Accessibility links

Хәрби хезмәткә алынган Татарстан егете үле килеш табылган


Узган елның ноябрендә армиягә алынган Татарстан егете Илшат Усманов күкрәгендә кайчы белән үле килеш табылган. Егетне туган авылында җирләделәр. Илшатның туганнары аның тәнендә суелган урыннар булуын әйтә.

Алексеевскиның Юеш Көрнәле авылы егете, 21 яшьлек Илшат Усманов армиягә Казан медицина көллиятен тәмамлагач, узган елның 9 ноябрендә алынган. Ул Оренбур өлкәсенең Сакмар бистәсендә хезмәт иткән. Медицина уку йортын бетерү сәбәпле, Илшатны медпунктка фельдшер итеп билгеләгәннәр.

Илшатның әти-әниләре әйтүенчә, уллары даими шалтыратып торган (һәр якшәмбе шалтырату гадәти булган ) һәм бер тапкыр да җәберләүләргә зарланмаган.

Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, 31 гыйнвар (якшәмбе) көнне туганнары Илшаттан бик озак шалтырату көткәннәр, әмма өметләре акланмаган. Үзләре шалтыраткач, телефоны сүндерелгән булган.

1 февраль көнне Усмановларга җирле хәрби комиссар килеп, Илшатның шул көнне 7.40 үлүе турында телеграмма укыган.

“Усманов хәрби бүлекнең медпунктында идәндә яткан килеш, күкрәгенә кайчы кадаган рәвештә табылган”ы әйтелгән. Медицина кәгазендә язуларынча, егет 8 чәнчүдән йөрәгенә килгән зыян һәм күп кан югалтудан үлгән.

3 февраль көнне Илшатны туган авылында җирләгәннәр. Әти-әниләре әйтүенчә, аны җирләргә алып кайткач тәнендә суелган һәм кан оешкан урыннар булганы ачыкланган. Гәрчә алдан ясалган экспертизада бу хакта бер генә сүз дә язылмаган булган.

Илшатның туганнары егетнең үз-үзенә кул салуына ышанмый. “Андый кеше түгел”, диләр. Яратып йөргән кызы булмау сәбәпле, мәхәббәт белән дә бәйле булуы мөмкин түгел.

Әти-әниләре җинаять эше ачу өчен Оренбур хәрби идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

Казан хокук яклау үзәгенә билгеле булганча, Илшатның үлеме нигезендә инде тикшерү эше башланган.
XS
SM
MD
LG