Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хәрби аэродромында булган шартлаулардан 200 миллион сумлык зыян килгән


Сак аэродромы. Архив фотосы
Сак аэродромы. Архив фотосы

Шартлаулардан 62 күпкатлы йорт, 20 сәүдә объекты һәм берничә дистә шәхси йорт зарар күргән. Берничә дистә машина зыян күргән яки янып беткән. Ни дәрәҗәдә зыян килүенә карап, кешеләргә 10 мең сум, 15 мең сум һәм 100 мең сум биреләчәк диелә.

Аннексияләнгән Кырымның Сак районында урнашкан хәрби һава аланында булган шартлаулардан якынча 200 миллион сумлык зыян килгән. Бу хакта Кырымның министрлар шурасында хәбәр ителде, дип яза Коммерсантъ.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, хәзерге вакытта зыян күрүчеләр исемлеге төзелә. Тикшерүчеләрнең эше төгәлләнгәннән соң, җимерелгән объектларны төзекләндерә башлаячаклар.

Аксенов сүзләренчә, шартлаулардан 62 күпкатлы йортка, 20 сәүдә объектына һәм берничә дистә шәхси йортка зыян килгән.

Берничә дистә машина зарарланган яки янып беткән. Ни дәрәҗәдә зыян килүенә карап, кешеләргә 10 мең сум, 15 мең сум һәм 100 мең сум биреләчәк дигән ул.

Кичә, 9 августта аннексияләнгән Кырымдагы Сак районында урнашкан хәрби һава аланында берничә шартлау булды. Русия саклану министрлыгы шартлауларны аэродромдагы туфрак белән күмелгән мәйданчыкта "авиация сугыш кораллары шартлады" дип аңлатты.

Әмма Washington Post Новофёдоровкадагы шартлауларны Украинаның махсус хәрби бүлекчәләре оештырган дип язды. Басма бу хакта Украина хакимиятенең исеме аталмаган вәкиленә сылтама белән хәбәр итә. Washington Post әңгәмәдәшчесе Новофёдоровкага һөҗүмнең ни рәвешле оештырылуын әйтмәгән.

Шартлаудан соң башта җәрәхәтләнүчеләр юк дип хәбәр ителсә дә, андыйлар саны 14 кә җитте, бер кешенең үлүе хәбәр ителде, һава техникасына зыян килмәде диелде.

Сак аэродромында 3нче һөҗүм итә торган һава полкы урнашкан, аңа Су-30СМ, Су-33 һәм Су-24М очкычлары керә, дип хәбәр иткән иде Крым.Реалии. Полкның Украинага каршы сугышта катнашуы, ракет-бомба һөҗүмнәре ясавы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG