Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Казаньоргсинтез» «Газпром»га бирелә


Палиэтилен ясау чималы булган этан краны «Газпром»га бәйле.
Палиэтилен ясау чималы булган этан краны «Газпром»га бәйле.

Татарстандагы ТАИФ холдингы үзенең «Казаньоргсинтез» берләшмәсен «Газпром»га тапшыру тәкъдиме белән чыккан.

“Эксперт” журналы шулай дип яза. “Бу барысына да файдалы. Бары тик полиэтилен кулланучыларга гына файдалы түгел. Аларга бу продуктны монополияләшкән бәяләрдән сатып алырга туры киләчәк”, дип языла. “ТАИФ башлыгы Альберт Шиһабетдинов «Казаньоргсинтез»нең «Газпром»га күчүенә каршы түгел” дип искәртелә.

“Газпром” Татарстан нефтехимиясе белән узган елның башында ук кызыксына башлаган дип хәбәр ителә. Баксаң, “Казаньоргсинтез” “Газпром”га чимал белән бәйле икән. “Газпром” Казанга газ җибәрмичә газаплаган. “ 900 миллион долларлык әйләнеше булган Русиянең икенче зурлыктага нефтехимия берләшмәсеннән “Газпром” чигенергә җыенмый”, дип яза “Эксперт” журналы.

ТАИФка әйтик әле “Нижнекамскнефтехим” комбинаты кебек эре берләшмә дә керә. Тик анысы чимал белән Русия ширкәтенә нык бәйле түгел икән. Ә “Казаньоргсинтез” “Газпром” монополиясенә бәйле. Һәм ул бәйлелектән котыла алмый. Полиэтилен чыгаруны арттыру максатыннан алар этан газын тагын бер ярым мәртәбә артык кулланырга җыена. Ә этан краны - “Газпром” кулында.

Хәзер Татарстанның ТАИФне шәхси ширкәт итеп корган сәяси һәм икътисади элитасының “Газпром”га нык итеп каршы торыр мөмкинлеге юк”. Тик барыбер газчылар моңарчы “Казаньоргсинтез”не сатып ала алмаган булган. “Ә хәзер инде ТАИФ үзе газ монополиясе белән берләшүне сорый”, диелә.

XS
SM
MD
LG