Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары тышлыгына Исмәгыйль Гаспралы сурәте төшкән шоколадлар эшләгән


Исмыгыйль Гаспралы сурәте төшкән шоколодлар.
Исмыгыйль Гаспралы сурәте төшкән шоколодлар.

Шоколадлар төрки дөнья балаларына Исмәгыйль Гаспралыны таныту, аның шәхесенә игътибар җәлеп итү, төрки халыкларны берберсенә тагын да якынайту максатыннан эшләнгән.

Татарның интеллектуалы, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел тулу хөрмәтенә "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Төрки караш" газеты редакциясе бергәләп, тышлыгында Исмәгыйль Гаспралының рәсеме төшкән шоколадлар эшләп чыгарган.

Шоколадлар төрки дөнья балалары арасында Исмыгыйль Гаспралыны таныту, аның шәхесенә игътибар җәлеп итү, төрки халыкларны тагын да берберсенә якынайту максатыннан эшләнгән.

Бу хакта Азатлыкка "Төрки караш" газеты баш редакторы Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"20 мартта Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел була. Без 2021 елны "Төрки караш" газеты буларак Исмәгыйль Гаспралы елы дип игълан иткән идек. Үзебез дә Гаспралының эшен дәвам итүчеләр буларак, аны халык арасында танытырга теләдек. Ул төрки халыкларның атасы булган дип әйтсәк тә ялгыш булмас", дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин сүзләренчә, шоколадларның биш меңе Казанда, биш меңе Истанбулда эшләнгән.

"Шоколадларның Казанда басылганнарына урысча, Истанбулда басылганнарына төрек телендә, "Исмәгыйль Гаспралыга 170 ел" дип язылган.

Казанда эшләнгәннәрне Кырымга, Саха Якутияга, Хакасияга, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Чуашстан һәм төркиләр яшәгән башка урыннарга җибәрәчәкбез.

Истанбулда эшләнгәннәрне Азәрбайҗанга, Финляндиядә яшәүче татарларга, Польша, Маҗарстан һәм башка илләргә җибәрергә җыенабыз", дип җиткерде "Төрки караш" гзеты баш мөхәррире.

Наил Нәбиуллин соңгы вакытларда Русиядә татар милли хәрәкәтенә һәм гомумән башка хәрәкәтләргә карата басым баруы күренә, диде.

"Якын арада Русия думасы кабул иткән канун нигезендә мәгърифәтчелек белән шөгылләнүгә дә басым ясалуы мөмкин. Мәхкәмә аша Татар иҗтимагый үзәген дә тыймакчылар.

Татар милли хәрәкәтенә карата басым барганда, без ничек кенә булмасын, яңача эшләү ысуллары уйлап чыгарырга тиешбез. Шуларның берсе – шоколад. Ягьни без шоколад белән балаларга мөрәҗәгатъ итеп аларның хәтеренә милли үзаңны кертергә телибез. Шоколадлар белән без Гаспралының образын истә калдырттырып, балаларда ниндидер милли хис, милли тойгы үстерергә омтылабыз. Бу акция киләчәктә үз нәтиҗәсен бирәчәк", дип белдерде.

Шоколад эшләүнең чыгымнары интернет челтәрендә краудфандинг системы аша җыелган. Чыгымнар артык зур булмаган.

Нәбиуллин әзер шоколадларны төрле төбәкләргә җибәрүдә генә авырлыклар булырга мөмкин дип саный.

Шоколадлар 22 мартта таратыла башлаячак һәм Рамазан аена кадәр таратылып бетерелер дип планлаштырыла.

Казанда шоколадларны "Татар акчасы" музееннан түләүсез алырга була.

Шоколадлар беренче чиратта мәктәп укучыларына һәм аларның ата-аналарына тапшырылачак, теләгән кешеләргә "Төрки караш" газетының Гаспралыга багышланган махсус саны да биреләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG