Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" – нәрсә ул?


Ләйсән Әсхәтова белән Тимур Сөләйманов Азатлык студиясендә
Ләйсән Әсхәтова белән Тимур Сөләйманов Азатлык студиясендә

1-11 апрель көннәрендә Чехия башкаласы янындагы Штернберк язлыгында Татарстан "Сәләт" яшьләр оешмасының икенче Прага мәктәбе эшләде (беренчесе узган елның августында үткән иде). Татарстанның төрле төбәкләреннән 40-лап сәләтле бала инглиз, испан телләре, икътисад, психология, сүз осталыгы, рәсем сәнгате өлкәсендә дәресләр алды. Прагага килү форсатыннан алар "Азатлыкта" кунакта булып китте.

Кәрим Камал. Хөрмәтле тыңлаучылар, "Азатлык" радиосы студиясендә "түгәрәк өстәлебез" гадәттәгечә Казаннан түгел, ә Прагадан тапшырыла. Безнең кунакларыбыз – "Сәләт" яшьләр үзәгенең Прагада узган язгы мәктәбендә катнашучы дүрт яшь татар егет-кызы: Ләйсән, Тимур, Айгөл һәм Алсу. Безнең сөйләшүебез бүгенге татар яшьләренең, аерым алганда Казандагы татар яшьләренең, бүгенге көндә ни дәрәҗәдә оешып, үзләренең фән өлкәсендәме, спорт өлкәсендәме, бәлки сәясәт өлкәсендә кызыксынуларын ни дәрәҗәдә оешып чынга ашыра алулары турында, ягъни нинди оешмалар аша, нинди мөмкинлекләре бар, дәүләт аларга ярдәм күрсәтәме, менә шул хакта сүз булыр. Беренче соравым – сезне "Сәләткә" нәрсә китерде?

Ләйсән Әсхәтова
Ләйсән Әсхәтова
Ләйсән. 2004 елда мин "Сәләткә" эләктем. Күп кешеләр белән таныштым, күп кенә кешене үзем белән тарттым. "Сәләт" белән бергә эшли башладым. "Сәләткә", әлбәттә, башка яшьләрнең сәләтләре китерде, үземнең дә сәләтләре китерде. Төрле конкурсларда, төрле чараларда катнашып, башка яшьләр белән бергә тәҗрибә утаклашу.


Кәрим Камал. Мондый сорау: андый ихтимал бар идеме? Әгәр дә "Сәләт" булмаса, башка бер төрле оешма булса, сайла син "Ак барс" командасын яклаучылар, җанатарлар клубы, алар кебек гел татарча гына сөйләшеп, татар өчен янып йөрүчеләр клубы булса, син анда барыр идеңме? Ни өчен "Сәләткә" килдең?

Ләйсән. Әлбәттә, барыр идем. "Ак барс"ның җанатар булсам, барыр идем. "Сәләт" бит ул оешма гына түгел. Синең максатың бар икән, син аңа ирешергә телисең икән, син "Сәләткә" килеп, башкалар белән бергә һәрвакыт хәл итеп була, спорт өлкәсе булсынмы ул, сәнгать өлкәсе булсынмы ул, кешегә булышу булсынмы ул.

Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Тимур. Минемчә, "Сәләт" – ул мөмкинлекләр мөхите. Димәк, әгәр дә син спорт белән кызыксынасың, әгәр сиңа сәнгать охшый икән, әгәр дә синдә үзеңне камилләштерү теләге утыра икән, димәк, син "Сәләткә" килеп шушы максатыңны, шушы теләгеңне тормышка ашыра аласың.

Кәрим Камал. Димәк, "Сәләт" бер аерым өлкә белән генә чикләнмәгән? Кемдер мәдәният белән кызыксына, кемнеңдер Татарстан сәяәтенә кушылып китү теләге бар, димәк, "Сәләт" аша барысын да реальләштереп була?

Алсу Ситдикова
Алсу Ситдикова

Алсу. Тимур әйтеп китте инде, "Сәләт" – ул мөмкинлекләр дөньясы, биредә безнең фикердәшләребез күп. Без бер проектны бергә эшләп ала чыгабыз. Яшьләрне "Сәләттә" нәрсә тота икән? Анда булган гармониядыр, мөхит, андагы атмосфера, мөмкинлекләр дөньясы.

Айгөл. Мин үзем "Сәләт" проектларында 2003 елдан катнашам. Беренче тапкыр килгәндә, мин "Сәләткә" бармыйм, мин монда мәңге килмәячәк, дип киткән идем. Әмма дә ләкин, мәктәпкә икенче тапкыр чакыру килгәч, әйдә Айгөл, сине "Сәләткә" чакырабыз дигән хат, мин интуитив рәвештә яңадан килдем. Минем беренче тапкыр кайткач "Сәләткә" бармау теләгенең сәбәбе – көчле конкуренция булуы. Мин гади генә мәктәптә укыдый идем ул вакытта, мәктәпнең иң-иңе дип саналдым, республика күләмендә төрле конференцияләрдә катнаштым. Ә "Сәләттә" тагын да иң-иңнәре. Монда Россия күләмендә конкурсларда да җиңүчеләр бар. Лидерлар мәктәбендә үзеңне күрсәтә алу һәм яңадан үсү – ул инде башка мәктәп, югары мәктәп дип санала дип уйлыйм. Мин бүген югарырак белемнәр алырга омтылам. Әйе, мин үзебезнең уку йортларында гына белем алырга мөмкинмен, әмма дә ләкин, "Сәләттә" барысы да бөтенләй башка. Монда кечкенә генә даирә түгел, КАИдан да укучылар бар, КХТИдан да бар, КГУдан да. Иң кызыгы, алар төрле юнәлештә, игътисад, спорт буенча җиңүче кызлар бар. Аларның дөньяга карашлары да төрле.

Кәрим Камал. Димәк, "Сәләт" – ул социаль яктан актив яшьләргә үзләрен тормышта күрсәтү өчен мөмкинлек бирә торган бер нәрсә.

Айгөл. Бәлки, үзеңне күрсәтер өчен түгелдер. Андый максат куелмыйдыр.​

Тимур. Мин бераз каршы чыгам. "Сәләт" – ул зур-зур команда. Әмма бу масса түгел, һәрбер кеше – ул бер шәхес. "Сәләттә" булган һәр кешенең үз максаты бар, "Сәләткә" булышу гына түгел. Мәсәлән, "Сәләт" аша мин бүгенге көндә Татарстанның иҗтимагый пулаты әгъзәсе. Дамир Зәкиев – Дәүләт шурасының яшьләр пулаты әгъзәсе.

Кәрим Камал. Мисалларны мин дә китерә алам, чөнки узган мәртәбә "Сәләт" биредә булган вакытта өстәл артында Алберт Шакиров дигән егет утырган иде, ул хәзер монда юк, чөнки аның эшләре күп, каядыр грант җиңеп алган, хәзер инде күренекле шәхес. Тимур дөрес әйтте, "Сәләт" – ул бар масса өчен генә түгел, ул актив, үзләрен яхшы яктан күрсәткән һәм тагын да үсергә тырышкан яшьләр өчен. Ә бит күпчелек андый түгел. Куркып, үз-үзенә ышанмый торган кешеләр бар. Аларга нишләргә соң бу очракта?

Айгөл Шәвәлиева
Айгөл Шәвәлиева

Айгөл. Мин хәтерлим, безнең социаль лидер дигән конкурс булды. Ул Анапа шәһәрендә уза. Ягъни "Сәләтнең" бер лагере Анапа шәһәрендә төпләнгән һәм ел саен анда сменалар уза. Шушы конкурс узган вакытта Казанда конкурс бәйге игълан иттеләр. Кем шушы социаль лидер темасына багышланган конкурска проект эшләп җибәрә, алар арасында бәйге. Беренче урын алучы кеше "Сәләт" хисабыннан Анапага бару мөмкинлеген ала. Менә сиңа мөмкинлек, конкурста катнаш, үзеңә мөмкинлекләр тудыр.

Тимур. "Сәләткә" эләгер өчен бер генә әйбер кирәк – теләк. Телисең икән – син безнең белән. Син киләсең икән, синең теләгең бар икән – без сиңа мөмкинлек бирәбез.

Кәрим Камал. Инциатива шәхестән, үзеннән килергә тиеш, димәк. Икенче якны карыйк әле, "Сәләт" хәзер оешкан, тамыр җәйгән. "Сәләт" социаль яктан баткаклыкта яткан яшьләргә үзе актив чыгу тырышлыклары күрәме? Сез дөрес әйттегез, бөтен кеше актив була алмый, бөтен кешенең теләге дә юк, ләкин андый кешеләр бар, аларның буш вакытлары да бар. Интернетта төрле уеннарга бирелеп, мания белән яшәү мөмкинлекләр артты. Алар белән эшләү сезнең активлык бармы?

Тимур. "Сәләт"нең бер инструменты – ул информацион поле тудыру, казанлылар өчен генә түгел, бөтен районнар өчен. Без бүген Татарстанда җиде алан уздырабыз. Бөгелмә, Сабы, Зәй, Азнакай кебек җирләрдә аланнарны уздырып, без информацион полены киңәйтәбез.

Айгөл. "Сәләтнең" төп принципларының берсе – без тәрбияләмибез дигән аңлатма. Тәрбияләү функциясен "Сәләт" берничек тә алып бара алмый.

Кәрим Камал. Сүз тәрбияләү турында бармый, биредә сүз җәлеп итү, мөмкинлек бирү, бер кемне дә кире какмау турында.

Алсу. Җәлеп итү дигәндә, безнең реклама дигән әйбер юк. Реклама вакыты узган, бүгенге көндә без эшлибез, эшлибез, эшлибез. Узган елны Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль Азнакайда узды. Бик күп кеше үзенең сәләтен биредә күрсәтә алды. Арча һәм республикабызның башка районнарына чыгабыз, форумнар үткәрәбез, аралашабыз, бергәләп концертлар күрсәтәбез. Реклама кирәкми, процесс кирәк.

Тимур. Иң мөһиме – ул теләк. Әгәр дә кешедә теләк юк икән, әгәр дә "Сәләтне" белгәннән соң да, аны телевизордан күргәннән соң да, синең анда керергә теләгең юк икән, димәк шул әйбер синең эшең түгелдер. Ә теләгең туа икән, син анда килә аласың. "Сәләт" синеке икән, син каласың.

Кәрим Камал. Ләкин бит, Тимур, телевизор карамаучылары да бар, караганнары да татарча карамый, милләт белән кызыксынмаганнары да бар.

Тимур. Төрле оешмалар бар. Һәр оешмада үз принциплар. Бөтен кеше өчен бер оешма була алмый.

Кәрим Камал. Синеңчә, кем тели икән – барсын "Молодая гвардия"га, "Наши"га.

Алсу. Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар.

Кәрим Камал. Татарстанда андый оешмалар җитәрлек. Яшьләр өчен оешмаларның саны ягыннан да караганда, сыйфаты ягыннан караганда, башкаларның финанс мөмкинлекләре күбрәк, кемнедер Кремль яклый, рәсми партияләр яклый, акчалары да бар. Алар белән чагышытырганда "Сәләтнең" уникальлеге, яхшы ягы нәрсәдә сезнеңчә?

Ләйсән. "Сәләттә" төрле югары уку йортларыннан кызлар-егетләр. Һәрбер лекцияда, һәрбер практик дәресендә "Сәләт" кешесе күренә. Аларның уй-фикерләре аерылып тора.

Кәрим Камал. Ягъни "Сәләт" һәрбер шәхескә үсеш мөмкинлеген бирә, әйеме? Андый мөмкинлекне башка оешмалар да бирә. Мисал өчен, алар сәяси өлкәдә үсеш бирә. "Наши"га, "Молодая гвардия"га йөрсәң, сине күрсәләр, бәлки син киләчәктә хөкүмәттә эшләрсең. Ә "Сәләттә" андый мөмкинлек бармы?

Айгөл. Әгәр дә шәхеснең андый мөмкинлеге бар икән, ни өчен хөкүмәттә булмый? Ни өчен космоска очмый?

Тимур. Төрле оешмаларны чагыштырып була, минемчә. Төрле-төрле институтлар бар: фән институты, спорт институты, әмма бер университет да бар. Минемчә, "Сәләт" – ул университет, сиңа анда тар специализация бирмиләр. Әмма сине анда үстерәләр, шәхес булырга өйрәтәләр.

Алсу. "Сәләтнең" нәтиҗәләре ярылып ята, чөнки беренче-икенче курс студентларына сәләтле балалар тулы алан бирмәсләр иде.​

Айгөл. Минем республиканың күп кенә оешмаларында булганым бар. Аларда мин бер тапкыр булсам, ике тапкыр булсам, "Сәләттә" мин 2003 елдан. Быел мин республика олимпиядаларында булдым, анда җиңү алган балаларны "Сәләткә" чакыру мөмкинлеге туды – шундый мөһим функция, ягъни лидерларны "Сәләткә" чакыру мөмкинлеге. Бер укытучы белән әңгәмә булды, ул баладам тормый диде, укытучылар җибәрсә, "Сәләткә" керү мөмкинлеге булыр. Мәктәп укучысы өчен әти-әни карар кабул итә бит, әмма "Сәләттәге" яшьләр үзләре "Сәләткә" килгәннәр, анда калу карарын үзләре кабул иттеләр.

Алсу. "Сәләт" – бер туктамый торган процесс, без хәзер монда, Прагада икән, Казанда яшьләр үзәгендә яңа проект өстендә эшлиләр. "Сәләт" студиясендә, мөгаен, җырлар да языладыр, кино да төшереләдер.

Кәрим Камал. Кызлар-егетләр, без "Сәләт" турында сәгатьләр буе сөйләшә алыр идек, кайбер темаларны без киләчәккә дә калдырыйк.

XS
SM
MD
LG