Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы хәрби аэродромда шартлаулар булды


Сак аэродромы. Архив фотосы
Сак аэродромы. Архив фотосы

Русия саклану министрлыгы Сак хәрби һава аланынңа туфрак белән күмелгән мәйданчыкта “авиация сугыш кораллары шартлады" дип аңлата.

Шаһитләр аннексияләнгән Кырымдагы Сак районында урнашкан хәрби һава аланы янында берничә шартлау булуын хәбәр итте. Ул ярымутрауның көнбатышында Новофёдоровка бистәсе янында урнашкан. Крым.Реалии фаразынча, анда сугыш-кирәк яраклары келәтләре яна.

Аэродром Николаев һәм Запорожье өлкәләренең Украина контролендәге җирләреннән һәм Одессадан якынча 250-260 километр ераклыкта урнашкан.

Русия саклану министрлыгы шартлауларны аэродромдагы туфрак белән күмелгән мәйданчыкта "авиация сугыш кораллары шартлады" дип аңлата. "Беркем җәрәхәтләнмәде, аэродромдагы һава техникасына зарар килмәде", диелә министрлык хәбәрендә.

Русия туроператорлары ассоциациясе беренчел мәгълүматларга күрә туристлар арасында җәрәхәтләнүчеләр юк дип белдерде. Шартлау урынына ашыгыч ярдәм бригадалары һәм санитар авиация җибәрелгән.

Әлеге аэродромда 3нче һөҗүм итә торган һава полкы урнашкан, аңа Су-30СМ, Су-33 һәм Су-24М очкычлары керә, дип хәбәр иткән иде Крым.Реалии. Полкның Украинага каршы сугышта катнашуы, ракет-бомба һөҗүмнәре ясавы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG