Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаспралы татар теле укытучылары язмышына борчылыр иде"


Исмәгыйль Гаспралы

Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы тууга 170 ел.

Кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова белән Исмәгыйль Гаспралы турында ниләр белергә кирәклеге, әйткән сүзләре һәм эшләгән эше хәзерге заманда нәрсәне аңлатуы турында сөйләштек.

— Гаспралы тормышы һәм иҗаты инде яхшы өйрәнелгән, сез дә хезмәтегезнең зур өлешен аңа багышладыгыз. Шулай да, әле ниндидер сәбәпләрдән җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, бәлки кайчандыр яшерелгән фактлар калмадымы?

— Чыннан да, Гаспралы — иң яхшы өйрәнелгән кырымтатар галиме. Аның мәгърифәтче буларак эше яхшы билгеле, реформалары турында билгеле, бик күп китаплар язылган. Шәхси тормышы турында бәлки бөтен кеше белеп бетермидер. Аерым алганда, аның бөтен бу уңышларына икенче хатыны Зөһрә ханымның йогынтысы бик зур булган. Танылган татар сәнәгатьчесе Әсфәндияр Акчуринның кызы Зөһрә Акчурина белән Исмәгыйль Гаспралы 1882 елда танышкан. Зөһрәнең әнисе иртә вафат булган, әтисе икенче хатынга өйләнгән, яшь кыз боларны бик авыр кичергән. Әтисе аны туганы Ибраһим белән Кырымга ял итәргә җибәргән.

Гөлнара Бекирова
Гөлнара Бекирова

Ул чакта Гаспралы Бакчасарай шәһәр башлыгы, яшь, чибәр кырымтатар егете булган, инде беренче китабы чыккан. Гаспралы дусты Гаяз Исхакыйга бу очрашу турында "өстемә кайнар су койган кебек булды" дип сөйләгән. Зөһрә туташ та тәэсирләнгән, истәлекләргә караганда, яшьләр арасында мәхәббәт хатлары йөри башлаган. Акчурин кызының бу мөнәсәбәтләренә каршы булган, бай сәнгатькәр өчен кызын Гаспралы кебек кешегә кияүгә бирү бик уңышлы саналмаган, күрәсең. Ләкин мәхәббәт җиңгән, Зөһрә ире янына Бакчасарайга китеп барган. Шуннан бирле Зөһрә ханым иренең иң якын дустына һәм теләктәшенә әйләнгән.

"Тәрҗеман" басмасын ачканда ул чактагы Русияне күз алдыгызга китерегез, андый басманы ачу бик авыр булган. Зөһрә ханым аңа басмаларны чыгарырга ярдәм иткән, сәләтле балалар үстергән. Аларның кызы Шәфика Гаспралы "Алем-и-нисван" хатын-кызлар журналы мөхәррире булган. Кызганыч, Зөһрә ханым 1903 елда 41 яшендә тифтан үлеп киткән. "Тәрҗеман"ның 20 еллыгын Гаспралы инде Зөһрәсез билгеләп үткән. Ләкин аларның балалары әтисенең эшен дәвам итә башлаган. Гаиләдә шундый терәк, аңлашу булуы һичшиксез Исмәгыйл Гаспралының канатларын үстергән. Бу турыда да белү мөһим, болар татар хатын-кызлары, кырымтатар хатын-кызларының хокуклары һәм роле турындагы сөйләшүләр өчен мөһим әйберләр.

— Гаспралының төп эше мәгариф булган. Бүгенге мәгълүмат чараларын һәм социаль челтәрләрне уйласак, аларның кайсылары ул чактагы "Тәрҗеман" газеты үтәгән рольне уйный, сезнеңчә?

— Без хәзер бөтенләй башка дөньяда яшибез. Аның чорында безнең, төрки халыкларның тормышын яктырткан мәгълүмат чарасы шул "Тәрҗеман" гына иде. Хәзер CNN, Әл-Җәзирә, BBC, Азатлык радиосы кебек медиа гигантлар бар. Социаль челтәрләр бар. Басма чаралар үлеп бара. Соңгы тапкыр мин басма журналны кулыма берничә ай элек алдым, анысы да көткәндә болай гына утырмас өчен, карап чыгар өчен генә. Гаспралы аптыраган булыр иде бүгенге мөмкинлекләргә. Ләкин алар мәгърифәтне җиткерү ролен үтиме? Бусы — авыр сорау.

Исмәгыйль Гаспралы турында 5 факт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

— Мәгърифәт һәм белемне укытучылар җиткерә. Гаспралының мәшһүр бер сүзе бар, татар теле укытучылары турында. "Татар теле укытучысы хезмәтеннән дә арзанрак хезмәт юк, алар онытылган" дигән ул. 100 елдан артык вакыт (1883) үткән бу сүзенә. Гаспралы бүген дә яшәсә, бу сүзенә берәр нәрсә өстәр идеме?

— Менә мәгълүмат чаралары ни кадәр үзгәргән, ә укытучының хәле шул килеш аяныч булып калган. Бүгенге көндә укытучы һәм табиблар — иң аз акча алып эшләүчеләр. Дәүләт кешеләре оялырга тиеш мондый хәлдән. Мин менә фәннәр кандидаты, Киевта яшим. Югары уку йортында гына укытсам, минем фатирга түләргә дә акчам җитмәс иде. Татарстанда да шул ук хәлдер, Кырымда да. Бу нормаль җәмгыять түгел. Гаспралы чорыннан бирле бу бер дә үзгәрмәгән.

— Тагын бер мәшһүр сүзе бар: "Тел — халык үсешенең төп коралы" дигән. Татар телен укыту тирәсендәге вазгыятьне алсак, татар халкының бу коралы көчен югалта бара. Тарихчы буларак, фаразыгыз нинди, татарларны алда нинди чор көтә?

Кырымтатар теленең язмышы Казан татар теленнән күпкә аянычрак

— Әлбәттә, өстенлекне алган телләр булачак, дөньяда ул — инглиз теле, кытай теле. Татар теле турында әйтсәк, бигрәк тә үземнең кырымтатар теле турында, хәлләр бик авыр. Кырымтатар теленең язмышы Казан татар теленнән күпкә аянычрак. Безнең телебезгә каршы совет хакимияте тарафыннан максатчан геноцид оештырылган депортация вакытында. Ярты гасырга безнең халкыбызны телсез, китапсыз, мәктәпсез калдырганнар. Мин Казан татарларын телне югалтмаска өндим. Тел — һәр милләтнең нигезе, милләтнең төп маркеры. Кырымтатарлар хәзер телне бөртекләп җыя, безнең академик сүзлек тә юк. Минем бабам кырымтатарча гарәп, латин һәм кирил хәрефләре белән яза белгән, матур итеп, дөрес итеп. Минем буын берни белми. Бу — безнең иң зур проблемыбыз.

Гөлнара Бекирова

  • 2014 елга кадәр Кырымда ATR телевидение каналында эшләгән һәм Кырым инженер-педагогик университетта укыткан
  • 2014 елдан бирле Крым.Реалии сәхифәсендә "Кырым тарихы сәхифәләре"н алып бара
  • ATR каналында "Тарих седасы" тапшырулары авторы
  • кырымтатар геноцидын өйрәнүче, китаплар һәм документаль фильмнар сценарийлары авторы
  • Бекир Чобан-заде исемле әдәби премия лауреаты

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG