Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50
Римзил Вәли. Соңгы көннәрдә Татарстан матбугатында һәм милли зыялылар очрашуында Икенче дөнья сугышында әсирлеккә эләккән татарлар хисабына оештырылган Идел-Урал легионы турында бәхәсләр кабынып китте. Бер төркем татар язучылары матбугатта һәм интернетта фашизмга каршы көрәшче буларак үлемгә хөкем ителгән һәм җәзалап үтерелгән Муса Җәлилнең каһарманлыгын яңача аңлатуга каршы чыгып, “түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәргән иде.

Җәлил темасын озак еллар тикшерүче Рафаэль Мостафин легионда хезмәт итеп, Германиядә калучыларны хыянәтче дип атаса, Фәүзия Бәйрәмова исә Шәфи Алмас һәм Гариф Солтан кебек шәхесләрне милли каһарман дип саный. Татар зыялылары Икенче дөнья сугышы йомгакларын бәяләүдә нинди карашта тора соң?

Дөнья илләрендә хәзер дә нацизм һәм фашизм идеяләренең яңадан күтәрелүенә кискен каршы чыгалар. Менә шушы катлаулы чорда татар халкының милли дәүләтчелеге, мөстәкыйльлеккә омтылуы сәяси уеннарның бер өлеше булып күренү куркынычы да бар.

Менә шуңа күрә татар зыялылары Муса Җәлилнең һәм татар мәсьәләсенең ничек бәяләнүенә битараф түгел. Шушы четерекле теманы тикшергәндә түгәрәк өстәл сөйләшүендә Германия архивларында озак вакыт эшләп кайткан, фәнни хезмәтләр һәм китаплар чыгарган тарихчы Искәндәр Гыйләҗев һәм яшь буын вәкиле Искәндәр Әхмәтов катнаша. Искәндәр сезнең Томскида Муса Җәлил яки Идел-Урал легионы турында ишеткән кешеләр бармы?

Искәндәр Әхмәтов.
Мин Томскида татар бистәсендә яшим. Анда Муса Җәлил исемендәге урам бар. Безнең өчен ул чын каһарман, татар халкы батырларының берсе.

Римзил Вәли. Язучылар һәм татар җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова арасында бәхәсләр турында ишеткәнең бармы?

Искәндәр Әхмәтов. Әйе, ишеттем. Мин Фәүзия Бәйрәмованы язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак бик хөрмәт итәм. Шул ук вакытта, минемчә фашизмны аклап булмый. Чөнки күп кенә батырларыбыз, ата-бабаларыбыз совет илебез өчен сугышкан. Минем әбием 9 майны зарыгып көтә. Минем өчен дә ул изге бәйрәм.

Римзил Вәли.
Русия төбәкләрендә яшәүче гади татар кешесенең карашы менә шундый. Искәндәр Гыйләҗев, соңгы вакыттагы яңалыкларны ничек күрәсез? Бу бәхәсне сез ишеткәнегез бармы? Мин, мәсәлән, андый бәхәс булыр дип уйламаган идем. Фәүзия Бәйрәмованың матбугатта чыгышлары турында ни диярсез?

Искәндәр Гыйләҗев.
Минем өчен бу бәхәс көтелмәгән нәрсә булып чыкты. Чөнки мин бездә, татарларда, шундый тискәре, каршылыклы фикерләр уяныр дип уйламаган идем. Мин Фәүзия Бәйрәмованың бастырылган текстларны игътибар белән укып чыктым. Алар мине бик гаҗәпләндерде, чөнки Муса Җәлил турында фикер йөрткәндә, без аны татар халкының символы итеп күз алдына китерәбез.


Әлбәттә, соңгы вакытта Муса Җәлил турында яңа бернинди чыганак ачыкланмады. Шуңа күрә, бәлки, монда яңа сүз әйтү мөмкин түгелдер. Ләкин Муса Җәлилнең батырлыгын, каһарманлыгын шик астына кую, минем уйлавымча, соңгы вакытта Русиядә модага кергән тарихка ревизия ясауның бер галәмәте дип карар идем. Без белгәнчә, рус телендәге тарихи әдәбияттә Бөек Ватан Сугышы турында бик тискәре, каршылыклы фикерләр басыла. Кайбер тарихчылар сугышның барлык мәсьәләләрен үзенчә шик астына куерга тырышалар. Монда кем гаепле, кем гаепсез, кем сугышны башлап җибәргән, җибәрмәгән дигән сорауларны куючылар да бик күп.

Римзил Вәли.
Өстәмә мәгълүматлар табылу мөмкин. Бәлки, ялгышлар да бардыр.

Искәндәр Гыйләҗев. Ләкин мин тарихчы буларак, һәрвакыт бер позицияда торам. Әгәр дә кеше үз фикерен әйтә икән, ул дәлилләнгән булырга тиеш. Эмоциягә гына бирелеп, менә үз сүземне әйтим генә дип, кешегә мөрәҗәгать итү дөрес түгел, бигрәк тә четерекле мәсьәләләрдә. Әгәр дә без Муса Җәлилне шик астына куябыз икән, бу кемнең файдасына соң? Әмма татар файдасына түгел.

Римзил Вәли.
Фәүзия Бәйрәмованың мәкаләләрендә Муса Җәлил начар дигән сүзләр күрмәдем.

Искәндәр Гыйләҗев. Алай түгел. Аның мәкаләсендә мисал китерелә. Сталинград сугышында немецлар җиңелгәннән соң легионда хезмәт итүче татарлар паникага бирелеп, тиз генә Кызыл Армия алдында акланыр өчен имеш яшерен оешма төзегәннәр.

Римзил Вәли. Бу 1942 елның декабреме?

Искәндәр Гыйләҗев. Әйе, 1942 декабре-1943 башы. Ә легион 1942 елның сентябрендә төзелгән.

Римзил Вәли. Ә Җәлилнең “подполье”сы кайчан башланган?

Искәндәр Гыйләҗев. Кайчан башланганын мин төгәл әйтә алмыйм. Конкрет чыганаклар юк. Ләкин, шунысы төгәл билгеле, 1942 елның декабрендә Идел-Урал легионында немецлар тарафыннан беренче яшерен оешма ачылган.

Римзил Вәли. Ә Витебски ягындагы Кызыл Армияга чыгу кайчан булган?

Искәндәр Гыйләҗев. Ул 1943 елның февраль аенда булган. Ә беренче фаш ителгән оешмада кемнәр булганлыгы билгесез. Ул оешма легион төзелгәч, димәк, Сталинград җиңелүенә кадәр, эшли башлаган.

Римзил Вәли. Хакыйкатьне яңадан карау шушы мәсьәләдә генәме? Мәгълүмат чараларында нәрсә үзгәртелә?

Искәндәр Гыйләҗев.
Имеш татар легионында яшерен оешма ясалма нәрсә булган. Имеш, бу паниканың бер нәтиҗәсе. Паникага бирелгәч, кызыллар киләләр, без нишләрбез... Кызыллар кулына эләксәк, безне нәрсә көтә? Алар шунда ук коммунистик оешма уйлап чыгарганнар, имеш.

Римзил Вәли. Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклендә каһарманнар: “Фашистлар кире уйламасыннар инде, башны киссәләр генә, безне дөрес аңларлар”, дип әйтәләр. Сугыштан кайткан әсирләрне барыбер атканнар, утыртканнар. Ул белә иде, әгәр кайткан булса, Воркутада черер иде. Димәк, ревизия түгел инде бу.

Искәндәр Гыйләҗев. Юк, бу модага иярүнең бер чагылышы. Бәлки, кайбер кешеләрдә үзләренә исем ясау.

Римзил Вәли. Шушы язмаларда татар дәүләтчелеге, Идел-Урал штаты, Германия әсирлегендәге татарларда легион төзү, аларның президентын, комитетын булдыру тирәсендә кызыксыну бар. Чыннан да, әгәр дә алманнар җиңсә, Идел-Уралда татарга, башкортка дәүләт бирерләр идеме?

Искәндәр Гыйләҗев. Алманнар Советлар Берлегенә каршы сугышны башлаган вакытта, алар бары тик үз көчләренә генә ышанганнар, башка халыкларга таянырга уйламаганнар. Бу аларның идеологияләренә туры килгән күренеш. Ләкин, сугыш немецлар планлаштырган сценарий буенча китмәгәч, көнчыгыш халыкларыннан легионнар төзергә дигән карар кабул ителә. Ул вакытта әле Идел-Урал легионы турында сүз бармый. Дүрт легион төзелә: Төркстан легионы, Грузин легионы, Әрмән легионы һәм Кавказ мөселман легионы. Соңрак Кавказ легионын икегә бүләләр: Төньяк Кавказ һәм Азәрбайҗанга.

Римзил Вәли. Шушы халыкларның вәкилләре күбесе сугыштан соң куылды.

Искәндәр Гыйләҗев. Оешкан биш легионга соңрак Идел-Урал легионы кушыла. Моның турында сүз әллә кайчаннан йөргән. 1942 июль ахырында боерык бирелә. Рәсми рәвештә Идел-Урал легионы 1942 елның 6 сентябрендә оеша. Бу ни өчен шулай эшләнә? Чөнки немецлар фикеренчә, рус булмаган халыклар русларга каршы торырга тиеш, алар изелгән, колониаль халыклар. Монда күбрәк милли һәм дини караш та булган. Ләкин немецлар беркайчан да, бер документта да шушы халыкларга рәсми рәвештә дәүләтчелек вәгъдә итмәгәннәр.

Римзил Вәли. 2000 елда “Гасырлар авазы” журналында сез бастырган шәлкемдә Грайсвальд корылтаеның стенограммасы һәм Шәфи Алмасның чыгышы бар. Бу тыелган шәхес барыбызга да кызык.

Искәндәр Гыйләҗев. Шәфи Алмас – бик кызыклы шәхес. Сугышка кадәр ул сәясәт өлкәсендә билгеле шәхес булмаган. Сәүдәгәр булган, гражданнар сугышы вакытында Төркиягә киткән, анда сәүдә белән шөгыльләнгән. Аның сугыш вакытында сәясәткә килеп керүенә кадрларда кытлык тәэсир иткән. Әзерлекле татарча сөйли торган, немецча белә торган кешеләр кирәк булган. Ул Германияда билгеле кеше һәм башта пропаганда эшләрендә катнашкан.

Сугыш башлангач, татарларның милли оешмасы барлыкка килә. Аның башында Әхмәт Тимер тора. Әхмәт Тимер – галим, Германияда диссертация яклаган, тел, әдәбият, тарих белгече. Ул бу эшкә яраклы кеше булмаган. Татар милли оешмасы барлыкка килгән вакытта Әхмәт Тимер үзенең тәҗрибәсезлеге аркасында бер конфликтка килеп кирә. Беренче конфликт Төркстан комитетында үзбәкләр һәм казакълар арасында низаг килеп чыга. Казакъларның милли җитәкчесе Карис Канатбай Әхмәт Тимергә:

“Без үзбәкләр белән уртак тел таба алмыйбыз, без татарлар белән милли оешма төзергә телибез”, дип мөрәҗәгать итә. Моңа Төркестанның җитәкчесе, үзбәк, Вәли Кәримхан каршы тора. Ул үзенең хәйләкәрлегенә таянып, Әхмәт Тимерне шик астына куя. Шуннан соң Әхмәт Тимер 1943 елның җәендә Төркиягә кайтып китә. Татар милли хәрәкәтен кем җитәкләргә тиеш дигән сорау туа. Шәфи Алмас иң уңайлы кеше булып чыга. Чөнки ул лояль, кеше белән аралаша белә, сәүдәгәр, кешеләрне дә, немецча да белә.

Римзил Вәли. Чынлыкта ул алман фашистлары белән якын хезмәттәшлек итә.

Искәндәр Гыйләҗев. Әйе, иткән, ләкин изге ният белән. Немецларга хезмәт иткән кеше нацист түгел. Милли хәрәкәт җитәкчесе, немецларга таянып, хезмәттәшлек татар халкы өчен уңай нәтиҗәгә китерер дип ышанган.

Шәфи Алмас бик күп татар әсирләрен, лагерьлардан азат итеп, аларны үлемнән коткарган кеше. Шуңа күрә без аны уңай бәяләргә тиеш.

Римзил Вәли. 1991 елда мин Шиһап Нигъмәти белән очраштым. Ул Муса Җәлилне лагерьдә табып алып, анкета бирдем, шушы билгеле шагыйрь чирләп үлмәсен, дип әйтте. Анкетаны тоттырды һәм “сәламәтлек” дигән графасына “gesund” (“сәламат”) дип язды. Фәүзия Бәйрәмова да шулайрак сөйли. Бу кешеләрне татар каһарманнары дип саный. Сезнең караш?

Искәндәр Гыйләҗев. Бер яктан караганда, Шәфи Алмас – каһарман. Ә икенче яктан караганда, аның немецлар белән хезмәттәшлек итүе, немецларның безгә,татарга, дәүләтчелек бирүенә ышануы – авантюра. Ләкин аның татар әсирләрен лагерьдән коткарганы өчен, һичшиксез, югары бәялим. Бу үзенә күрә зур эш. Хәрби әсирләрнең хәлләре нинди икәнен без бик яхшы чамалыйбыз. Алар коточкыч авыр шартларда яшәгәннәр.

Әгәр дә без сез әйткән корылтайга, Шәфи Алмасның чыгышына күз салабыз икән, бу чын милли демократик чыгыш. Аның күп кенә позицияләре белән бүген дә килешә алабыз. Чөнки Шәфи Алмасның чыгышы нигезендә 1917-1918 еллардагы татар демократик милли хәрәкәтенең карашлары ята. Бу хәрәкәттә без ике юнәлеш күрергә тиешбез. Бер яктан, демократик юнәлеш. Икенче яктан, демократик юнәлешне немецлар позициясе белән якынайтырга тырышу. Ләкин шул ук вакытта сугыш вакытында татар милли идеологиясендә национал-социализм йогынтысы сизелми.

Римзил Вәли. Искәндәр әфәнде, Германиядагы милли корылтайның 1917-1918 елларда Мәскәүдә, Уфада, Казанда булган милли корылтайлар белән уртаклыгы чыннан да бармы?

Искәндәр Гыйләҗев. Тагын шуны да аңларга кирәк, анда әллә нинди яңалык уйлап чыгара алмаганнар. Алар нәрсәгәдер таянырга тиеш булган. Бу очракта милли идеяга. Ә милли идея революциядән соң, гражданнар сугышы вакытында безнең зур теоретиклар тарафыннан булдырылган иде инде. Әлбәттә, аның нигезе булган. Гаяз Исхаки искә алынмаса да, барыбер, аның эшчәнлеге һәм идеологиясе нигездә эшләнгән. Һәм ул үзгәрмичә дә булдыра алмаган, чөнки 20-30нчы елларда СССРда коллективизация узган, милли сәясәт, дингә каршы сәясәт алып барылган. Әлбәттә, бу факторлар да үзенең йогынтысын ясаган.

Римзил Вәли. Муса Җәлил, аның көрәштәшләре, татар милләтенең дәүләтчелеге, милли үсешен кайгырту юлында төрле дәүләт хакимиятләре белән хезмәттәшлек итү гадәттән тыш катлаулы һәм четерекле мәсьәлә. “Мәдәни җомга” газетының 22 май санында басылган язучылар сөйләшүендә кайвакытта капма-каршы фикерләр әйтелә. Алар белән сәяси һәм идеологик бәхәс алып бару турындагы әңгәмә хәзергә тукталып торыла. Фәүзия Бәйрәмованың язучылар берлегенә хаты, “Мәдәни җомга”да чыккан әңгәмәнең тексты “Азатлык” радиосының интернет сәхифәсенә дә урнаштырылган. Һәркем шушы бәхәстә катнаша, үз фикерләрен китерә ала. Бары тик бер генә чикләү һәм өндәмә – хакыйкать һәм милли бердәмлек турында онытмаска иде.
XS
SM
MD
LG