Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Кырым һәм Херсон өлкәсе чигендә окоплар казый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда яңа ныгытмалар Кырым һәм Херсон өлкәсенең "Җанкөй" контроль-үткәрү пунктында һәм Армянски шәһәре янында барлыкка килгән диелә.

Аннексияләнгән Кырымның төньяк өлкәсендә Русия гаскәрләре окоплар казый башлаган, дип хәбәр итә медиа иярченнән төшерелгән фотоларга таянып.

Аерым алганда яңа ныгытмалар Кырым һәм Херсон өлкәсенең "Җанкөй" контроль-үткәрү пунктында һәм Армянски шәһәре янында барлыкка килгән диелә.

Херсон өлкәсендә дә актив рәвештә саклану корылмалары төзиләр, әйтик Генически шәһәренә бара торган юлда калучы Новотроицки авылы янында .

Кичә, 9 ноябрьдә Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин Херсон өлкәсендә Днепрның уң як ярында гаскәрләрне кораллар белән тәэмин итүдә авырлыклар булуга сылтанып, Русия саклану министры Сергей Шойгуга аларны сул як ярга күчерергә тәкъдим итте. Бу исә Херсон шәһәрен бирүне аңлата. Шойгу бу тәкъдим белән килеште һәм гаскәрне чыгара башларга боерды.

Элегрәк оккупацион хакимиятләр Днепрның уң як ярында яшәүчеләргә сул як ярдагы районнарга күчәргә тәкъдим иткән иде. Моннан тыш Херсоннан Русиянең дәүләт оешмалары эвакуацияләнде. Херсоннан Русия һәм Совет чоры һәйкәлләрен, хәтта кенәз Григорий Потёмкин-Таврическиның җәсәден алып чыктылар. Ахырга кадәр шәһәрне саклану өчен әзерлиләр дип ышандырганнар иде.

Шул ук вакытта Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк әлегә Днепрның уң як ярыннан Русия гаскәрләрен чыгарулары күренми дигән иде.

Украина президенты Владимир Зеленский исә шатлыклы хәбәрләр күп, әмма тыйнак булырга кирәк, диде. "Дошман безгә бүләкләр ясамый. Без моңа үзебез ирешәбез", диде ул. Шул ук вакытта Зеленский украин гаскәрләренең алга барачагын әйтте, әмма алар моны сак башкарачак диде.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон - шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге.
  • Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
  • Элегрәк шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.
  • Русия гаскәрләре Днепрның сул ярына чыгарылганнан соң, Херсон өлкәсе җирләренең якынча яртысы Украина контролендә булачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG