Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (16)


Дана Джузбаеваның адресын Казанда Рөстәм Шарафутдиновлар көтә. Суфия Шакирова ( Хасанова) әтисен Сәләх Шарипов Аилман (Гыйльман) улын эзли.


Югалган туганннарын эзләүчеләр интернет базасында 4 меңгә якын. Әмма бар кеше дә интернетка кереп,ул мәглүматларны күрә алмый,белми. Татарстанда, “Безнең гәҗит”тән башка, Алабугада атна саен рус телендә чыгып килгән “Хорошая газета”дип аталган район гәзите, кешеләргә югалган туганнарын эзләргә ярдәм йөзеннән, “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов белән элемтә урнаштырган. Моның турында Илгизәр Шарафутдинов болай диде:
“Хәзер Алабугада һәм Алабуга районнарында яшәүче эзләнүчеләр февраль аеннан бу гәҗиткә мөрәҗәгать итә алалар. Һәм алар мәгълүматларны миңа да җибәреп торачаклар. Күптән түгел без бу гәҗит белән электрон почта ярдәмендә элемтә урнаштырдык. Алар үзләре миңа чыктылар”,- диде ул.
Казахстаннан Зәйтүнә Шарафутдинованың кызы Дана Джузбаева әнисенең туганнарын эзли
Казахстаннан килгән хат Дана Джузбаева Тургынали кызыннан. Ул әнисенең туганнарын эзли. Әнисенең исеме Зәйтүнә Шарафутдинова. Ул әнисенең абыйсын Татарстаннан эзләтә. Әхмәтгәрәй Фәйзрахман улы Шарафутдинов аның әнисенең абыйсы икәнен белә ул. Һәм шул сәбәпле аның туганннарын, балаларын эзли. Бу хат турында Илгизәр Шарафутдинов менә нәрсә диде:
“Казахстаннан килгән хат Әхмәтгәрәй Фәйзрахман улы Шарафутдиновны эзләве турында. Ул сугыш вакытында Татарстанның Буденовский районында яшәгән, 1939 елда ул шуннан сугышка киткән. 1946 елга кадәр ул сугышта була. Әхмәтгәрәйнең сеңлесе Зәйтүнә, хат язучының әнисе икәнен белдерә. Ул үзен Дана Джузбаева Тургынали һәм Зәйтүнә кызы икәнен язган. Сугыш вакытында Әхмәтгәрәйнең сеңелләре Фәридә-1925елгы, Зәйтүнә 1928 елгы- Казахстанда яшәгән булганнар. Ә абыйлары аларны килеп алырга вәгъдә иткән булган. Әмма ул килмәгән. Хәзерге вакытта бу авыллар Буа белән Чүпрәле районнарына бүленгән Шәйморза авылы. Әбисенең исеме Хөппениса , ул район үзәгендә хастаханәдә үлгән булган, дип яза Дана”,- диде Илгизәр Шарафутдинов.
Әхмәтгәрәй улы Рөстәм Шарафутдинов, Дана Джузбаева белән очрашуны Буаның Суыксу авылында яшәүче Фәридә апасы өзелеп көтүен белдерде
Әхмәтгәрәй Шарафутдиновның улы, Казанда яшәүче Рөстәм Шарафутдинов, Дананы, әтисенең сеңлесе кайчандыр югалган Зәйтүнә апаларының кызы, дип санап чыгарулары, һәм Дана белән очрашуны өзелеп көтүләре турында болай диде:
“Миңа шылтыратканнар иде “Жди меня” тапшыруынннан, 1 каналдан. Без хәбәр көтеп утырабыз, Дана турында, берәр хәбәр булыр, дип. Әхмәтгәрәй минем әтием. Аның Зәйтүнә исемле сеңлесе бар иде, аны ул гомер буе эзләде, әмма таба алмады. 1995елда инде үлеп китте. Без хәзер Дананы, Зәйтүнә апаның кызы дип санап чыгарып көтәбез. Зәйтүнә апаның сеңлесе Фәридә апа Буа районының Суыксу авылында яши. Ул бик көтә инде аны. Ә инде “Азатлык” радиосынннан бу хәбәр ишетелсә, без бик шат булыр идек”, диде ул.
Илгизәр Шарафутдинов, шушы көннәрдә Мәскәүдән Дананың адресы турында мәгълүмат көтелүен белдерде.
Суфия Сәләх кызы Шакирова ( Хәсәнова) үзенең әтисен Сәләх Шарипов Аилман (Гыйльман) улын эзли
1932 елгы Татарстанның Казанка авылында туып үскән Шакиров Сәләх Аильман улы бәлки (Гыйльман)улын эзлиләр. Шакиров Сәләх минем әтием, дип яза Суфия Сәләх кызы Шакирова.Миңа 4 яшь чагында әтием белән әнием аерылганннар. Минем Хатип исемле абыема 6 яшь булган, аның белән мине әнием Ташкентка, Үзбәкстанга алып киткән. 1962 елларда булган хәл бу, шуннан бирле без әтиебез белән очрашканыбыз юк. Абыем берничә тапкыр эзләп тә караган иде, ләкин таба алмады. Бәлки әтиебез инде исән дә түгелдер.Әмма бәлки балалары, туганннары бардыр.
Ә әниләре бу балаларга үзенең кыз фамилиясен Хәсәнова дип биргән булган.“Азатлык” радиосын тыңлаган кешеләр Татарстанның Казанка авылында бәлки ишетеп алар турында берәр хәбәр җиткерерләр”, -дип язган Суфия Сәләх кызы Хәсәнова, хәзерге вакытта ул,Шакирова фамилиясе белән йөри.
XS
SM
MD
LG