Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли телләргә һөҗүм — ул Русиянең үлер алдыннан тартышуы"


Бронтой Бедюров
Бронтой Бедюров

Алтай язучылар берлеге рәисе Бронтой Бедюров күптән түгел Кырымга килеп, кырымтатарларның теле, әдәбияты хакында мәгълүмат туплады. Азатлык белән әңгәмәдә ул алтай халкының үткәне һәм бүгенге хәле, Русия халыкларының киләчәге хакында фикерләре белән уртаклашты.

Бронтой Бедюров әңгәмәне алтай халкының тарихы, заманында биләгән зур җирләре, төрки дөньядагы урыны хакында сөйләүдән башлады.

— Алтай төркиләре кулында зур Алтай җирләренең хәзерге көндә бик аз өлеше, ике Швейцария, йә бер Маҗарстан, Португалия кебек илләр урнашкан кадәр генә җир калды. Бу Алтайның тик тау ягы, үзәк өлеше. Элек-электән Алтай җирләре дип көнбатыштан — Иртыш елгасыннан, көнчыгышка — Байкалга хәтле, төньяктан — Себер тайгасыннан, көньякка — Гоби чүленә хәтле җирләрне йөрткәннәр. Бу хакта "Себер вестнигы"н чыгарган себер ягын өйрәнүче Григорий Спасский 200 ел элек язган. Болар барысы зур Алтай җирләре. Алтайны төркиләрнең алтын бишеге дип тә атыйлар. Хәзерге Русиядә Алтай атамасы Алтай крае һәм Алтай республикасы дәрәҗәсенә кадәр тарайды. Алтай крае көнбатыш Себер җирләрен өлкә, крайларга бүлгәләү хисабына үз эченә кертеп 1937 елда Алтай атамасын үзенә алды. Гәрчә, бүгенге Кузбасс XIX гасыр урталарында Томски Алтае, ягъни Төньяк Алтай исемен йөрткән. Хәзер Томски, Омскида яшәүчеләр безгә килгәндә без Алтайга килдек диләр. Мин аларга, сез бит үзегез Төньяк Алтайда яшисез, дим.

— Күпме алтай халкы яши республикада?

— Аллага шөкер, безнең республикада халык күп түгел. Минемчә, хәзерге заманда бу зур өстенлек. Безнең зур территориябез бар, ләкин туфрак җиребез күп түгел. Халык елга буендагы тар үзәннәрдә яши. Алтай җирләренең зур өлеше Монголия, Кытай, Казакъстан кебек илләрдә калды. Русиядә бу исемдә ике регион бар. Алтай краенда алтайлар хәзер инде юк диярлек. 400 ел элек исә төньяк алтайлылар Новосибирски, Томски, көньякта Алтай округына хәтле яшәгән. Хәзер Кытайда Синҗанның төньягында калган Алтай бүлгесе (Алтай аймагы) җирләре, Русиядәге Алтай республикасы җиреннән дә зуррак. Русиядәге Алтай республикасында якынча 220 мең кеше яши, республикага исем биргән асаба халык — алтай төркиләре бүген нибары 33 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, алтайлар саны якынча йөз мең. Телебез өйренелә, газетыбыз чыга, әдәбиятыбыз, театрыбыз бар, ләкин бар нәрсә яхшы дип әйтмәс идем, безнең хәл ителәсе мәсьәләләребез дә бар.

— Төп мәсьәлә нинди?

Төп максатыбыз — ХХI гасырда халык буларак яшәп калу

— Безнең төп максатыбыз — ХХI гасырда да халык буларак исән калу. Безне күп тапкыр җирләделәр, мең еллык тарихыбызда андый чорлар булды, язмышыбыз кыл өстендә иде. Соңгы мең елда без башка халыклар белән бергә йә аларның хакимлегендә яшибез. Мондый шартларда да телебезне саклап кала идек. Бүген бар дөньяда һәм Русиядә дә телләрне саклап калу гына түгел, аларны үстерү мәсьәләсе бик кискен тора. Совет чоры безнең өчен социаль ярдәм чоры иде. Алтай халкының ике ярым гасыр Русия эчендә, 150 ел патша Русиясендә яшәү безгә исән калу, көч туплау чоры иде. ХХ гасырның сугышлары, инкыйлаблары, инкыйразларына, барлык югалтуларга карамастан, без дөнья йөзеннән югалмадык, исән калдык. Аның өчен без ирешкеннәребезгә нигезләнеп, алга таба яшәргә тиешбез.

Бронтой Бедюров: "Бу — Русиянең тартышуы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

— Сез югалтулар хакында сөйләдегез. Хәзерге Русиядә асаба халыкларның туган телләренә карата булган мөнәсәбәтне алсак, алтайларның киләчәгенә бу тагын да зур куркыныч тудырмыймы?

— Русия федерациясен алсак, минемчә, бу — аның тартышуы. Бездән бөтенләйгә китеп баручы бөекмәмләкәтчел шовинизм өянәге. Русиягә болай эшләмәскә иде. Телләр беркемгә дә комачауламый. Тарихта без, төрки халыклар, славяннар белән генә түгел, башка халыклар, фарсы, кавказ, монгол, фин-угыр телле халыклар белән һәрвакыт бергә яшәдек, без аларның, алар безнең телне белә иде. Төрки тел бик уңайлы тел булган. Урта гасырлар башында ук бу тел шундый зур территориядә халыкара аралашу теле булган, бу юкка гына түгел. Беркем беркайчан телне өйренәргә мәҗбүр итмәгән, моны тормыш үзе таләп иткән.

Мәсьәлән, хәзерге Дагыстан җирендә, ул вакытта төньяк-көнчыгыш Кавказда кимендә 1,5 мең ел төрки кумык теле халыкара аралашу теле булган. Бу телдә барлык тау халыклары сөйләшкән. XVI гасырда казаклар рус патшасына татар телендә хатлар язган, дипломатик язышу Идел буе татар теленең башка вариантында барган. Югарыда утыручы барлык рус түрәләре татар телен яхшы белгән. XVIII гасырдан башлап Кырымда, көньяк Русиядә төрки-татар телендә сөйләшкәннәр. Хәттә Якутиядә дә читтән килгән урыслар якут телендә сөйләшкән, үз балаларын якут телен белсен дип якут карчыкларына тәрбиягә биргән дип яза туган як тарихын өйрәнүче Николай Ядринцев. Якут теле татар теленнән катлаулырак, ләкин аларны беркем мәҗбүр итмәгән, түрәләр үзләре өйрәнгән.

— Русиядә асаба халыкларның туган телләренә басымның артуын ничек аңлатыр идегез?

Аларның максаты — безне ассимиляцияләү

— Аларның максаты — безне ассимиляцияләү. Хәзер дәүләткә үзенең рус теле турында уйларга кирәк, чөнки рус телен дәүләт коручы халык теле дип игълан иттеләр. Без бит моның белән бәхәсләшмибез, без һәммәбез рус телендә сөйләшәбез. Хәзер яшьләребез көнбатыш, көнчыгыш телләрне уңышлы өйрәнгәндә, үзебезнең туган телебезне белмәсәк, бу безнең өчен мәсхәрә һәм оят була. Моңа тыштан ясалган басым гына гаепле түгел.

Безнең номенклатура аңа нәрсәдер янаганда, йә үзенең кәнәфиен югалтканда гына милләтен исенә төшерә. Мәктәпләрдә, уку йортларында туган телне өйрәнү мәсьәләләрен күтәрә башлыйлар. Ансы табтгый нәрсә, ансын җайга салып була. Түрәләр үзләре дә туган телдә сөйләшергә тиеш. Без алардан академиклар, артистлар, тел белгечләре дәрәҗәсендә сөйләшүне сорамыйбыз, ләкин алар үзләренең мисалында халыкны туган телендә сөйләшергә өндәргә тиеш.

— Халыкларны ассимиляцияләүнең киләчәге бармы?

— Бу талпынышның киләчәге юк. Халыклар балалар кебек бала киеменнән үсеп чыга. Хәзер беркемне дә элеккечә Уфа, Казан губерниясенә куып кертеп булмый. Бүген без үзебезне генә түгел, башкаларны да химәя итә алабыз. 28 сентябрь Мәскәүдә җитди бер чара үткәреп, "Русия һәм төрки дөнья мөнәсәбәтләре" турында резолюция кабул иттек.

Мин танылган тюрколог Николай Баскаков белән яхшы таныш идем, ул чыгышы белән төркиләрдән, безнең тамырлардан иде. Ул төркиләрнең борынгы ата-бабаларының, аксөякләрнең исем-фамилияләрен җыеп нәшер итте, төрки телләрнең грамматикасы, сүзлекләрен эшләп чыгаруда 20-40нче елларда зур роль уйнады. Ул безнең алтай-рус теле сүзлегенең дә авторларының берсе була.

80нче елларның ахырында мин аннан, ни өчен төрки халыкларның кирил әлифбаларын төрле иттеләр, ни өчен төрле хәрефләр керттеләр, аларны унификацияләү, якынлаштыру урынына бер-берсеннән ераклаштырдылар дип сорадым. Баскаков, әйе мин моны беләм, безне, тюркологларны болай эшләргә мәҗбүр итә иделәр, дип җавап бирде.

— Бу махсус эшләнгән эшне яңа шартларда төзәтеп булмыймы?

— Минем фикеремчә, кирил әлифбасы төрки телләр арасында бары тик казакъ, азәрбайҗан һәм якутларда чагыштырмача нормаль дияргә була. Якутларда авазлар сакланган. Якут филологиясе бик нык алга китте, алар инде 14 томлык аңлатма сүзлек чыгардылар. Күп кенә төрки халыклар алардан бик артта калды, без аларны инде куып җитә алмабыз.

ХХI гасыр XX гасырдан җиңелрәк булыр дип уйларга кирәкми, бәлки ул тагын да авыррак булыр. Ялгыз калган исән калмас. Без яшәргә теләсәк, берләшергә тиешбез.

Белешмә

  • Алтай халкы теленгит, телеут (көньяк), кумандин, челкан, тубалар (төньяк) кебек төрки телле субэтнослардан тора
  • Алтай республикасының мәйданы – 92 600 км2
  • Халык саны – 220 181 (2020)
  • Руслар – 56,6%, алтайлар – 33,9%, казакълар – 6,2%
  • Башкаласы – Таулы Алтай

XS
SM
MD
LG