Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Соңгы айларда милли җәмәгатьчелекне дулкынландырган мәсьәлә укыту стандартларыннан милли төбәк компонентын төшереп калдыруга бәйле.

Бу мөһим хокукый һәм социаль, сәяси проблеманы чишү укытучыларның, ата-аналарның, бөтен җәмәгатьчелекнең югары әзерлеген таләп итә. Тәрбия, хокук, фән ягыннан тирән уйланган дәлилләр генә милләтләрнең мәнфәгатен якларга ярдәм итә ала. Азатлык радиосының бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүе укыту һәм педагогикага профессиональ карашлар чагылдыра.

Римзил Вәли. Балаларны укыту, тәрбияләү турында һәркем үз фикерен әйтә, фикер йөртә. Һәм бу дөрес тә. Чөнки үз баласын укырга, язарга, дөнья тарихын һәм дөнья фәннәрен укытуга ата-анадан да ныграк кызыксынган кеше юк. Кешелек дөньясы Русия дәүләте һәм татар халкы туплаган тәҗрибәне дә онытырга ярамый. Ни өчендер нәкъ менә шул милли төбәк компоненты мәсьәләсендә ата-аналарның, балаларның, укытучыларның, дәүләт җитәкчеләренең һәм сәясәтчеләрнең карашы уртак түгел. Кемнәргәдер милләтләрне үзгәртергә, сыеклатырга кирәк. Милли телләр иминлеккә һәм тәрәккыятькә каршы киртә булып күренгән даирәләр дә бар. Һәрхәлдә һәвәскәр һәм субъектив фикер, әзерлексез, белемсез милләттәшләрнең ачынуы, зарлануы уңышка китерми. Милли хәрәкәтләр, зыялылар үзенекен тукый, ә империячел һәм шовинистик сөремгә исергән бюрократлар аларга игътибар да итми. Менә шуңа күрә халыкны рәнҗетүче кануннар кабул ителә дә. Бүгенге түгәрәк өстәлдә менә шул җитешсезлекне артта калдырыр өчен бары тик эшнең асылын белгән кешеләр белән сөйләшәбез.

Бу әңгәмәне Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев оештыды һәм алып барды. Анда катнашучылар – мәдәният министрлыгында, шәһәр мәгариф идарәсендә, мәктәпләрдә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаганнар һәм хәзер дә укытуның хикмәтләрен, компонентларның эчтәлеген яхшы беләләр. Бу сөйләшүдә аларның һәркайсы үзләренең күптән уйлаган фикерләрен әйттеләр. Рәис Шәйхелисламов югары мәктәп ректоры, аннары берничә ел Татарстанның мәгариф һәм фән министры, хәзер мәгарифне үстерү институты җитәкчесе. Аның фикерләре бернинди сәяси һәм фәлсәфи эшләр белән чорналмаган. Бары тик практика һәм мәгърифәт.

Рәис Шәйхелисламов. Федераль стандарт дип әйткәч, Татарстанның дәүләт стандартлары тормышка ашырылачак. Бу гади адым түгел, чөнки Татарстанда 1990 еллардан башлап татар телен, милли региональ компонентын тормышка ашыру өчен бик зур эшләр эшләргә туры килде. Беренчедән, норматив хокукый база тудырылды. Татарстан халкының, Дәүләт урасының, хөкүмәтнең зур көрәшенең нәтиҗәсе булып тора. Милли региональ компонентны кертү өчен милли кадрлар әзерләнгән иде. Татар теле укытучыларын ике-өч тапкыр арттырырга туры килде. Татар мәктәпләрен үстерергә туры килде. Шуңа күрә бик зур инфраструктура туды. Хәзер югары уку йортларында татар теле укытучыларын әзерләү процессы башланды. Бу инфраструктура шул хәтле бай, Русияда бер генә республикада да андый әйбер юк. Бер сүз белән, федераль стандартларны бетереп бөтен зур эшне юкка чыгарып ташладылар. Комиссия белән безгә очрашырга, сөйләшергә туры килә, әллә аңламыйлар, әллә аңламаганга салышалар. Без шушы дәлилләрне китергән чакта, Мәскәүдәге җитәкчеләр болай ди: “Без бит бер нәрсәгә дә каршы түгел, ничек телисез, шулай укытыгыз. Сез үз стандартларны кертегез, без аларны федераль стандарт дип расларбыз”. Ләкин бу мәгънәле түгел, чөнки һәрбер әйбер өчен Мәскәүгә йөри башласаң, аның бюрократик адымнары бик катлаулы.

Соңгы тапкыр Үрдүндә башлангыч мәктәпләрдә укыту проблемалары буенча Халыкара конференция узды. Анда мин дә катнаштым, министрыбыз да катнашты. Татарстанда яңа стандартларны тормышка ашырабыз дип кайбер директорлар татар теле укытучыларын кыскарта башладылар дигән мәгълүмат биргәч, президиумнан кычкыра башладылар: “Сез арттырасыз, андый нәрсә юк, без сезгә дүрт варианттан торган укыту планын җибәрдек”, диләр.

Укыту планы килде. Өченче вариантында туган телгә һәм туган әдәбияткә өч сәгать бирелә һәм вариатив өлешенә тагын өч сәгать бирелә. Рус теленә һәм әдәбиятенә шулай ук алты сәгать бирелә. Әле бу расланмаган, ләкин бу безнең арабызда барган бәхәснең уртада торган нәтиҗәсе. Әгәр дә аны тормышка ашырсак, моны әлбәттә, җиңү дип әйтеп булмый. Чөнки өч сәгатьле вариатив өлеш бездә генә бар, бөтен Русия күләмендә ул юк. Безнең балалар шимбә көнне укырга тиешләр.

Римзил Вәли. Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәхелисламовның милли компонент турындагы төпле фикерләрен Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хәдиуллин дәвам итте.

28 апрельдә кул куелган хат килде. Без аны ныклап өйрәндек. Монда әйтелгән, Русия күләмендә федераль компонентны эшләгән вакытта, уку планнарын эшләгән вакытта һәр регионның тарихы, аның мәдәнияте, географиясе, сәнгате искә алынып эшләнә һәм планнарны караганда үз ана телләрендә укыту һәм әдәбият дәресләрен уку планнарына кертү буенча мөмкинлек каралган. Бу безнең Дәүләт шурасының, мәгариф министрлыгының Мәскәүгә барып, киңәшмәдә сөйләшеп, шуннан чыккан хат дип уйлыйм. Әгәр дә шушы уку планнарына ана теле кертелә икән, бу начар түгел. Безнең бит уку планнары буенча һәрбер дәрес федераль компонентка керергә тиеш.

Татар теле, әдәбияты, республикада бастырылган дәреслекләр берсе дә анда кертелмәгән. Шушы ук хатта язылганча, федераль исемлеккә ана телендә чыккан дәреслекләр һәм ана теле, әдәбияты буенча укыту өчен дәреслекләр шул ук вакытта кертергә мөмкин диелгән. Мөмкин генә, конкрет җавап язылмаган. Без хатны район үзәкләренә җибәрдек. 25 майдан соң алар мәктәпләрдә эшне башларга тиешләр, чөнки аңа кадәр дәүләт имтиханнары, контроль эшләр, башка чаралар бик тыгыз. 25 майдан соң хатны яңадан өйрәнеп, комиссияга хәзерләнә башларга кирәк.

Илсур Хәдиуллин. Яңадан бер әйбер бар хатта. Мәгариф турында законның алтынчы статьясы нигезендә, Русия субъектларында үзебезнең телләр турындагы законга үзгәреш кертергә тиеш дип язылган. Русия күләмендә республикада кабул ителгән закон унбиш елдан артык эшли, бер департамент хаты нигезендә ул үзгәртелергә тиеш. Хатта язылган буенча, татар мәктәпләрендә, аннары рус мәктәпләрендә уку планнары каралса да, аларга бүгенге көндә йөз процент ышанып булмый.

Казанның ундүрт мәктәбендә мәгариф һәм фән министрлыгы нигезендә эксперимент бара. Ул шушы документларны өйрәнү һәм аны аңлаудан артык узмады. Уку планнары шул килеш эшләнә, дәресләр шул кие алып барыла. Казанда утыз җиде процент бала үзенең ана телендә белем ала, бу процентны без тагын да арттырырга тиешбез. Кырык җидедән безнең кырык биш татар мәктәбе калды. Финанс органнары тарафыннан бик көчле оптимизация чаралары алып барыла. Без бүгенге көндә татар мәктәпләрен саклау өстендә эш алып барабыз. Һәр мәктәп үзенә күбрәк бала җыярга тырыша. Бала санына карап мәктәп акча белән тәэмин ителәчәк. Татар мәктәпләрендә укучы балаларның санын егерме бишкә без җиткерә алмыйбыз. Бүген ул 18,5. Әгәр дә без шушы күрсәткечне егермегә күтәрсәк, бу бик яхшы булыр иде. Әгәр дә бер класста ун бала булса, икенче класста унике бала булса, андый мәктәпләрне саклау җиңел түгел.

Римзил Вәли. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хәдиуллин һәм аңа кадәр чыгыш ясаган Рәис Шәйхелисламов туган телне укыту кирәклеген дәлилле һәм төпле итеп нигезләсәләр, кайбер мәктәпләрдәге директорлар, аерым укытучылар һәм хәтта кайбер ата-аналар балаларны милли телгә өйрәнеп мәшәкатьләнәсе урынга институтка керү өчен төгәл фәннәр һәм рус, чит телләр буенча күбрәк укытырга кирәк дип саныйлар. Хөкүмәт аппараты хезмәткәре Фирая Шәйхиева бу очракта фәнни негезләүнең әһәмиятенә игътибар итте.

Фирая Шәйхиева. Ул җәмәгатьчелек фикере дигәндә, аны бүген мәктәп җитәкчеләре дә, укытучылар да ата-аналарга җиткерәләр. Татар теле кирәкми дигән фикерне сөрәләр. Бөтен без эшләгән эшне аякка ега торган фикер бу.

Разил Вәлиев. Аңлату эшләре җитми. Әйтелде инде, без сөйлибез-сөйлибез, ә халыкка мәгълүмат барып җитми. Минем үтенечем шул – шушы мәсьәләдә белгән кешеләрдән интервью алырга кирәк, мәгариф министрлыгы бик актив турыдан-туры бу эш белән шөгыльләнә, депутатларыбыз белән әңгәмә оештырырга кирәк. Әгәр дә халыкның таләбе көчле икән, нәрсә генә әйтсәгез дә, аңа колак салмыйча булдыра алмабыз.

Римзил Вәли. Туган телне укытыргамы, әллә мәктәпнең ихата алдына, яисә коридорга чыгарыргамы дип баш ватканда бу мәсьәләнең хокукый каршылыкларына игътибар итү кирәктер. Мәгариф мәсьәләсе Татарстанның вәкаләтенә дә, республика президенты да чигенергә уйламый. Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган дистәдән артык депутат бар. Шуларның берсе генә – Илдар Гыйльметдинов әлеге явыз канунга каршы тавыш биргән, ә башкалар нишли? Узган гасыр башында Садри Максудилар, Йосыф Акчуралар акыл һәм гыйлем белән эш итеп, милләтне яклый белгәннәр. Хөкүмәтне яклый торган фиркә эчендә дә татар һәм башка милләт вәкилләре җитәрлек. Бергә җыелгач бу сәясмәннәр ни турында уйлый икән? Ике елдан тагын халык санын алу вакыты җитә. Тагын үзаң, туган тел мәсьәләләре беренче планга чыгарга тора. Татар халкы тагын да сан ягыннан кимергә мөмкин. Разил Вәлиев та мондый борчылуны урынлы дип саный.

Разил Вәлиев. Бу бик четерекле мәсьәлә. Бүген күп милләтле Русияне уртак милләткә җыю турында сүз бара, “Россия халкы” дигән төшенчәне кертергә тырышалар. Шуның өчен, беренчедән, милли компонентны юкка чыгару булса, икенчедән моны файдаланырга җыеналар. Бер кешегә өч төрле милләт исемен атарга тәкъдим итәләр. Бу бернинди кысага да сыя алмый. Менә синнән сорыйлар, әйдә өч төрле әтиеңне әйт. Менә шул килеп чыга, бер кешенең өч әтисе була алмый. Шуңа күрә кешенең өч милләте дә була алмый. Халык исәбен алган вакытта туган тел мәсьәләсе килеп басты. Анда андый нәрсә юк иде, Путинга гына андый сорау бирелде. Бу юлы аны бик мәкерле куймакчы булалар. Туган телең нинди дип түгел, ә син бәләкәй чакта нинди телдә сөйләштең дип. Бүген бездә яши торган халыкның төп котингенты милли мәктәпләр бөтенләй беткән вакытта туган балалар. Казанда ул вакытта бер мәктәп иде. Ул вакытта укыган балалар, билгеле, әйтерләр мин урыс мәктәбендә укыдым дип. Шуңа күрә бу хакта безнең журналистларга, депутатларыбызга, һәммәбезгә дә бик актив эш алып барырга кирәк.

Римзил Вәли. Казан укытучыларының да фикерләре бар. 127 мәктәптә татар теле укытучысы Мансур Талипов.

Мансур Талипов. Бу эшне мәдәният министрлыгы белән алып барырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки соңгы вакытта музейларга йөрүчеләрнең саны артты, бигрәк тә яшьләрнең саны. Театрларда да шундый хәл. Без, мәсәлән, Камал театрының залын сатып алабыз һәм балалар белән барабыз. Соңгы вакытта башка республикаларда тыныч, бу мәсьәлә аларда күтәрелмәде, чөнки алар үзләренең шартларына риза, йөз процент налоглары аларда кала һәм алар бер милләттән генә тора. Шуңа күрә, милләтнең югалу куркынычы юк. Бездә соңгы вакытта рус теленең басымы көчәйде.

Римзил Вәли. Бу очрашуны оештыручыларның берсе татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, шәһәр думасы депутаты Фәрит Мифтахов та үз фикерләре белән уртаклашты.

Фәрит Мифтахов. Яңа президент килде, аның урынбасарлары арасында милли мәсьәләләр буенча эшләр алып баручы юк. Безнең өчен генә түгел, Русияда яшәгән башка милләтләр турында да уйларга кирәк. Хәзер Русияда христиан дине буенча мәктәпләрдә уку кертергә торалар һәм татар мәктәпләрендә мөселман динен кертү турында борчылучылар булды.

Римзил Вәли. “Хокук һәм хәят” журналының баш мөхәррире, милли хәрәкәт вәкиле Хәлим Гайнуллин фикеренче конституцион мәхкәмәне дә ярдәмгә чакырырга кирәк.

Хәлим Гайнуллин. Моның турында белмәгән кеше юктыр. Әгәр дә кемдер белми, димәк ул белергә теләми. Газеталарда, радио, телевидениеда бу хакта көн саен әйтелеп тора. Ләкин, һаман эш урыннан кузгалмый. Иң куркыныч ягы – без туксанынчы еллар башыннан ук эшләгән зур эшне бер закон юкка чыгара. Без шушы хәтле кыен хәлдә калдык, Русия үзенең милли республикалар белән көрәш алып барган вакытта безнең кебек җәмәгать оешмаларына эш бер кайчан да бетмиячәк. Әгәр дә бу закон Русия конституциясенә, безнең шартнамәгә, башка федераль законнарга каршы килә икән, нигә милли республикалар Русия конституцион мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итмиләр?

Римзил Вәли. Бу тәкъдимгә җавап тиз табылды, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башка чара калмаса конституцион мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәчәкбез дип белдерде. Димәк, сөйләшүләр, көрәшүләр алда әле…

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG