Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр Исхакый белән Максудины шоколад аша танытырга тели


"Азатлык" татар яшьләре берлеге Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый рәсемнәре төшкән шоколадлар таратып балаларда һәм яшьләрдә милли хисләр уятмакчы.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2018 елда да элек алып барган эшен дәвам итте. Татарстан конституциясе, гербы, байрагы көнен искә алу уңаеннан яшьләр Казан урамнарында татар тасмалары, Татарстан байракчыклары таратты. Моның белән генә чикләнмичә "Азатлык" берлеге яшьләрдә татар милләтенә кызыксыну уятуның яңа ысулын да уйлап тапты. Алар Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый рәсемнәре төшкән шоколадлар ясатты. Алар шушы шоколадларны тәкъдим итеп "Милләт аталары" елына йомгак та ясады, чөнки былтыр Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйның 140 еллыгы билгеләп узылды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Наил Нәбиуллин бу ике шәхесне татарның аталары һәм сәяси лидерлары дип саный. Башта Идел-Урал җирлегендә һәм аннан соң мөхәҗирлектә дә аларның бөтен гомерләрен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлауларын әйтә. Әлеге бөек, әмма бүген татарлар арасында бик беленмәгән шәхесләрнең сурәтләре төшкән шоколадларны ясауның төп максаты бигрәк тә балалар арасында аларны популярлаштыру булган. Шул хакта Азатлыкка Наил Нәбиуллин сөйләде.

Яшьләр Исхакый белән Максудины шоколад аша танытырга тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

– Татар милли хәрәкәте һәрвакыт яңарыш кичерә һәм без яңа ысуллар белән эшләргә тиеш. Милли үзаңны уятуның яңа ысулларыннан берсе итеп без татарның ике бөек шәхесе Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди рәсемнәре төшкән шоколад чыгарырга булдык.

– Максаты нидән гыйбәрәт?

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

– Без шушы ысул белән татар балаларында милли үзаңны үстерергә ниятләдек. Аларда милли үзаңны үстерә алсак, безнең киләчәгебез дә өметле булачак. Баланың күңеленә юл шоколад аша үтәргә мөмкин. Без балаларга тышлыгына Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди сурәтләре төшкән шоколад бирәбез икән, шоколад тәме аша балада бу шәхесләргә карата ниндидер позитив фикерләр туарга мөмкин. Еллар үткәч бу матур бер истәлек булып баланың күңеленә кереп калачак. Димәк алга таба бала кызыксынып китеп бу шәхесләр турында аларның әсәрләре турында укый ала дигән сүз. Бу безнең милләтебез өчен бик зур файда булачак. Безнең милләтебезне шәхесләр ясый, ул шәхесләр милләтебезне милләт итә.

– Бу шоколадлар кайда һәм ничә данә итеп ясатылды?

Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди фотолары төшкән шоколадлар меңешәр данә, ягъни ике мең данә итеп ясаттык. Озак кына аны сыйфатлы итеп эшли торган ширкәтне сайладык һәм шулар арасыннан Ростов шәһәрендәге бер ширкәткә бу проектны башкаруны ышанып тапшырдык. Шоколад үзе Бельгиядән кайтартылды.

– Чыгымнар күп булдымы?

2 мең шоколадка 15 мең сум акча сарыф иттек. Мин моны артык күп дип санамыйм. Акчаны үзара да җыйдык, милли җанлы кешеләр дә ярдәм итте. Шулай итеп балаларга яңа ел алдыннан күчтәнәч ясарга уйладык. Хәзер ике мең шоколадтан бер меңе генә кулыбызда калды. Бик күп ата-аналар, укытучылар сорый. Әлбәттә, без аны бушлай бирәбез.

– Шоколадын ашагач татарның милли шәхесләренең рәсемнәре чүпкә китмәсме?

Әйе, кайбер дусларыбыз бу шоколадларга бөек шәхесләрнең рәсемнәрен кую дөрес булыр микән дигән сораулар да бирәләр. Әмма безнең өчен беренче чиратта милли үзаңны үстерү тора. Ничек тә булса, халкыбызны, милләтебезне саклау, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү кирәк. Китсә китә инде, берни дә эшләп булмый. Әгәр бу шоколад ярдәмендә кемдә дә булса милли хисләр уяна икән, бу безнең иң зур җиңүебез булачак.

"Татарстан җитәкчелеге Исхакый һәм Максудины белми"

Шоколодны тәкъдим итү кичәсендә катнашкан, гомерен Гаяз Исхакый эшчәнлеген өйрәнүгә багышлаган галимә Лена Гайнанова Азатлыкка Татарстан җитәкчелеге Гаяз Исхакый һәм Садри Максудины укымаганга, белмәгәнгә күрә, аларның юбилейларын да зурлап билгеләп үтмәвен әйтте.

"Соңгы елларда татар телен мәктәпләрдә укыту кимеде, хәйран түбән төште, сүлпәнләндерелде. Татар теле белән беррәттән Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек шәхесләребезне таныту да сүлпәнләнде.

Лена Гайнанова
Лена Гайнанова

Мисал өчен, Гаяз Исхакиның тууына 140 ел тулу уңаеннан бер генә тантаналы җыелыш та булмады. Моны берничек тә аңлатып булмый. Исхакый тыелмаган бит. Без үзебез, урыннардагы кешеләр, Русиядәге вазгыятькә карап татарга караган әйберләрне акрын гына йома барабыз. Ә шушы чорда татар яшьләре аларның сурәтләре төшкән шоколадлар эшләтә, Исхакыйлы календарьлар, байракчыклар, футболкалар ясатып аларны халыкка тарата. Алар моны чын күңелдән эшли.

Югары дәрәҗәдәгеләр Исхакыйның 140 еллыгын да күз йомып үткәреп җибәрде

Бездә толерантлыкның артык юаш варианты бар. Бу нилектән килә, беләсезме? Укымаганлыктан һәм белмәгәнлектән шулай була дип уйлыйм мин. Без бик күп форсатларны ычкындырдык. Әйтик, латин имласын күтәреп чыктык һәм ул шунда ук юкка чыкты. Татар мәктәпләрен, татар гимназияләрен, урыс мәктәпләрендә татар сыйныфларын ачтык. Хәзер алар да акрынлап кими бара.

Югары дәрәҗәдәгеләр Исхакыйның 140 еллыгын да күз йомып үткәреп җибәрде. Исхакыйның һәм Максудиның кадерен белер өчен аларны укырга, өйрәнергә кирәк. Мин Татарстан җитәкчелегендә андый кешеләрне күрмим. Әгәр алар бу шәхесләребезне белсәләр, татарның бу кешеләренең юбилейларын мондый хәлгә калдырмаслар иде. Татарстан җитәкчелеге Исхакый һәм Максудины белми. Шуңа күрә, мин белмәгән әйбер дөрес түгел, дигән шигар белән эш итә", дип сөйләде галимә Лена Гайнанова.

"Татарның бөтен белгәне Муса Җәлил белән Гадулла Тукай"

Әсхәдулла Юлдаш
Әсхәдулла Юлдаш

Әсхәдулла Юлдаш исемле татар егете фикеренчә, мондый чаралар татарның бөек шәхесләрен танытуга ярдәм итә: "Хәзерге татарларның бөтен белгәне Габдулла Тукай да, Муса Җәлил. Алардан башка да татарның күпме бөек язучылары, шәхесләре, сәясәтчеләре булган. Бу чаралар яшьләргә татарның башка зыялыларын да таныта".

XS
SM
MD
LG