Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Совет чорында атаклы шәхесләр әлләни күп түгел иде. Партия һәм дәүләт юлбашчылары, политбюро әгъзалары, ике-өч киноартист (аларның алдынгы тукучы, мал караучы, очучы яки физика галиме булуы шарт), патриотик җырлар башкаручы берәр җырчы һәм бердәнбер үзәк телевидение аша “Время” тапшыруында рәсми хәбәрләр укучы ике диктор – берсе хатын-кыз, берсе ир-ат. Бигрәк тә радио, ТВ аша соңгы хәбәрләр укучы дикторлар – атаклы Левитан, Игорь Кириллов, Анна Шатилова кебекләр һәр гаиләгә таныш булган.


Ә төбәкләрдә КПСС өлкә комитеты пленум карарларын укып ишеттерүче дикторлар нәкъ дәүләт һәм партия башлыгы образын хәтерләттеләр. Фикрәт Табиев, Салихҗан Батыев, Гомәр Усмановлар телевидение аша озаклап күрсәтелми иде. Чөнки ул вакытта видео язмалар урынына турыдан-туры чыгышлар күбрәк булды. Көн саен экранда партиянең үзәк комитеты “карарларын үти барып” эшләүче Татарстан оешмасы, Татарстан автономияле республикасын җитәкләүче оешма ни өчендер КПССның “өлкә комитеты” дип атала иде. Шушы обкомның бюро утырышлары ТАССР Югары Шурасының елга бер үткәрелә торган сессияләре нинди карар чыгарганын шул ук дикторлар халыкка җиткерде.

Шулай итеп, кич көтү кайткач, бәрәңгеле шулпа ашап, телевизор каршына утыргач, экранда үзебезнең Казаннан сөйләүче изге зат пәйда була иде. Башта экраннан рус телендә, аннары татарча хәбәрләр сөйләнә. Экранда трактор, комбайн күренмәсә дә, кырлардагы фермалардагы кайнар эш, центнерлар һәм гектарлар, КамАЗ һәм гидростанция, химия заводлары төзү турында хәбәрләрне тыңлаганда аягүрә басасы килә иде. Бигрәк тә партия җитәкчеләрнең Татарстанга килүе, өлкә комитеты секретаренең чыгышлары турында сөйләгәндә, сәяси яктан өлгергән тамашачыларның чәч төпләре тирләп чыга иде.

Менә кемнәр иде ул замандагы радио һәм ТВ дикторлары! Камал Саттарова, Иркә Сакаевалар риваять булып тарихка кереп калдылар. Аларның юлыннан барган Фәйрүзә Исхакова һәм Лия Заһидуллиналар хәзерге чорда легендар дикторларны искә төшереп, заманча гамәлләрдә катнашалар.

Ә менә Татарстан ТВ дикторы Абдулла Дубин күптән инде күренми. Экранда да, халык арасында да. Зур күзлекле, җитди кыяфәтле бу абзый, аның һәрвакытта яхшы таралган куе, берничектә төсен үзгәртми, агармый һәм сирәгәйми торган чәчләре, матур яңгыравыклы тавышы әле дә искә төшә. 60-нчы, 70нче, 80-нче елларны хәтерләсәң, Абдулла Дубинның хәбәрләр укуы, концертлар, төрле мәдәни чаралар турында сөйләве әле дә күз алдында. Соңрак аның Казанның тарихи урыннары турында рәсемле хатлар (открыткалар) туплавы, шул сурәтләрдә генә калып, әллә кайчан сүтелгән, җимерелгән биналарны сагыну да Абдулла Дубин белән бәйле иде. Заманалар үтә, әкренләп ул чорлар да, элеккечә “зәңгәр экран” дип аталган телевидение тапшырулары да тарих битләренә кереп калды.

Кайларда икән ул хәзер, исәнме икән, дип уйлаучылар булгандыр. Күптән түгел Интернетта һәм матбугатта аның исеме яңадан яңгырап китте. 70 яшен тутыручы Абдулла Дубин кечкенә кызын үстерә дигән мәгълүмат онытыла башлаган шәхескә игътибарны көчәйтте. Рус телендә матур итеп сөйли белүче, туган телебезне дә онытмаган Абдулла Дубин тагын яшь ата булган хәбәр аның XXI гасырда да үз урынын алганын күрсәтте. Узган елларның үзенчәлекле тамгасы булган бу шәхесне эзләп табып, элек бары тик радио гына булып саналган һәм хәзер ярым интернет-газета, ярым ТВ була башлаган “Азатлык” мультимедиасендә күрсәтү яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кызык булыр, мөгаен.

Ничек яшәгән соң ул, Абдулла Дубин? Хезмәттә һәм гаиләдә нинди вакыйгалар кичергән? Моны белер өчен сез www.azatliq.org сәхифәсен ачып, компьютер экраныннан Абдулла Дубинны карый һәм тыңлый аласыз. Совет чорларын сагынсак та, сагынмасак та, андый шәхесләр булган һәм барлар. Интернет һәм “Азатлык” радиосы ярдәмендә Абдулла Дубин тагын экранга чыга. Рәхим итеп карагыз!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG