Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тыелган җырлар" тыеламы?


"Тыелган җыр" дигән исем белән аталган лазер тәлинкәләре, концертлар Илсөягә һәм Илфакка уңышка ирешергә ярдәм итә.

Нәкъ бер ел элек 2007 елның 10 октябрендә Илсөя Бәдретдинова “Ватаным Татарстан” газетасына әңгәмәсендә, кайвакытта аның җырлары тыелу, үзенең якын елларда сәхнәдән китү мөмкинлеге турында әйткән иде.

Матбугатта, әдәбиятта, сәнгатьтә сәяси цензура булу яки булмау һәрвакыт актуаль тема булып кала. Еш кына һөнәри осталык җитмәү, сыйфат түбәнлеге белән сәяси цензурадан үтмәү арасындагы аерманы төгәл билгеләп булмый. Бигрәк тә шигъри, музыкаль, драматик әсәрләрдә кискен социаль проблемалар куелса, иҗади эшчәнлек сәясәт белән үрелеп китә.

Илфак Шиһаповның сатирик һәм социаль протест җырларын Илсөя Бәдретдинова башкарып, халык арасында танылды. Төрле катлам вәкилләре, бигрәк тә идарәчеләр эстрададан яңгыраган тәнкыйтьнең ни хакында булуын һәм кемгә юнәлдерелүен төгәлрәк белергә тырыша. Бу очракта эстрада җыры документаль жанр, публицистика һәм хокук нормалары тирәлегенә чыга.

Илсөя Бәдретдинованың беренче һәм икенче лазер тәлинкәләре “Тыелган җыр” дип аталса да, бу тәлинкәләр кибетләрдә сатыла, җырлары сәхнәләрдә, радио-телевидение аша яңгырый. Аерым очракларда Илсөянең репертуары белән ризалашмаучы җитәкчеләр дә була. Шушы чорда Илсөянең тагын бер “Тыелган җыр” лазер тәлинкәсе “Әстәгафирулла” исеме астында чыкты.

Шушы арада гына Илсөя һәм Илфак Башкортстанда булып кайтты. Әлки районы хакимияте Илсөянең чыгышын район мәдәният йортында оештырырга рөхсәт бирмәгән. Сәбәбе бик җитди – мәдәният йорты тиз генә ремонтлана башлаган. Әмма бу сирәк була торган очрак. Ремонт башлап җибәрер өчен генә дә Илсөя һәр районга яки авылга да барып чыгар иде. Ә бу атнада алар Балтач, Лаеш районнарында чыгыш ясый. Анда клублар ремонтта түгел, аларның ишекләре ачык. Әлеге сәфәргә чыгар алдыннан Илфак Шиһапов Азатлыкның Казан студиясендә булып китте.

Илфак Шиһапов. Без гел юлда. Соңгы арада Башкортстанга еш йөри башладык. Уфага үзенә һәм татар-башкортлар яшәгән авылларга йөрибез. Бу юлы без ике көнгә өч концерт куеп кайттык. Авылларда яшәүчеләрнең күңелләре чиста, аларга концерт кую рәхәт. Шуның өчен без әле туктарга җыенмыйбыз.

Римзил Вәли. Сезнең җырларыгызның хәтсезе фольклор генә түгел, журналистика жанры. Мин инде сезне коллега дип саныйм. Кемдер тапшыру, телерепортаж ясый, ә сез эчтәлекне җыр итеп сәхнәдән һәм диск аша таратасыз. Менә шушы бераз сәясирәк җырларны Башкортстанның кечкенә авылларында ничек кабул итәләр? Анда сезне куып чыгаручы булмадымы?

Илфак Шиһапов. Беренче тапкыр барганда без төрле сүзләр, Башкорстанда шулай, тегеләй икән дигән фикерлшр ишетеп, шикләнеп бара идек. Ләкин Башкортсанның иң кечкенә авылында да, без, Татарстанда башкармаган җырларны да җырлыйбыз. Бик яхшы кабул итәләр. Татарстаннан, Казаннан концертлар килгәндә җирле хакимият вәкилләре концертларда булмыйча калмый.

Римзил Вәли. Бу хәлләр, җитешсезлекләр Татарстанда булгач, Аллага шөкер, бездә андый юк дип тыңлыйлар инде?

Илфак Шиһапов. Без бит Татарстан дип җырламыйбыз. Бер җырда да Татарстан дигән сүзе юк.

Римзил Вәли. «Безгә инвесторлар килде, Казаннан» дигән бер җыр юлын мин әйттем, бу бәхәсле темага кергән, авыл хуҗалагы министрлыгы ни әйтер.

Илфак Шиһапов. Казаннан инвесторлар килде дигән очракта да, бу бит конкрет Казан түгел. Без Татарстан җирлегендә яшәгәнгә, безнең башкала буларак әйтелгән сүз.

Римзил Вәли. Бер ел элек “Ватаным Татарстан” газетына Илсөя Бәдретдинова интервью бирде. Анда, ул, елярым шулай эшлим дә, ташлармын, һәм тыюлары бар дигән сүзләре әйткән иде. Бер ел үтте, тыю чыннан да булдымы?

Илфак Шиһапов. Узган елны безне Мөслим, Сарман, Мамадыш районнарына кертмәделәр. Быел Мөслим районында хакимият башлыгы белән бик озак сөйләштек. Концертыгыз булмый диделәр турыдан-туры. Ә үткән елны “Ватаным Татарстан”дагы Илсөя биргән интервьюда, ул әгәр дә халык килми икән концертларга, мин бүтән килмим, дип әйткән иде. Мактанасы килми, безнең концертларга билетлар сатылып беткән. Моның белән бер генә артист та мактана алмый.

Башкортстанда авыллар төзек, халык эшли, концертларга килә. Без билетларны кыйбатрак куйсак та, авыллардагы кешеләр килә. Безгә тыю булганы юк. 23 октябрь көнне без Уфада концерт куячакбыз. Аннан соң башкортлар гына яшәгән районнарга чыгып китәбез. Сибай, Баймак, Зилаир шәһәрләренә кадәр барырга исәбебез бар.

Тыю Кремльдән, иң югары даирәләрдән килми. Президент безнең җырларны тыңласа да, ул аларга каршы булмас иде. Чөнки ул аңлы, акыллы шәхес. Ә тыю конкрет районнарда, хакимият башлыкларыннан, үзләренең урыннары өчен дер селкенеп торучылардан гына килә. Казанда тыю бар дип әйтә алмыйм.

Римзил Вәли. “Әстәгафирулла” дигән тәлинкә чыкты. Ул сатыламы? Аны сорыйлармы?

Илфак Шиһапов. Бу диск сигез ай дәвамында иң күп сатылучы дискларның берсе булып тора. “Ленинга эндәшү” дигән тагын бер җыр яздык. Бу авылда конкрет кешеләр белән сөйләшкәннән соң язылды. Ягъни өлкәнрәк кешеләрнең сәясәткә бүгенге карашы кебек килеп чыкты.

Ленинга эндәшү

Ни пычагыма калган,

Үзгәрде, китте заман?

Элек кызыл булган әләм

Төрле төскә буялган.

Пионер-комсомоллар

Кайдадыр югалдылар.

Ә бит Ленин-бабабыздан

Башланган иде юллар.

Бүген Ленин-бабакай

Мәскәүдә ята бугай.

Белмичә безнең хәлләрне

Йоклавы аңа уңай.

Илдәге бөтен хәлне

Бер сөйләп бирәм әле.

Ничек бар, шулай әйтәм,

Кисмәсләр әле телне.

Партияне саттылар,

Дәүләтне тараттылар.

Тавык ботларына кадәр

Чит илдән кайтарттылар.

Акчаны яндырдылар,

Хәерче калдырдылар.

Демократия була дип

Ыштанны салдырдылар.

Без октябрьдә туганбыз,

Без октябрь баласы.

Октябрьдә туганнырның

Ленин була бабасы.

Булдый шундый замана,

Аракысыз интектек.

Каһәр укып, Горбачевка

Келәйгә кадәр эчтек.

Ельцин дигәне килгәч,

Илне талап бетергәч,

Аракы акты сулардай,

Ярты ир үлеп беткәч.

Бик үзгәрде замана,

Эт чаба дип бет чаба.

Элек бәдрәф бушка иде,

Хәзер ул да акчага.

Өч тапкыр әйткән идең,

Укырга, диеп, кирәк.

Бар да диплом сатып ала,

Эшләгән кеше сирәк.

Безне интектерделәр,

Колхозны бетерделәр.

Ниндидер инвестор дигән,

Бандитлар китерделәр.

Үзгәрә тора заман,

Ә халык, мескен, һаман.

Ничек алай буладыр ул,

Бүген сөт судан арзан.

Шәһәргә барсаң әгәр,

Тормыш бөтенләй мәхшәр.

Чибәр кызлар нидер сата,

Биш йөз сум гына диләр.

Оят булса да әйтәм,

Без барысына әзер.

Хатыннар акча ала бит

Йоклаган өчен хәзер.

Без октябрьдә туганбыз,

Без октябрь баласы.

Октябрьдә туганнырның

Ленин була бабасы.

Тынычлап Мәскәвеңдә

Син ятасын ял итеп,

Әллә тагын кайтасыңмы?

Бик күкләр арды көтеп.

Юл буенда тал тирәк,

Бездәй халык бик сирәк.

Бу байлар артык котыра,

Революция кирәк!

Революция кирәк!

XS
SM
MD
LG