Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Сәнгать әһелләре ТӨРКСОЙ белән араны өзәргә теләми


Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне өзәргә боеруын татар сәнгатькәрләре, депутатлар җитди кабул итми. Алар республика җитәкчелегенең бу уңайдан тынлык тотуын дөрес адым дип саный һәм мәдәният-сәнгатьне сәясәт белән бутамауны тели.

Җырчы, халык артисты Салават Фәтхединов Азатлыкка Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне өзәргә дигән боерыгына гына түгел, шәхсән үзенә дә битараф булын белдерде. Башка сәнгатькәрләр һәм дә депутат Хафиз Миргалимов ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне саклау яклы булуларын һәм илләр арасындагы дуслыкны вакытлыча килеп-киткән президентлар бозарга тиеш түгеллеген әйтте.

Роберт Миңнуллин, шагыйрь, җырлар авторы:

– Беренчедән, ТӨРКСОЙ Төркия уйлап тапкан әйбер түгел. Бу бөтен төрки халыкларның да оешмасы. Шуңа күрә, бер генә халыкка карап туктатылса, яисә без катнашмасак, тамырдан ук дөрес булмый. Бу шау-шу узар дип уйлыйм, без TürkVizyonда катнашырга тиеш. Аерып берни әйтәсем килми, сәясәттән читләшәсем килә, мондый заманда күңелне үстерә торган әйберләр аз, ярый әле шигърият, әдәбият бар.

Миңгол Галиев, халык артисты, музыка белгече:

– Сәнгать – ул барысыннан да югары. Дөньяда барган вакыйгаларга карамастан, сәнгать илара мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш. Президентлар әлеге хакта уйласа, сәнгатьне файдаланырга тиешләр. Мин бу сүзләрне мәдәният министрына да әйтә алам. Бүгенге көндә ил язмышы белән борчылмыйча мөмкин түгел. Türkvizyonга килгәндә, мин аны карадым. Евровидение – эстрадага нигезләнгән, рус җырына якын булган шау-шулы чара. Кызганычка каршы, Тюрквидение да Евровидение артыннан атлап бара. Ә чынлыкта, Тюрквидениеның вазифасы бөтенләй башка – ул тәрбия биреп, сәнгатьне үстерергә тиеш. Ә без, кызганычка каршы, бөтенләй башка күренешне күзәтәбез.

Хафиз Миргалимов, Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты:

– Соңгы вакытта кискен карарлар кабул ителә, ләкин сәясәт һәм икътисадтан тыш халыкны үстерүче мәдәният тә бар бит. Шуңа күрә элемтәне өзмәскә иде. Төрле гасырлардагы сугышуларга карамастан, сәнгать әһелләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торган. Бүген килеп чыккан каршылыклы вакыйгалар узар дип өметләнәм. ТӨРКСОЙ оешмасы белән эшчәнлек дәвам итәр дип уйлыйм. Кискен карарлар кабул ителсә дә, ахыры татулык белән төгәлләнергә тиеш. Ватан сугышыннан соң да русиялеләр герман халкы белән бер-берсенә кунакка йөрешеп, дус яшиләр. Минемчә, туризм мөнәсәбәтләре дә җайланыр. Ләкин ил башлыклары үз эшләренә җавап бирергә тиешләр.

Салават Фәтхетдинов, җәмәгать эшлеклесе, халык артисты:

– Мин ул кешене (Мединский – ред.) белмим, күргәнем дә танышканым да юк. Безнең үз министрыбыз, үзебезнең кануннар, конституциябез бар. Башта безнең татар мәдәниятенә, милләткә, Татарстанга кагылган мәсьәләләрне чишәргә кирәк. Мәскәүгә кагылышлы проблемаларны Мәскәү хәл итсен. Сәясәт белән бәйләнгән ике тармак бар: сәнгать һәм спорт. Спорт белән сәнгатьне сәясәт белән бутамасалар бик шәп булыр иде.

Башкортстанның ТӨРКСОЙдагы элекке вәкиле Әхәт Салихов та Азатлыкка интервью биреп Мәскәү-Анкара мөнәсәбәтләре бозылу аркасында гына әлеге оешма белән бәйләнешләрне өзәргә кирәкмәвен әйтте.

– Бу оешма үз эшендә мәдәни бәйләнешләрне, сәнгать өлкәсендәге бәйләнешләрне үстерүне төп максат итеп тота. Бу оешма әгъзасы буларак Башкортстан үз мәдәниятен башка илләрдә таныту, башкорт китапларын төрле телләрдә бастыру, язучыларын таныту белән шөгыльләнде. Әлбәттә, Башкортстан мәдәнияте өчен бу зур файда булды.

– Ә менә хәзерге шартларда, Төркия белән Русия арасында килеп туган вазгыять сәбәпле, Төркия белән мәдәни бәйләнешләрнең киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?

– Әлбәттә, бу көтелмәгән хәл булды һәм аның артыннан да көтелмәгән вакыйгалар дәвам итте. Бу әле һаман да ачыкланып бетмәгән һәм аңа бүгенге көн күзлегеннән генә бәя бирү авыр.

Салихов Төркия белән мөнәсәбәтләрнең үзгәреп торуын әйтеп аның тиз арада тагын яхшыруына өмет итүен белдерде. Шул ук вакытта, Мәскәү ТӨРКСОЙда катнашмаска кушса, төрки халыклар белән мәдәни бәйләнешләр туктап торачак, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG