Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркиләр алтыны" форумы: Татарстан вәкилләре борчыган сорауларына җавап алмый кайткан


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфада “Росмолодежь” оештырган "Төркиләр алтыны" форумында төрки халыклар турында беренче тапкыр гына ишетүчеләр дә катнашкан. Татарстаннар чарадан икеле-микеле фикерләр белән кайткан.

10-16 апрель Уфада “Төркиләр алтыны” (“Золото тюрков”) дигән яшьләр форумы узды. Чараны "Росмолодежь" исемле хакимият оешмасы оештырды. Анда Татарстаннан 70ләп кеше катнашты. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина Азатлыкка әйтүенчә, чарага нинди максат белән килүләрен белмәүче яшьләр дә җитәрлек булган. Чара турында аның үзе белән сөйләштек.

– Ләйсән, “Төркиләр алтыны” чарасында Татарстаннан кемнәр катнашты?

– "Идел" яшьләр үзәгеннән, Халыклар дуслагы ассамблеясының яшьләр бүлегеннән, “Сәләт”тән яшьләр бар иде. Татарстан һәм Башкортстаннан килгәннәр иң күбе һәм активы булды. Татарстаннан – 70, Башкортстаннан 60лап кеше катнашты.

– Әлеге форумда нинди мөһим мәсьәләләр күтәрелде?

– "Росмолодежь" тарафыннан оештырылган мондый чара, төрки халыкларга йөз белән борылу дисәк тә, мәгънәви яктан аның файда китерүе икеле. Беренчедән, катнашкан вәкилләрнең барысы да төрки халыклардан түгел иде. Аннары оештыру комитетында гомумән төркиләрнең кем икәнлеген, әлеге тел төркеменә кемнәрнең керүен белүчеләр аз булды. Килгән вәкилләр арасында да әзерлекле яшьләр аз иде.

Бүгенге көндә эшли торган, әлеге өлкәдә үз көчен куя торган оешма вәкилләрен җыйсалар, моның файдасы бермә-бер артыр иде дә бит. Монда делегатлар арасында төркиләрнең кем икәнен беренче тапкыр ишетүчеләр күп иде.

– Белүемчә, әлеге форумга вәкилләрне ниндидер бәйге нәтиҗәсендә сайлаганнар.

– Әлеге чарага нинди билге белән сайлауны белә алмадык. Катнашучылар буларак барып сорадык, әмма төгәл җавап бирүче булмады. Әлбәттә без күбрәк волонтерлар белән генә элемтәдә тордык.

Ләйсән Сафина форумда чыгыш ясый
Ләйсән Сафина форумда чыгыш ясый

Анда бит инде фән белән шөгыльләнүче кешеләр, бүгенге көндә яшьләр оешмаларының актив лидерлары булырга тиеш иде. Белүемчә, Татарстаннан бөтен теләгән кеше эләгә алмаган. Аларның башта исемлеккә кертелеп, аннары төшеп калулары аңлашылмыйча калды.

Килгән кайбер делегатлар төрки телләрне саклау, Русиянең 12 төбәгендә гомер кичерүче төрки халыкларның ничек итеп берләшү мөмкинлекләре, аларга мәдәни платформалар булдырылуы, аралашу инструментлары тудырылуы турында кызыксынды. Әмма бу мәсьәләләргә җавап таба алмадык. Гәрчә без аларга 1991 елда Казанда беренче тапкыр төрки яшьләр корылтае уздырылуыен да әйттек. Казанда паралелль рәвештә, әмма башка принципларга нигезләнеп эшләүче төрки яшьләр фестивале барлыгын да сөйләдек.

Бу чара бөтен төрки халыкларны борчыган проблемнарны чишү юлын бирә алмады. Әлеге форумнан икеле-микеле фикерләр белән кайтып киттек.

– Төркия белән мөнәсәбәтләр бозылгач, Мәскәү Русиядәге төрки яшьләр белән эшләүне дә үз кулына ала дигән тәэсир калмадымы?

– Форум кысаларында бу хакта да сорадык. “Без төрки халыкларны хөрмәт итәбез, киләчәктә яңадан эшләрбез дигән өметтә калабыз”, диделәр.

– Башка республикадан килгән яшьләр белән аралаштыгызмы, аларны нинди проблемнар борчый.

– Без Алтай, Саха һәм башка республикаларда яшәүче яшьләрдән туган телегезне беләсезме, кызыксыну бармы, нинди формада эшлисез, дәүләт теле буларак нинди дәрәҗәдә куелган, кебек сораулар белән кызыксындык. Ләкин кайберләре студент булу сәбәплеме, безнең сорауларга җавап бирә алмады. Аларда ниндидер мәгълүмат бар, әмма тулы картина юк. Белгәне белә, белмәгәне юк.

Бары Татарстан һәм Башкортстан яшьләре генә актив булды. Калган актив яшьләр берәм-сәрәм генә иде.

* * * *

Билгеле булганча, әлеге чарага Татарстаннан бәйсез төркичеләр Наил Нәбиуллин, Илмир Салих эләгә алмады. Алар башта исемлектә булсалар да, соңыннан форумда катнаша алмаулары турында хат алганнар.

Нәбиуллин федералларның шулай кинәт каршы төшүен үзенең төрки халыклар хокуклары өчен даими көрәшүе белән бәйләде. Анда хәзер бәйсез көрәшчеләр кирәкмидер дип санавын әйтте.

XS
SM
MD
LG