Accessibility links

Кайнар хәбәр

Асылъяр аздан гына Мәскәүгә китми кала


Яшь җырчылар арасында Асылъяр милли җанлы булуы белән дә аерылып тора. Ул Мәскәүдән килгән күп тәкъдимнәрне татарча гына җырлыйм дип кире кага.

Асылъярның шулай ук машинада һәм атта йөрергә яратуын да белдек. Үзе турындагы бу һәм башка мәгълүматларны ул “Кызган таба”га әйтте.

Рөстәм Исхакый. Асылъяр, быел җәй бик үзгәрүчән булды, бераз тәмен татып калырга өлгердеңме, эш белән ялны берләштерә алдыңмы?

Асылъяр.
Аллага шөкер, җәй булуын сиздерерлек эссе көннәрне дә күрдек. Ләкин безгә кояш астында кызынып, су коенып кына яту килешмәс иде, мөһим эшләрне дә онытырга ярамый. Менә җәй башында милли бәйрәмебез - Сабантуйларларда катнаштык. Иң элек Татарстан җирлегендә сәяхәт иттек, аннан чит төбәкләрдә булдык. Аллага шөкер, быел Киров өлкәсендә, Мордовия республикасында үткән Сабантуй мәйданнарында чыгыш ясадык.

Рөстәм Исхакый. Син бигрәк милли җанлы бугай, Сабантуйларга кереп киттең… Тумышың белән каян соң син, татар авылыннанмы?

Асылъяр. Мин бик бәхетлемен, Ходай Тәгалә мине татар милләте кызы итеп яраткан! Үзем Лаеш районы Имәнкискә авылыннан, мәктәбебездә дә татар теле һәм әдәбиятына саллы караш булды. Шунлыктан мин үз телемдә иркен аралаша алам. Әти-әнием дә чиста татар нәселеннән. Әнием - Руния, әтием - Рөстәм Зәйнетдиновлар, энекәшем Алмаз, сеңлем Асыл бар.

Рөстәм Исхакый. Рәсми кәгазьләрдә син Алсу Зәйнетдинова буласың инде. Асылъяр - ул синең сәхнә исеме буламы?

Асылъяр.
Әйе, нәкъ шулай.

Рөстәм Исхакый. Ничә яшьтә Асылъяр булып киттең син, ул исемнең кыскача тарихын да әйтсәң ?

Асылъяр. Гомумән, беренче адымнарны мин Алсу Зәйнетдинова буларак ясадым. Тәүге җыр да Алсу исеме белән радиофондларда сакланып калды, “Адаштым” дип аталды ул. Шулай җырлый башлагач, минем фамилияне бутый башладылар: Зиятдинова, Зиннәтүллина дисеңме, нинди генә фамилия әйтеп бетермиләр иде. Зәйнетдиновага төзәткәнче күп вакыт үтте, аннан кайсы Алсу дигән сорау да туа башлады. Шуннан сәхнә исеме уйлау ихтыяҗы туды, ерак эзләмәдем, халык җырларына игътибар иттем, якыннарым белән киңәшләштем, сеңлем дә Асыл булгач, Асылъяр да тукталырга булдым.


Рөстәм Исхакый. Хәзер инде ялгышмасам синең “Асылъяр” исемле иҗат төркеме дә бар?

Асылъяр. Әйе, 2007 елдан бирле эшли. Үзебезнең эшчәнлекне яхшы алып барыр өчен рәсми рәвештә теркәү, бер нигез кирәк иде. Төркем иҗат итә, яши, ул җыр сәнгатендә кайнаучы яшьләрне бер урынга туплау үзәгенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.

Рөстәм Исхакый. Кайбер эшләреңне әйттең, башкалары турында таныштырмадың әле, мәсәлән “Туган авылым” күңел ачу үзәгендә сине еш күрергә була

Асылъяр. Милли җанлы булуым мине “Туган авылым”га алып килгәндер инде. Мин анда мәдәни чараларны җитәклим, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыру белән шөгыльләнәбез. Читтән килгән кунакларга татар халкының мәдәниятен, тормыш рәвешен, милли ашларын таныштыру белән мәшгульбез. Һәр җомга “Туган авылым” да татар дискәтүкләре үтә. Гомумән мин бу күңел ачу үзәген уникаль дип саныйм, чөнки ул татар милләтенең асыл якларын күрсәтүче, милли үзенчәлекләрне истә тотып эшләнелгән үзәк. Мондый урыннар булсын, яшәсен, чөнки алар татар милләтенең үз йөзен саклап калырга ярдәм итә.

Рөстәм Исхакый.
Син хәзер урта буын кешеләре кебек сөйли башладың, студент булган чорлар еракта калдымы?

Асылъяр. Узган ел студент идем, быел аспирант булдым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген бетергәч, шунда ук аспиратурага калырга уйладым. Киләчәктә кирәге чыгар әле, барган-барган барсы да барсын, гөмерне әрәмгә үткәрәсе килми.

Рөстәм Исхакый. Бүген ничә альбом чыгардың инде?

Асылъяр. Мин аларны санарга яратмыйм, мактанган шикелле була, ә болай 3 җыр җыентыгым чыкты. Алла боерса көзгә таба яңаларын чыгарырга исәп.

Рөстәм Исхакый. Мәскәүгә, “Евровидение” конкурсының сайлап алу турына барып кайтуыңны да искә алып китик әле. Нинди хис-кичерешләр белән кайттың син аннан?

Асылъяр. Чынлыкта исә бу бәйге минем планда юк иде. Очраклы рәвештә инглиз теле укытучым җибәргән хат белән мине “Евровидение”гә чакырдылар. Мәскәүгә барып җитеп, “Россия” телеканалының ишек төбеннән паспортларны карап кертеп җибәргәнче үземне бу конкурска чакыруларына ышанмадым.
Поезда барганда да, барырбыз да кире борылып кайтырбыз дигән уй булды. Чөнки мин татар җырын шундый бәйгегә кертүләренә бик гаҗәпләндем. Анда барып бик зур тәҗрибә алып кайттык. Сәхнә бизәлешләре, җырчыларны утлар белән яктырту дисеңме, анда чыккан һәрбер артист чәчәк кебек балкый. Үзеңне тамашачыга тәкъдим итү ягыннан да күп нәрсәләр күрдем, белдем. Ул хатирәләр әле дә башымда эшкәртелә, әле анда барып кайтканнан соң үземнең концертымны да оештырмадым. Ходай кушса, киләчәктә булган барлык тәҗрибәләрне барла, Казанда бик әйбәт тамаша оештырасым килә.


Рөстәм Исхакый. Мәскәү шоуменнары, продюссерлары белән танышырга өлгердеңме соң?

Асылъяр. Әйе, анда күп иде алар. Әле Мәскәүдә чыгыш ясап кайтканнан соң, Русия башкаласынннан рус телле кешеләр килеп миңа төрле тәкъдимнәр дә яудырдылар. Гомумән Мәскәүгә китеп башка телдә җырлау, сольный кареьра вәгъдә иттеләр. Мин аларга сорау бирдем, шуннан соң алар күп сөйләшеп тормадылар, борылдылар да килгән якларына китеп бардылар.

Рөстәм Исхакый. О-о-о, нинди сорау әйттең син аларны куркытырлык?

Асылъяр. Мин күпчелек җырларымны татарча җырлыйм дидем. Кирәк икән альбомның бер-ике җырын русча-инглизчә җырлый алам. Ләкин минем төп иҗатым татар телендә барачак дидем. “Ой, ой” диделәр дә Мәскәү абзыйлары, китеп тә бардылар. Әлбәттә, һәр кешенең үз эше, аларның да, безнең дә. Әгәрдә үзебезгә куелган максатны үтәмибез икән, без милләтебез, халкыбыз өчен нәрсәгә кирәк?! Без бит манкортлар түгел!

Рөстәм Исхакый. Бик дөрес сүзләр Алсу! Хәзер инде синең гадәти тормышта ничек яшәвеңне беләсе килә. Нәрсәләр эшләргә яратасың?

Асылъяр. Беренчедән машина йөртергә яратам. Ерак шәһәрләргә җырларга барганда да машинаны күбрәк үзем йөртәм, бик сирәк очракта, нык арый башлаганда гына шоферны рульгә утыртам. Моңа өстәп атта йөрүне бик хуп күрәм. Әлбәттә атны кызганам да үзем, ләкин шуңа да карамастан вакыт булу белән атлар янына ашыгам. Дөбер-шатр йөргән бахбайда йөрү уңайсыз, җайлап атлаганнарын үз итәм. Атта йөргәндә бик каты кумаска тырышам, ә менә машинада тизлекне әйбәт җыям.:)

Рөстәм Исхакый.
Аңлашылды, ә менә хатын-кыз буларак бәйләү-чигү кебек эшләр башкарасыңмы?

Асылъяр. Мәктәптә укыганда кул эшләре белән бик мавыктым, ваза астына куя торган әйберләр, төрле бизәкле эшләнмәләр ясарга иренми идем. Өс киемнәре дә бәйләдем, аннан әти-әнигә дә өлеш чыга иде. Хәзер вакыт җитмәү бу шөгыльләрдән читләштерде. Ләкин минем бүген дә ул вакыттан калган бер яратып башкарган эш-хәрәкәтем бар икән, ул - гөлләр үстерү. Аларга су сибү, чәчкә-гөлләр белән серләшү миңа күңел тынычлыгы бирә, ниндидер рәхәтлек китерә.

Рөстәм Исхакый. Хәзер пәрәвездә күп җырчыларның үз битләре бар, аралашу битләрендә утыралар, син бу мавыгуларга ничек карыйсың?

Асылъяр. Шуны әйтә алам, мин интернетта утырмыйм. Үземнең пәрәвез бите бар иде, хәзергә ул да эшләми. Гомумән мин санак белән әллә ни дус түгел, соңгы елда гына бик кирәк булганга эшкә җигә башладым.

Рөстәм Исхакый. Дискәтүкләргә карашың?

Асылъяр. Минем шау-шулы чаралар “Туган авылым”да да җитәрлек үтә. Дискәтүкләрдә йөргәнем бар, ләкин аннан тәмеке исе сеңеп, баш авыртып кайта. Шуңа да мин якын дусларым белән үзебез теләгән җыр-моңнарны тыңлап, табигать кочагында ял итүне үз итәм.
XS
SM
MD
LG