга. Урыс телендә чыгару сәбәпләренең берсе - ул вакыттагы урыс хакимиятенә газеттагы язмаларга шикләнугә юл бирмәскә булса, икенче яктан - бу хакимиятнең бер шарты да булган дип белдерә галимнәр.

Ләкин Гаспралының бу гәмәлләренә Кырымда һәм төрки телле башка төбәкләрдә каршы чыгучылар да була. Газетаны чыгару, аны уку - шайтан гәмәле дигән кадимче руханилар, газет файда китермәгән бер эш, ул кирәк түгел дигән фикердә торган кайбер байлар да аңа каршы чыга иде. Авыр заманнарда Гаспралыга даими ярдәм итеп торган аның гомер иптәше - Акчуриннар нәселеннән Зөһрә Акчурина була. Матди авырлыклар сәбәпле газетны туктатмау өчен ул хәтта үзенең алтыннарын, бизәкләрен сата, басмәхәнәдә үзе эшли. Гаспралы Зөһрәнең туганы, алдынгы фикер иясе булган Йосыф Акчура белән дуслаша, алар Кырымда, Төркиядә очрашып торалар. "Тәрҗеман"ны чыгару алдыннан Гаспралы Казанга барып Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашканы да мәгълүм.

"Аның газеты атнага 1-2 тапкыр кечкенә форматта һәм аз санда нәшер ителә, тик бу кечкенә генә битнең тәэсире русларның "Яңа вакыт" яки "Таймс"кебек инглиз гигантыннан мең тапкыр мөһимрәктер", дип бәяли аның эшчәнлеген җәмәгать эшлеклесе, публицист, әдәбият белгече Җәмал Вәлиди.

"Соңгы 25 ел дәвамында, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, без "Тәржеманга" бирелдек" ди шагыйрь Габдулла Тукай.

Гаспралы "Тәрҗеман"нан тыш хатыннар өчен "Алеми Нисван", "Ха-ха-ха" юмор журналын, балалар өчен "Алем и–Субьян" басмасын чыгара, Мисырда "Аль-Нахда" ("Яңарыш") газетының берничә санын нәшер итә.

Гаспралы — Бакчасарай башлыгы

Төркия, Франция, Мисыр, Русиягә кылган сәфәрләреннән кайтып Гаспралы Бакчасарайда төпләнеп яши, хәтта Бакчасарай шәһәре башлыгы итеп тә сайлана. Бу эшне дә ул намуслы алып бара. Шәһәрне чистарту өчен аны аерым бүлгеләргә бүлә, җаваплыларны билгели, су үткәргечләрне төзәтә, Чөрек су елгасын чистарту эшенә тотына, Хан сараенда кырымтатар мәдәнияте мирасы музеен оештыру идеясен алга сөрә, ярлы гаиләләргә ярдәм оештыра. Икмәк пешерүчеләргә ел саен бер тапкыр ай дәвамында акча түләп, ярлыларга бушлай икмәк таратуны оештыра. Аның хакимлегендә шәһәр бюджеты 13 процентка үсә. 1908 елда Бакчасарайда кызлар өчен рәсем курсларын ачып җибәрә. Аның кызы Шефика "Алеми Нисван" хатын-кызлар журналының мөхаррире була һәм 1917 елда мөселман хатыннары комитетын җитәкли.

Гаспралы — язучы һәм тарихчы

Шул ук вакытта төрки дөньяда Исмәгыйль Гаспралы "Мулла Аббас", "Француз хатлары", "Көн туды","Африка хатлары", "Хатын-кызлар иле" кебек романнар авторы булып та таныла. Бу романнарның исемнәре аларның эчтәлегенә ишәрә ясый. "Мулла Аббас" романында төрки кешенең чит илгә ясаган сәфәре һәм андагы алга киткән яшәешне төрки дөньясы яшәеше белән чагыштыру рәвәшендә язылуы, андагы гаделлек, тигезлек төрки-мөселманнарны бу хакта уйланырга өнди.

Төркиядә яшәүче тарихчы галим Надир Дәүләт Гаспралының эшчәнлегенә бәя биреп, "Ни өчен Исмәгыйль Мирза Гаспралыга карата кызыксыну артты?" дигән мәкәләсендә "Русиядә төркиләрнең көндәлек матбугаты булмаган заманда басыла башлаган "Тәрҗеман" газеты ул дәвердә бер җирдә дә булмаган хәбәрләрне бәян иткән. 1883-1905 еллар арасында, ягъни 22 ел дәвамында ул бик кыйммәтле бер тарихи чыганак булган" дип яза.

Гаспралының сәясәттә урыны

Гаспралы XIX гасырда ук төрки дөньяның иҗтимагый, социаль тормышына кагылышлы мәсьәләләр турында да уйланган. Шул мәсьәләләрне чишү юлларын эзләгән кеше буларак Русиядә "Иттифак аль-муслимин" (1905-1907) фиркасен оештыручылары һәм лидерларының берсе була. Бу фирканең 150 делегат катнашында Түбән Новгородта узган беренче конгрессында, "Густав Струве" пароходында узган конгрессында катнаша. Русия думасында фирканен мөселман фракциясе барлыкка килә. Гаспралы үзенең басмаханәсендә фирканең "Милләт" газетын чыгара.

Шуны да әйтергә кирәк Гаспралының мәгәриф, "Тәрҗеман"ны нәшер итү, "Иттифак аль–муслимин" фиркасендә эшчәнлеге Идел-Урал төбәгендә хәрәкәт иткән алдынгы татар мәгрифәтчеләре, реформачылары белән тыгыз элемтәдә барган.

Гаспралы — Нобель бүләгенә намзәт

1910 елда "La Revue du Monde Musulman" француз журналы Имәгыйль Гаспралыны мәгариф һәм агарту өлкәсендә югары казанышлары өчен Нобель бүләгенә тәкъдим итә. Тик Нобель комитеты премияне Халыкара тынычлык бюросына бирергә карар иткән, аның коралсызландыру кампаниясен мөһимрәк дип санаган.

Академик А.Самойлович "Исмәгыйль Гаспралы исеме Русиянең төрки-татар милләте генә түгел, бөтен мөселман дөньясы цивилизациясе тарихында иң югары урында торачак" дип белдерә.

Глобальлләшу чорында Гаспралы мирасы

Гаспралының төрки-татар-урыс телләрендә чыккан "Тәржеман" газетын төрки телле дөньяның ул чактагы "интернет"ы дип атарга мөмкин булса, "Тәржеман"нан соң чыга башлаган һәм бүген дә чыккан төрки телле басмаларны шартлы рәвештә төрки һәм өлешчә мөселман дөньясының зур "Тәржеманы" дип атарга мөмкиндер. Тик бу басмаларны бер аланда, бер имлада чыгару мәсьәләсе хәзергәчә ачык кала.

Гаспралының уникальлеге шунда ки, ул үз халкының мәдәниятен торгызуга гына түгел, ә төрки дөньяның шактый өлешенә дә йогынты ясады. "Ул халыкның мәдәни дәрәҗәсен гомум төрки бердәмлегенә һәм барлык төркиләрдә булган мәдәни мираска таянып күтәрде. Шуның белән бергә ул төркиләрнең туплаган тәҗрибәсенә, гыйлем, мәдәниятенә генә түгел, Европаның алдынгы казанышларына да таянып аларны халкына бирде. Бу ике принципны берләштерү аның стратегиясе булды, аны ул "Тәрҗеман" аша тормышка ашырды" дип искәртә белгечләр. Шулай итеп, ул үз халкын белем белән тәэмин итеп торды. Ә инде мәктәпләрдә ысулы-җәдит, ягъни яңа ысулны кертүе дөньяга яңача караган, белемле балаларны тәрбияләүгә зур этәргеч булды.

Гаспралы мисалы глобальлләшү һәм технологияләр үсешенең гамәли тормыш өлкәләренә генә түгел, ә милли мәдәният, әдәбият, заманча сәнгать һәм иҗтимагый тормыш үсешенә дә уңышлы интеграцияләнергә мөмкин булуын күрсәтте. Әгәр бүген кемдер глобаль үзгәрешләрне бик куркыныч дип бәяли икән, бу үзгәрешләрне һәм заманча технологияләрне мәдәнияттә милли өстенлекләрне ныгыту һәм үстерү өчен кулланудан башка юл юктыр. Бары тик үсеш алган, үз-үзен тәэмин итә торган әдәбият, сәнгать һәм мәдәният кенә цивилизацияара диалогта тулыканлы партнерлар була ала. Иң мөһиме, шул ук вакытта мәдәниятне унификацияләүгә юл бирмәскә.

Ә менә төрки телле халыкларның әлифбаларын унификацияләүгә, төгәлрәге аларны кирилдан латинга күчерүгә килгәндә, бу төрки телләрнең нормаларын камилләштерүгә генә түгел, ә бу телләрдә сөйләшүче халыклар арасында аңлашуны җиңеләйтер иде.

Иң мөһиме, бу тарихи потенциалга ия булган тугандаш әдәбиятлар һәм мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен тулыканлы, бердәм кыр булдыру шарты булыр иде. Мондый хезмәттәшлек мисаллары үткәндә дә, бүген дә җитәрлек. Ләкин Русия 2014 елда Кырымга аяк басканнан соң, Гаспралы исемен сәяси яктан икенче төрле кулланырга омтылышлар да юк түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG