Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда янә шартлау: Җанкөй районында хәрби корал сакланган келәт яна


Җанкөйдәге шартлау турында беренче булып Кырым татарлары мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров хәбәр итте.
Җанкөйдәге шартлау турында беренче булып Кырым татарлары мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров хәбәр итте.

Шартлау Майское авылы янында булган. Ике меңләп кешенең эвакуацияләнүе хәбәр ителә. Ике кеше җәрәхәтләнгән диелә.

Бүген, 16 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында шартлаулар ишетелгән. Бу хакта Facebook-та Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров та хәбәр итте.

Соңрак Русия һәм Украина мәгълүмат чаралары да шартлауны раслады.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов та шартлау булганын раслады, Җанкөй районының Майское авылына китте.

Җирле хакимият "сугыш кирәк-яраклары шартлавын" әйтә. Майское авылында яшәүчеләрне эвакуацияләүләре хәбәр ителә. РИА Новости мәгълүматынча, ике меңләп кеше эвакуацияләнгән. Крыминформ келәттәге янгын аркасында ике кешенең җәрәхәтләнүен хәбәр итә, аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.

Русия саклану министрлыгы Кырымдагы шартлауга рәсми ачыклама бирде: Майскоедагы хәрби бүлекчәләрнең берсендә, вакытлыча хәрби корал саклау мәйданчыгында янгын чыккан дип белдерде.

Әлегә Украина саклану министрлыгы шартлауга фикер белдермәде.

9 августта аннексияләнгән Кырымдагы Сак районында урнашкан хәрби һава аланы янында берничә шартлау булган иде.

Русия саклану министрлыгы шартлауларны аэродромдагы туфрак белән күмелгән мәйданчыкта "авиация сугыш кораллары шартлады" дип аңлатты.

Рәсми мәгълүматларга күрә 9 августта булган шартлауда бер кеше һәлак булды, 14 кеше җәрәхәтләнде, дистәләгән торак йортка зыян килде.

Сугышны өйрәнү институтының һәр көн чыга торган хисабында әйтелгәнчә, 9 августта Кырымда булган бу һөҗүмне украин түрәләре Украина кораллы көчләренең Украина көньягында һөҗүмгә күчүе дип атый. Шулай да Киев аэродромдагы шартлауларга җаваплы булуын рәсми танымады. Әмма Украинаның берничә чыганагы бу һөҗүмгә Украина көчләренең катнашы булуы бар дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG