Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шоколад тәңкәләр аша балаларда тарихыбызга мәхәббәт уятып була"


Наил Нәбиуллин

Казанда Алтын Урда дәүләте корылуына 750 тулу уңаеннан эшләнгән шоколадлар тәкъдим ителде. Алтын тәңкәне хәтерләткән шоколадның бер ягында кояш һәм барс сурәте төшкән, икенче ягында Алтын Урда дәүләтенә 750 ел дип язылган һәм дәүләтнең туграсы ясалган.

29 декабрь "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм бер төркем татар яшьләре Казанның бер остаханәсендә Алтын Урда дәүләте корылуына 750 ел тулуга атап эшләнгән шоколадларны тәкъдим итү кичәсе оештырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Азатлык радиосына мондый шоколадларны балаларны татар тарихы белән таныштыру, халыкка Алтын Урда дәүләтен таныту максатыннан эшләүләрен әйтте.

Казанда Алтын Урда дәүләтенә атап шоколад тәңкәләр тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

"Бу шоколадларны Алтын Урда дәүләте акчасы рәвешендә эшләдек. Мондый акчалар 1336-1337 елда Сарай шәһәрендә сугылган булган. Нигә без ул вакыттагы акчаларны нигез итеп алдык? Чөнки ул вакытта да акчаларда барс рәсеме булган, хәзерге Татарстан туграсында да барс рәсеме бар. Ягъни бу күпмедер дәрәҗәдә тәрбияви көчкә дә ия" диде ул.

Нәбиуллин былтыр Гаяз Исхаки һәм Садри Максуди шоколадлары чыгаруларын, быел инде Алтын Урда дәүләте корылуга 750 ел тулу уңаеннан Алтын Урда шоколадлары чыгаруларын әйтте.

Шоколад тәңкәләр
Шоколад тәңкәләр

Бу формат кызык, ул җиңел кабул ителә. Шушы тәңкәләр аша балаларда тарихыбызга, милләтебезгә, телебезгә сөю, мәхәббәт уятып була", диде ул.

Ике мең данә шоколад халыктан җыелган акчага эшләнгән. Аңа Бельгия сөтле шоколады кулланылган.

Нәбиуллин сүзләренчә, шоколадлар ата-аналар, укытучылар аша мәктәп балаларына түләүсез таратылачак.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG