Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:58

Дөнья төрки яшьләр берлеге корылтаена җыелган яшьләр милли проблемнарны барлый.

22-25 май Истанбулда Дөнья төрки яшьләр берлеге корылтае уза. Бирегә дөньяның 25 төбәгеннән 150ләп делегат җыелган. Алар арасында Татарстан, Башкортстан вәкилләре дә бар.

Башкортлар проблемнар турында сөйләргә килмәдек дип белдерә. Кырымтатарлар Кырымда оешмаларының эшчәнлеге туктатылганга борчыла. Чуашлар, хакаслар, алтайлар, гагаузлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ана теле өйрәнелмәү, йә булмаса бик аз өйрәнү иң җитди проблем дип белдерә. Төрки халыкларның милли уку йортлары ябылу да, мәгарифтән ана телен кысрыклап чыгару да җитди проблем булып тора. Азатлык корылтай делегатлары белән сөйләште.

"Татарстандагы милли активистларга басым бара"

Наил Нәбиуллина уртада
Наил Нәбиуллина уртада

Наил Нәбиуллин, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе:​

Бу берлеккә нигез салган оешма буларак, әлбәттә, татарларны борчыган проблемаларны сөйләргә әзерләнеп килдек һәм бүгенге чыгышларда беренчеләрдән булып сөйләдек тә. Беренчедән, бу - татар мәктәпләренең бер-бер артлы ябылуы, Казан федераль университетыннан һәм бездәге мәгариф өлкәсеннән татар теленең кысып чыгарылуы.

Татарстандагы милли активистларга, милли хәрәкәт вәкилләренә басым турында, аеруча бүген төрмәдә утырган Рәфис Кашапов, Данис Сәфәргали, Мансур Мусин эшләре хакында да әйттем. "Азатлык" берлеге эшчәнлеге, "Төрки караш" газетасы чыгаруыбызны да билгеләп үттем. Төрки дөньяга форумнарда сүз сөйләп утырудан эшкә күчәргә кирәк.

Форумның әһәмияте монда килгән төрки халыкларның, оешмаларның үзара танышуы, аралашуы, тәҗрибә уртаклашуы. Алар бездән нидер ала, без алардан нидер алабыз. Төрки халыклар интернетта гына аралашып утырып берләшә алмый, аларга җыелышып, аралашып, уртак проектлар ясау өчен менә шундый плаформалар да кирәк. Тагын бер мөһим моменты: кеше моннан рухланып кайтып китә.​

"Бирегә проблемнар сөйләргә килмәдек"

Төркем җитәкчеләре җыелышы
Төркем җитәкчеләре җыелышы

Ләйсән Николаева, Башкорт яшьләре берлеге җитәкчесе:​

Без бирегә проблемнар сөйләргә килмәдек, ә Русия белән Төркия арасында булып алган кризистан соң араларны ныгытырга, бизнес-контактларны яңартырга дип килдек. Безнең тагын бер делегация хәзерге вакытта төзүчеләр форумында. Чыгышымда да узган кризис турында сөйләячәкмен.

Проблемыбыз юк мени дигәндә, һәр гаиләдә, һәр төбәктә бардыр инде алар. Ләкин безнең өчен бүгенге иң беренче хәл итәсе мәсьәлә элек өзелгән контактларны яңарту, яңаларын булдыру. Бу форумнан да шундый нәтиҗә көтәм.

"Оешмабыз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булдык"

Лемара Усеинова
Лемара Усеинова

Лемара Усеинова, Кырымтатар яшьләре үзәге җитәкчесе:

Соңгы елларда безнең оешманың эшчәнлеге бөтенләй диярлек туктатылырга мәҗбүр булды. Элек без грантлар алып, шуның хисабына Акмәчеттә офис тотып, төрле проектларны тормышка ашырсак, хәзер бер чара да үткәрә алмыйбыз. Чөнки аны үткәрү өчен җирле хакимият белән килешеп, аның ризалыгын алу кирәк, ә безгә төрле сәбәпләр табып бер чара да үткәрергә ирек бирмиләр.

Безнең оешма кырымтатарлар депортацияләнгән көнне 18 майда "Йөрәгеңдә ут кабыз" дигән чара уздыра иде. Анда 4-5 меңләп кеше җыела иде. Хәзер аны безгә үткәрергә рөхсәт итмиләр, аның каравы башка бер оешма шуны ук уздыра ала һәм 100-200 кеше туплагандай итеп уздыра да.

Чуашларга татарлардан кыен

Олег Цыпленков
Олег Цыпленков

Олег Цыпленков, "Сувар" чуаш яшьләре берлеге рәисе:

Бүген тыңлаган чыгышлардан чыгып әйтәм: татарлар, хакаслар һәм Русиядәге башка халыклардагы кебек үк бездә дә тел проблемасы беренче урында. Безнең хәлебез татарлардан күпкә авыррак та әле. Бакчаларда, мәктәпләрдә чуашча түгел, бары русча гына тәрбиялиләр, укыталар. Чуашстанның берәр караңгы авылына барып, пычракта уйнап утырган балага чуашча эндәшәсең, ә ул сиңа "не понимаю", ди.

Берлек барлык төрки халыкларны, телләрне саклау һәм яклау максатыннан төзелде

Бу корылтайның беренчеләреннән үк катнашкан кеше буларак, мин Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге уставының бөтенлеге өчен борчылам. Элек тавыш бирүдә бер милләт бер тавыш дип исәпләнә иде һәм делегация җитәкчеләре тавыш бирә иде. Хәзер бер милләттән берничә делегация булырга мөмкин.

Бу берлек барлык төрки халыкларны, телләрне саклау һәм яклау максатыннан төзелде. Ә бу килүемдә мин төрки халыкларга уртак тел ясарга йөрүләре турында ишеттем: ягъни, бөтен төрки телләрне чагыштырып, күпчелегендә булган охшаш яңгырашлы сүзләрне уртак итеп сайлап алачаклар, яңа сүзлек төзиячәкләр имеш. Корылтайның болай кыска булуын да хупламыйм. Элек без корылтай узган җирлектә экскурсияләрдә йөреп, җирле төрки халык тормышы белән таныша идек, хәзер өч көн буе конференцияләр залыннан чыкмыйча эшлибез.

"Хакас теле чит тел буларак укытыла"

Айла Тюньдешева
Айла Тюньдешева

Айла Тюньдешева, "Асхыр" хакас яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисәсе:

Монда килүебезнең максаты төрки дөньядагы иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр булдыру, аларны саклау. Безнең халыкның бүген хәле бик авыр. Республикабызда 72 мең хакас бар. Милли мәктәпләребез бөтенләй юк, хәтта хакас теле укытыла торган мәктәпләр дә бик аз. Булганында да хакас теле чит тел буларак керә. Хакаслар өчен аралашу даирәсе юк диярлек.

Саян-Алтай тюркология институтыбызны да ябып куйдылар

Дөньяда бердәнбер булган Саян-Алтай тюркология институтыбызны да ябып куйдылар. Ул хәзер "Институт филологии и межкультурных коммуникаций" дип атала.

Безнең оешма хакас телен, аның мәдәниятен популярлаштырырга омтылып бик күп чаралар уздыра. "Хакас мәдәнияте төне", "Хакас чәе фестивале", "Милли спорт фестивале", хакасча дискотекалар, форумнар һәм башкалар була, кешеләр кызыксына, әмма хөкүмәт дәрәҗәсендә хакаслар бик аз булгангамы, бу мәсьәлә югарыда күтәрелмәгәч хәлебез белән мактана алмыйм.

"Алтайлы исемен йөртү дә бәхет"

Надежда Тыдыкова
Надежда Тыдыкова

Надежда Тыдыкова, Алтай Республикасы, Таулы Алтай шәһәрендәге Алтайны өйрәнү институты тюркологы:

Безнең республикадан мин бердәнбер делегат буларак килдем.
Бездә алтайлар бар халыкның 37 процентын тәшкил итә. Бу 65-68 мең алтайлы дигән сүз. Әмма бу әле барысы да алтай телен белә дигән сүз түгел. Милләтен сорыйсың алтайлы, ди, ә үзе русча сөйләшә, ана телен белми. "Аңлыйм, сөйләшә алмыйм", ди. Бу аңлашыла да, чөнки бакчалар, мәктәпләр урысча эшли.

Ата-аналар үзләре үк ана телен укытуга каршы чыга

Бездә милли мәктәп дигән сүз ул атнасына ике сәгать алтай теле һәм бер сәгать әдәбият, 8нче сыйныфка кадәр Алтай тарихы һәм сәнгате фәне укыту дигән сүз. Калган фәннәр барысы да русча укытыла. Әле шуңа карамастан, алтайлы ата-аналар үзләре үк ана телен укытуга каршы чыга, баласының Бердәм дәүләт имтиханын русча тапшырасы барлыгына сылтый. Бу хәлдә безнең телне саклап калып булмаячагын аңлыйсыздыр.

Алтай теле ике диалект эчендәге шивәләргә бүленә һәм шуның төньяк диалектлары юкка чыгып бетте инде. Бүген без көньяк диалектлар базасында эшләнгән алтай әдәби телен саклап калу өчен тырышабыз. Әмма хәзерге сәяси вазгыятьтә бу да бик авыр.

Бездә куандырган бер генә күренеш бар хәзерге яшьләр үз балаларына алтай исемнәре куша башлады. Элек алтайлы исемнәрне документларга язмаганнар яки ничектер язган очракта да исемне бозып бетергәннәр. Шуңа да олы яшьтәге алтайлыларның ике исеме бар: берсе документ өчен урысча, берсе алтайча. Минем алтайча исемем Каракыз. Хәзер туган балалар исә бер генә исем йөртә ала, аларның шундый бәхете бар.

"Гел Наил генә түгел, без дә аңа кушылыйк"

Гюллю Каранфиль
Гюллю Каранфиль

Гюллю Каранфиль, филология фәннәре докторы, тюрколог:

Мин чыгышым белән Гагаузиянең Етулия авылыннан. Бүген Төркиядә яшим, монда укытам. Корылтайга килеп, гагаузлар делегациясе чыгышын тыңладым да ризасыз булмадым. Үзем дә чыгыш ясармын дигән карарга килдем.

Нибары 150 мең гагауз калды

Бүген Молдованың Гагауз автономиясендә 29 гагауз авылы һәм нибары 150 мең гагауз калды. Телебез юкка чыга бара. Әлбәттә, бу бездә генә түгел, Русиядә яшәүче бар халыкларда да шул. Әмма монда безне берләштергән әйбер ул тел. Әгәр аны югалтсак, монда очрашуның мәгънәсе дә калмаячак. Шуңа күрә Исмәгыйль Гаспралының "Телдә, фикердә, эштә берлек" дигәнен искә алып, иң беренче тел мәсьәләсен кайгыртырга тиешбез.

Гомумән, берлек дигәндә, һәр эштә без бер-беребезне якларга тиеш. Интернетта күзәтеп барабыз: Карабахта сугышмы Наил (Наил Нәбиуллин, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе ред.) тота да үзендә пикетка чыга, Кырым татар депортациясе көнеме тагын Наил пикетта, тагын шул ук Наил чуаш, алтай әләме рәсемнәре белән календарьлар ясап тарата. Нигә башкалар да шулай эшләми һәм дөньяның һәр тарафында аңа теләктәшлек белдереп чыкмый? Берлек ул шундый була! Менә шул хакта сөйләячәкмен.

* * * *

Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге 1992 елда Татарстан башкаласы Казанда "Азатлык" яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган. Беренче корылтай да Казанда үткән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG