Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь төркичеләр хәрәкәтен Русиядә хәзер "Росмолодежь" алып барачак


Наил Нәбиуллин "Төрки караш" газетасын чыгара
Наил Нәбиуллин "Төрки караш" газетасын чыгара

Төркия белән мөнәсәбәтләр бозылгач, Мәскәү Русиядәге төрки яшьләр белән эшләүне дә үз кулына ала. Берүк вакытта федераллар бәйсез төрки активистларны ул эшләргә якын да җибәрми.

10-16 апрельдә Уфада “Төркиләр алтыны” (“Золото тюрков”) дигән яшьләр форумы уза. Анда Русиянең 12 төбәгеннән төрки халыкларны вәкиллек итәчәк 250-дән артык кеше катнашуы көтелә. Аерым алганда, Татарстан, Башкортстан, Саха-Якутия, Тыва, Карачай-Чиркәс, Хакасия, Кабарда-Балкардан вәкилләр булачак.

Әлеге чарада катнашырга теләүче активистлар башта үзләре турында анкета җибәрергә тиеш булган. “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе, “Төрки караш” газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин да төркичелек мәсьәләләре белән кызыксынучы буларак үзеннән гариза-мәгълүмат җибәргән һәм аңа башта катнашу рөхсәт ителгән хат килгән.

Чакыру хаты
Чакыру хаты

“31 март көнне минем электрон адресыма “Төркиләр алтыны” форумына чакыру килде. 1 апрель көнне "Росмолодежь" оешмасыннан бәйгене уңышлы узуны котлап тагын бер хат алдым. Шул ук көнне форумның Вконтакте битендәге рәсми битендә форумда катнашучылар исемлеге пәйда булды һәм анда минем исемем дә бар иде. Әмма инде 4 апрельдә минем исем ялгыш өстәлүен һәм минем ул форумда катнаша алмавым турында хәбәр килде”, дип сөйләде Азатлык радиосына Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин кертелгән исемлек
Наил Нәбиуллин кертелгән исемлек

Ул федералларның шулай кинәт каршы төшүен үзенең төрки халыклар хокуклары өчен даими көрәшүе белән бәйли. Анда хәзер андыйлар бәйсез көрәшчеләр кирәкмидер дип саный Нәбиуллин.

“Бу чарада төрки халыклар өчен андый мөһим мәсьәләләрне күтәрергә җыенмыйлардадыр. Ә мин исә, анда катнашсам, төрки халыкларга милли белем бирелмәү, милли азчылыкларны яклау мәсьәләләрен күтәрергә җыенган идем”, ди ул.

Кире кагу хаты
Кире кагу хаты

​Нәбиуллинның башта форумга чакырылып, аннары кире кагылуы сәбәпләрен белергә теләп Азатлык радиосы чараның төп оештыручысы булган Яшьләр эшләре федераль агентлыгына ("Росмолодежь") да шалтыратты. Агентлыкның матбугат үзәгендә исемлекне алар төземәвен һәм бу хакта аңлатма бирә алмауларын әйттеләр. Шул ук вакытта кемгә мөрәҗәгать итү кирәклеген дә төгәл әйтә алмадылар.

“Бу мәсьәлә безгә карамый. Без журналистлар белән генә эшлибез”, диелде.

Төркия Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр шул кадәр бозылды ки, икеяклы аралашу тәмам туктап калды. Нәтиҗәдә төрекләрнең Русиядә яшәгән төрки халыклар белән алып барган уртак проектларга да зыян килде. Күрәсең, әлеге бушлыкны тутыру өчен Мәскәү хәзер үз програмнарын булдыра, әмма шул ук вакытта анда Нәбиуллин кебекләр кертелми.

"Росмолодежь" сәхифәсендә исә бу форумның максаты – "русияле (россиян) итеп тәрбияләү" юлы белән яшьләргә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауга ярдәм итү һәм Русия халыклары мәдәниятләрен баету, дип билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG