Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Алтын Урданың 750 еллыгына багышлап Казаннан Болгарга 200 чакрым йөгерә


Активистлар Наил Нәбиуллинны Болгарга озата
Активистлар Наил Нәбиуллинны Болгарга озата

Активист Наил Нәбиуллин Казаннан Болагарга старт алды. 200 чакрым араны ул йөгереп узачак. Әлеге чара Алтын Урданың 750 еллыгына багышлана.

Татар активисты, "Татар карашы" газетына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире Наил Нәбиуллин 4 июльдә Казаннан Болгарга юл алды. Ул 200 чакрым араны йөгереп барачак. Әлеге чара Алтын Урданың 750 еллыгына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү максатыннан уздырыла.

Активист беренче көнне 65 чакрым үтеп, Имәнкискә авылыннан соң Чулман яры буенда туктап кунарга ниятли. Юлның бу өлешен ул 7-8 сәгатьтә узарга җыена. Болгарга 7 июльдә килеп җитәр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе Наил Нәбиуллин стартны Казан Кирмәне яныннан алды. Аны озатырга татар активистлары килгән иде. Алар 750 метрлык симолик ара йөгереп узды.

"Алтын Урда - кешелек тарихында бөек дәүләтләрнең берсе. Без - татарлар, әлеге цивилизациянең варислары буарак, аның белән горурлана алабыз. Жүси Олысы - татар халкының бишеге, без анда бердәм милләт буларак формалашкан. Шуңа күрә Алтын Урданың 750 еллыгын лаеклы билгеләп узарга тиеш. Минем бу йөгерүем татарларны үз тарихын өйрәнергә этәрер дип өметләнәм", диде Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин моңа кадәр Мәскәүдә һәм Казанда ике марафон (42,2 км), уннан артык ярыммарфон узды.

Элегргәк "Азатлык" татар яшьләр берлеге Алтын Урда оешуга 750 ел тулу уңаеннан 10 мең байракчык тараткан иде.

XS
SM
MD
LG