Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы шартлаулар ярымутрауга сугыш килә дигән куркуга китерде


Беренче булып моны Кырымнан китә башлаганнар сиздерә башлады.

Кырымда август аенда Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте. Җанкөй районында 16 август булган шартлаулардан соң, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева Акмәчет (Симферополь) тимер юл вокзалында ярымутраудан китәргә теләүчеләр чиратлары барлыкка килде, диде.

Тамила Ташева
Тамила Ташева

— Әмма кешеләр китә алмый, чөнки оккупацион хакимият Русиядән килгән поездлар санын киметкән. Җирле туристларны автобуслар белән озаталар. Хакимият сугыш башланганнан бирле ярты ел дәвамында һәм узган атнада да халыкка бернинди куркыныч янамый дип торды, ә кешеләр базларда саклана, Кырымнан китәргә теләүчеләрнең зур чиратлары барлыкка килде.

Русия хакимияте контролендәге "РИА новости" хәбәр итүенчә, "узган тәүлектә Кырым күпере аша ике якка барлыгы 38,3 меңләп машина узган, бу — тәүлеклек трафикның яңа рекорды". Аларның күпмесе Кырымнан китүчеләр булуы әйтелми. Кайбер пабликлар бу күпер аша Кырымнан китәргә машина чиратларының 25 чакрымга сузылуын яза.

Шартлаулар булган Җанкөй янындагы Майское авылыннан 2 мең тирәсе кеше эвакуацияләнгәне хәбәр ителде. 9 августта Сак районы Новофёдоровка хәрби аланында булган шарлаулардан соң 60лап йорттан кешеләр имин урыннарга күчерелгән. Кырым ярымутравы белән Украинаның контитинент өлеше административ чигенә якын урыннарда берничә зур электр баганасы шартлатылуы кырымнар арасында сугыш Кырымга килә дигән куркуга китерде.

Вакытлыча аннексияләнгән территорияләр һәм ил эчендә күчерелгән кешеләр мәсьәләләре министрлыгының элекеге башлыгы Георгий Тука исә кырымнарның иминлеге өчен оккупант ил – Русия җаваплы, дип саный. Аның сүзләренә караганда, әгәр ярымутрауда яшәүче сивил халыкка чыннан да куркыныч янаса, бу территориядән эвакуацияне Русия үткәрергә тиеш.

"Аннексияләнгән ярымутраудан кырымнарны эвакуацияләү, бу ничек кенә циник яңгырамасын, Украинаның эше түгел ", диде ул "Обозреватель" басмасына.

Украина Югары Радасы депутаты Рустем Умеров, 16 августта булган шартлауларга бәя биреп, Кырым – Украина, дип язып чыкты.

Рустем Умеров
Рустем Умеров

Умеров кырымтатарлар күпләп яшәгән Украина җирләре басып алынганын, Русия хәрбиләре һәм махсус хезмәтләрнең басып алынган җирләрдә активистларны тоткарлау махсус операциясе үткәреп, аларны Кырымга алып китеп, вакытлы изоляторларга япканынын сөйләде. Элек Умеров оккупацияләнгән Кырымда бик күпләнең партизан сугышына әзер булуын искәрткән иде.

Дөреслеген әлегә тикшереп булмаган хәбәрләргә күрә, "Сары тасма" дип аталган активистлар төркеме бу шартлаулардан соң ватандашларны Кырымнан Украинаның кыйтгадагы өлешенә эвакуацияләнергә чакырган. "Гомереңне сакла – эвакуациялән" (Сохрани жизнь – эвакуируйся) дип язылган листовкалар Акмәчеттә дә барлыкка килде.

Шулай ук, Кырым активистлары оккупацияләнгән Җанкөй бистәсендә, Новофедоровкадагы һава аланындагы шартлаудан соң киләчәк һөҗүмнәрнең кайда булырга мөмкинлеге язылган кәгазләр дә ябыштырып чыккан. Бу хакта Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге дә хәбәр итте.

— "Украина кораллы көчләре (ВСУ) өчен түбәндәге һәдәфләр": Бөек Онлар (Октябрьский) һәм Къачы (Кача) авиабазалары, Җанкөй боралаклар аланы, Акъярдагы Бельбек халыкара аланы, Сарабуз (Гвардейское) һава аланы һәм Акъярдагы хәрби бүлек.

Новофедоровкадагы шартлаулардан соң оккупантлар һәм аларның ялагайлары арасында чын паника күзәтелә, мондый очракта алар кырымтатарлардан үч алалар ди Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

— Һәрвакыттагыча, мондый очракларда алар үч алу өчен кырымтатарларны сайлый. Кырымтатарлар Русия оккупантларына карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтен яшерми һәм Украинаның Кырымдагы дәүләт суверенитетын торгызуны яклап ачыктан-ачык чыга.

Чубаров Җанкөйнең үзендә һәм Җанкөй районында кырымтатарлар йортларына куәт төркемнәре бәреп керүен, тентүләр узган өч-дүрт балалы гаиләләрнең башы булган Вилен Темерьянов, Мурат Мустафаев, Эдем Бекиров, Энвер Крош, Ринат Алиев, Сеитяя Аббозов исемнәрен китерде. Алардан Мурат Мустафаев, Эдем Бекиров, Энвер Крош, Ринат Алиев, Сеитяя Аббозов тоткарланганын хәбәр итте. Кырымда күпләп репрессияләүләрнең яңа дулкыны көтелә диде ул.

Кырымдагы шартлауларга бәя биреп, Кырым хакимиятенең элеке вице-премьеры, Украинадан Кырымга баручы Төньяк-Кырым каналында су блокадысын оештыручыларның берсе Киевта яшәүче Андрей Сенченко "иң мөһиме – колонизаторлар кача", диде 16 август Украина телеканалларында барган телемарафонда.

Андрей Сенченко
Андрей Сенченко

— 600 мең русия ватандашы булган колонизаторларның Кырымнан читкә агымы көчәя бара, аларны ФСБ күзәтә. Новофедоровкада, Сарабузда хәрби очкычлар юк ителде. Новофедоровкада 200 миллионлык зыян китерелде. Алар украин "моссады" эшләвен, Украина коралы Кырымга барып җиткәнен, махсус бүлек эшләвен белергә тиеш. Партизаннар хәрәкәте барлыгын да онытмагыз.

Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов Җанкөйдә булган диверсиядән соң Украинада карарлар кабул итү үзәгенә һөҗүмнәр котылгысыз, дип язды. Җанкөйдәге шартлауны ул "активлашу боеры алган җирле агентура эше" дип атады. Аның сүзләренчә, эвакуацияләнгән Җанкөй кешеләре Киевтагы "карарлар кабул итүче үзәкләрдән Русиягә кайчан бәрергә" дип сорый. Украина кораллы көчләренең аннексия елларында Русия төзегән Кырым күперен җимерергә тырышачагын да инкарь итмәде ул.

Украина иминлек һәм саклану шурасы каршындагы (СНБО) Дезинформациягә каршы тору үзәгендә Русия Кырымда "Украина диверсантлары" турындагы наративларны ярымутрауда агентлык челтәрен көчәйтү һәм халыкның Украина яклы өлешен "чистарту" өчен тарата, дип саныйлар.

16 августта оккупацияләнгән Кырымда хәрби складлардагы шартлаулардан соң, Русия саклану министрлыгы моның тотылмаган украин диверсантлары эше булуын белдерде.

Дезинформациягә каршы тору үзәгендә төп пропагандачыларның төп аңлатмаларын билгеләделәр:

  • "Русиянең төп дошманы – хәрбиләрнең ваемсызлыгы: корал һәм техниканың ачык һавада яшерелмичә ачык тотылуы;
  • "Кырымнар арасында Украина режимына сөйкемлерәк карашта торучылар күп – "бандерачылар агентурасы"ннан һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләрдән аларны ачыклап арынырга вакыт җитте";
  • "Кырымда террорчылыкка каршы чаралар: блокпостлар урнаштыру, пилотсыз очкычлар куллануны тыю, кадрларны чистарту эшләре башланырга тиеш".

Иминлек һәм саклану шурасы каршындагы үзәк фикеренчә, диверсантлар проблемына игътибар итү, Кырымда федераль иминлек хезмәте агентлары санын арттыруга, автомобиль юлларында тикшерүләрне көчәйтүгә һәм Украина яклы кешеләрне ачыклауга китерергә тиеш.

Украина Президенты Владимир Зеленский оккупацияләнгән Кырым, вакытлыча басып алынган Донбасс, Херсон, Запорожье өлкәләрендә яшәүче Украина ватандашларына сак булыгыз дип мөрәҗәгәать итте.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

— Зинһар, Русия армиясе хәрби объектларына, кораллар һәм техника, штаблар урнашкан урыннарга якынлашмагыз. Оккупантларның золым кылырга, украиннарны үтерергә мөмкинлекләре ни кадәр азрак булса, шул кадәр тиз без бу сугышны, җирләребезне азат итүне тәмамларбыз, — дип искәртте ул.

Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева Кырым Русия оккупациясеннән азат ителәчәген белдерде, кырымнарны әлегә сак булырга, базларда йә әзерләнгән башка урыннарда яшеренергә, кирәкле әйберләрне әзерләргә чакырды.

Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский Кырым автономияле республикасының һәм Акъяр (Севастополь) шәһәренең вакытлыча оккупацияләнгән территориясен деакупацияләү һәм реинтеграцияләү мәсьәләләре киңәш шурасын төзегән иде. Бу киңәш шурасы рәисе – президентның Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG