Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Беренче тапкыр татар милли театрында фахишә образын чагылдыру милли әхлакка һәм тирән фәлсәфи идеягә буйсындырылган.

Һәр елның ноябрь башында, нәкъ Марсел Сәлимҗановның туган көнендә Камал театрында премьера була. Бу традиция театрның баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Марсел Сәлиҗанов исән вакытта ук гадәткә кергән иде. Мәшһүр сәнгатькәрнең вафатыннан соң, камаллылар һәр елның ноябрь башында аны искә алып, Марсел Сәлимҗанов иҗатына лаеклы булырлык яңа спектакльләр куялар.

Быел Марсел Сәлимҗановның тууына 75 ел тулды. Узган шимбәдә бу уңайдан үткәрелгән юбилей кичәсе иҗат гаиләсе бәйрәменә әверелде. Күренекле сәнгатькәрләр монда Марсел Сәлиҗановны искә алдылар. Аның хезмәтләре, сәнгатькә керткән өлеше, тормышта булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр.

Заманында ул Мәскәүдә иң зур белгечләрендә укыган, фехтование белән шөгыльләнеп, спорт мастеры булган. Казанга кайткач, рус яшь тамашачылар театрында эшли башлап, үзенең талантын, үз иҗади планнарын күрсәткән Марсел Сәлимҗанов татар сәнгатенә яңа сулыш кертеп, милли рухиятне сакларга, үстерергә мөмкинлеген раслады.

Ул мәшһүр актер Хәким Сәлимҗановның улы буларак кына түгел, ә үз юлыннан барган, тормышка заманча сәнгать күзлегеннән карап, көчле спектакльләр куйган. Шул ук вакытта ул милләт язмышы, аның яшәү рәвеше турында тирән фикерләрне сәхнәгә чыгара алган. Бик күп артистлар, режиссерлар, сәхнә корылышы, музыкаль бизәлеш белгечләренә сабак һәм илһам бирүче дә Марсел Сәлимҗанов булган.


8 ноябрь, якшәмбе кичендә Камал театры сәхнәсендә Марсел Сәлимҗановның шәкерте һәм дәвамчысы Фәрит Бикчәнтаев сәхнәгә куйган “Курчак туе” спектакленең премьерасы булды. Камалларның яңа эше тамашачыда зур кызыксыну һәм бәхәсләр уятты.
Менә шушы мәгънәле һәм тирән рухлы кичәдән соң уйналган премьера хәзерге театрның хәлен, аның иҗади һәм фәлсәфи кыйбласын күрсәтергә тиеш. Бармы хәзерге заман Сәлимҗановлары? Бүгенге шартларда әйдәп баручы иҗатчылар тамашачыны һәм халыкны кая алып баралар соң? Афишага куелган “Курчак туе” спектальле менә шушы сорауларга җавап бирә.

Бу әсәрнең соңгы репетициясенә 20дән артык журналист һәм сәнгать белгече чакырылып, шунда ук яңа спектакль турында фикер алышу булган иде. Камал театры һәрвакыт тамашачы белән араны өзмичә, яңадан-яңа тәкъдимнәр белән чыга, үз ишеген журналистларга ачык тота. Бу юлы премьерага менә шундый мәгълүмати ярдәм, аңлату да кирәк. Көн күрештәге көлке мәзәкләргә көлеп утырырга өйрәнгән тамашачыны “Курчак туе” спектакле җитди уйланырга мәҗбүр итә.

Тамашачылар арасында милләт турында кайгыртучылар арта бара икән. Премьерага килүчеләр арасында яшьләр күп иде. Пьеса Гаяз Искакыйның “Кәләпүшче кыз” һәм “200 елдан соң инкыйраз” әсәрләренә нигезендә иҗат ителгән. Гаяз Исхакый белән кызыксынучыларны бу юлы аның “Жан Баевич”, “Зөләйха” кебек атаклы драма әсәрләре түгел, гомумән бер вакытта да сәхнәгә чыгарылмаган хикәя һәм фәлсәфи повесть каһарманнары көтеп тора.

16 яшьлек чибәр татар кызы кәләпүш чигеп дөнья көтә. Ул үзенең чибәрлеге белән яшь егетләрне дә, өлкән яшьтәге байларны да таң калдыра. Һәм бу пычрак, салкын дөнья аны үзенең мәкеренә һәм ялганына батыра. Исхакый хикәяләренә нигезләнеп язылган бу әсәрнең авторлары Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмит кеше үз язмышына үзе хуҗамы, әллә дөньяның көчлеләре идарә иткәнгә риза булып, алар кулында курчак ролен үтиме, дигән сорау куйганнар.


Ирләр кулына курчак булып төшәргә теләмәгән яшь кыз Кәмәр (Нәфисә Хәйруллина) бу дөньяга каршы фетнә күтәреп, Казаннан Оренбурга чыгып китә. Әмма анда аны фахишә язмышы көтә. Тормыш үзенчә бара. Карт байны яшь ерткыч сәүдәгәр алыштыра. Курчак туйлары оештырган иң зур байлар даирәсеннән тормыш төбенә тәгәрәгән Сәлим бай (Әзһәр Шакиров), күңел ачу йорты хуҗабикәсе Наташа (Алсу Гайнуллина), тискәре холыклы Гайни бай (Айдар Хафиз), приказчиклыктан көчле эшмәкәргә әйләнгән “кинәт бай” Вафа (Радик Бариев), Рузия Мотыйгуллина, Ләйсән Фәйзуллина, Раушания Юкачева башкарган татар хатын-кызлары узган гасыр башындагы вакыйгаларны тасвирласа да, алар күрсәткән тормыш хәзерге тамашачыга бик таныш.

Байларның төркемнәргә бүленеп, бер-берсен йотуы, нәфесен тыя алмаган ирләрнең мәхәббәт урынына азгынлыктан ләззәт табуы һәм соңгы елларда иң зур социаль бәла булып җәмгыять алдына килеп баскан фахишәлек күренеше һәркемне дулкынландыра.

Бу спектакльнең үзенчәлеге милли театр сәхнәсендә төп урынның фахишханәгә һәм фахишәләргә бирелүен, имансызлыкның, комсызлыкның корбаны булган татар хатын-кызларның, Кәмәрнең Казаннан гына түгел, Оренбурдан да чыгып китүе җәмгыятькә протест буларак күзаллана. Моңа кадәр Куприн, Бунин, Толстой, Мопассан әсәрләрендә хатын-кызның тормыш төбенә тәгәрәве күрсәтелсә, хәзер инде татар театры да фахишә образын чагылдырган, дип саный театр белгечләре. Преьерадан соң, дүшәмбе көндез Мәскәүдән килгән атаклы театр белгече Борис Поюровский катнашлыгында спектакльне журналистлар белән бергәләп тагын бер кат анализладылар.

"Бу әсәр бүгенге заманга бик туры килә. Театр да заманнан артта калмаска тырыша. Исхакый әсәрләрендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек деялар күп. Әсәр бүгенге байларның заман җилләрендә югалып калуын күрсәтә. Алар акчаларын кая куярга белмичә, курчак уйната башлыйлар. Ә ул акчалар милләткә хезмәт итәргә тиеш. Бу безнең фаҗига. Исхакый аны 100 ел элек күргән. Ә бу проблема бүген дә актуаль булып кала", диде Камал театрының директоры Шамил Закиров.

Чыннан да Исхакыйның әсәрләрен уку да, карау да, уйнау да шактый авыр. Әмма тормыш хакыйкате һәм сәләтле драматурглар Ризван Хәмит, Мансур Гыйләҗев, режиссер Фәрит Бикчәнтаев, Камал театрының труппасы сәхнәләштергән “Курчак туе” әсәре бу тамашаны дулкынланып карарга, аннан соң уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге тормышта да курчак туйлары, сатып алынган ясалма каһарманнар һәм сәяси уеннар күз алдына килеп баса.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG