Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр, иярчен сурәтләрен өйрәнеп, Кырым хәрби аэродромындагы шартлауда очкычлар да янган дип белдерде


Сак аэродромы. Архив фотосы
Сак аэродромы. Архив фотосы

Шартлаудан соң Русия саклану министрлыгы хәрби һава аланындагы техникага зыян килмәде дип белдергән иде.

Американың Planet Labs ширкәте аннексияләнгән Кырымдагы Сак хәрби аэродромының иярченнән төшерелгән рәсемнәрен чыгарды, дип яза "Медуза". 9 августта монда шартлаулар булган иде. 10 августта төшерелгән фотода шартлауның нәтиҗәләре күренә.

Журналистлар һәм белгечләр рәсемнәрне анализлаган, аны 9 августта, шартлау булганчы төшерелгән рәсемнәр белән чагыштырган. Алар аэродромда Русиянең берничә хәрби очкычы юк ителгән дип нәтиҗә ясаган.

Русия саклану министрлыгы шартлаудан соң хәрби һава аланындагы техникага зыян килмәде дип хисап тоткан иде.

CNN бәяләвенчә, кимендә җиде очкыч юк ителгән. ВВС-ның урыс хезмәте, The New York Times һәм Сугышны өйрәнү институты (ISW) кимендә сигез очкыч янып беткән ди, Украинаның "Схемы" басмасы исә, тугыз дип яза. Басмалар искәртүенчә, аэродромда Су-30 һәм Су-24 хәрби очкычлары янган булырга тиеш.

Шул ук вакытта хәрби һава аланының очып китү-төшеп утыру полосаларына, берничә боралакка һәм сугыш кирәк-яраклары сакланган зур келәткә шартлаудан зыян килмәгән диелә.

Сугышны өйрәнү институтының һәр көн чыга торган хисабында әйтелгәнчә, 9 августта Кырымда булган бу һөҗүмне украин түрәләре Украина кораллы көчләренең Украина көньягында һөҗүмгә күчүе дип атый. Шулай да Киев аэродромдагы шартлауларга җаваплы булуын рәсми танымады. Әмма Украинаның берничә чыганагы бу һөҗүмгә Украина көчләренең катнашы булуы бар дип белдерде.

Рәсми мәгълүматларга күрә 9 августта булган шартлауда бер кеше һәлак булды, 14 кеше җәрәхәтләнде, дистәләгән торак йортка зыян килде.

Русия саклану министрлыгы шартлауларны аэродромдагы туфрак белән күмелгән мәйданчыкта "авиация сугыш кораллары шартлады" дип аңлатты.

Әлеге аэродромда 3нче һөҗүм итә торган һава полкы урнашкан, аңа Су-30СМ, Су-33 һәм Су-24М очкычлары керә, дип хәбәр иткән иде Крым.Реалии. Полкның Украинага каршы сугышта катнашуы, ракет-бомба һөҗүмнәре ясавы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG