Accessibility links

Кайнар хәбәр

Libertas: “Маржалар безне җиңә алмас!”


Әлеге татарча хип-хоп башкаручы төркемнең халык арасына чыгуына гыйнварда бер ел була. “Без татарбыз, булдырабыз! Марҗалар безне җиңә алмас!” дип җырлаучы Libertas яшьләре кемнәр алар?

Libertas (liberta) - латин теленнән кергән сүз, татарчага тәрҗемә иткәндә “Азатлык” дигәнне аңлата. “Без наркомания, пафос, ялган, расизм һәм дә терроризмга каршы чыгабыз!” ди Libertas төркеме яшьләре, Илназ, Дилбәр, Фәнир. Алар өчесе дә Татарстанның Саба районыннан. Илназ - Казан дәүләт химия-технология университетының 3 курсында, Дилбәр – Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология бүлегендә, 2 курста, Фәнир – төркемдә иң яше, КДХТУ да I курста укый.
“Libertas” - Илназ, Дилбәр, Фәнир

Саба яшьләрен хип-хоп берләштерә


“Кечкенәдән рэп тыңларга яраттым. Җыр тексты бар иде, шуны башкарып карарга булдым, көйне яздырткач сеңелкәшем белән җырлап карадык. Дилбәр туганымның җырлар сузганын белә идем. Аннан соң Фәнир дә безгә килеп кушылды”, ди Libertas төркемен барлыкка китерүче Илназ.
Алар үзләрен “16 регион” дип тә атамакчы булганнар, тик Libertasка тукталалар. Илназ белдергәнчә, татар төркеменә татарча исем кушсаң яшьләргә кызык булмый. Иң беренче чыгышлары “Татарлар” дискәтүгендә була, шулай ук Сабадагы бәйрәмнәрдә дә хип-хоп башкарырга өлгерәләр.
Рэп укучы татар егетләре

Сузләр, көйләр каян килә

Беренче җырлары “Хат” дип атала, аны Илназ белән Дилбәр генә башкара. Аннан "Татарлар" җырын язалар, ул аерым бер татар дискәтүгенең гимнына әйләнә. Җыр сүзләре язарга өчесе дә сәләтле икән. Көйләрне Сабадагы яшь музыкант, ди-джей Миф язган. Студиядә язылу Казанда башкарылган, бер сәгате 1000 сум ди. Әлегә чыгымнарны үз кесәләреннән каплыйлар, берәр яхшы иганәче булса альбом чыгарырга да ниятләре бар.
XS
SM
MD
LG