Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар референдумы хәтердәме?


Татарстан дәүләт бәйсезлеге турындагы референдум нәтиҗәләренә ничек һәм кайчан әйләнеп кайта ала? Бүген татар халкы бәйсезлекне, милли мәгарифне, татар телен яклап референдум үткәрер хәлдәме?

Моннан 18 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклап референдум үткәрелде. “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?, дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде.

Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Халыкның 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.

Бүгенге көндә референдум нәтиҗәләре турында Мәскәүдә дә, хәер, Татарстанның үзендә дә сөйләмиләр. Әмма ничек кенә булмасын, референдум Татарстан республикасы, татар милләте тарихына кереп калды. Аларны тарихтан берничек сызып ташлап булмый.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә референдум вакытында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган Фәндәс Сафиуллин, татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе, референдум үткәрелгән көннәрдә үзәкнең хәрби штабын җитәкләүче Юныс Камалетдинов катнаша.

Саша Долгов. Фәндәс әфәнде, әйтегез әле, 1992 елның 21 мартында үткән референдум турында истәлекләр дә, китаплар да языла. 18 ел элек Татарстан республикасы бәйсезлеге турында референдум үткәрергә нәрсә мәҗбүр итте?

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин.
Татарстанда референдум үткәрү декларацияне кабул итүгә тиң вакыйга булды. Әле аннан да мөһимрәк булмаса... Декларацияне кабул итү белән чагыштырганда чараны үткәрүнең авырлыклары күбрәк булды.

Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәштә өч вакыйганы билгеләп үтәр идем: Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итү, референдум үткәрү һәм конституция булдыру. Халыктан сорамыйча гына декларация кабул иттегез, башта референдум үткәрегез дигән басым булса да, без аны үткәрмәскә булдык. Чөнки декларация кабул иткән чакта ук референдумны үткәргән булсак, халык аны дөрес аңламас һәм республика эчендә каршылыкларга китерергә мөмкин иде.

Әмма референдумны үткәрмичә декларация кабул итү факты Татарстанга каршы эшли башлагач, кабул ителгән декларациянең юкка чыгару мөмкинлеге тугач, без референдум үткәрергә булдык.

Саша Долгов.
Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларацияне яклап, халык арасында референдум үткәрүгә Мәскәүнең теше-тырнагы белән каршы торуы билгеле.

Фәндәс Сафиуллин.
Радио-телевидениядән нәрсә генә күрсәтмәделәр: бомбалар, кыек авызлы абзыйлар, исерекләр дә булды. Икенче көнне үк урысларны суялар дигән сүзләр дә яңгырады. Аннары турыдан туры сәяси басым башланды. Туры эфир аша Русия президенты халыкка мөрәҗәгать итте.

19 март көнне Русиянең Югары Советы Татарстанда референдум үткәрмәү ультиматумы белән пленар утырышын уздырырга булды. Фәрит Мөхәммәтшинны да шунда чакырдылар. Ул үзе белән канун чыгару комиссиясен җитәкләгән Рөстәм Хафизовны алып барды.
Ул пленар утырыш бөтен Русиягә күрсәтелде. Ә анда кычкырыш, сугыш, Татарстанны сүгү сүзләре яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, тыңламадылар.

Шул вакытта Русия Югары Советы залы ишегеннән “Фарит Мухамметшин – Татарстан, здесь?”, дигән сүзләр белән ике гренадер килеп керә. Кеше нәрсә уйларга тиеш? Шуннан алар Фәрит Мөхәммәтшин янына килеп туктыйлар һәм аңа пакет сузалар: “Получите и распишитесь”, диләр. Бу Ельцинның референдумны үткәрмәскә дигән кисәтүе булган икән. Анда: “Вернитесь в Казань. Созовите чрезвычайную сессию Верховного Совета и отмените референдум”, диелгән була. Аннары Татарстанга карата нинди чара күрү турында бәхәсләр китә. Фәрит Казанга кайтып киткәнче карар кабул итеп өлгермиләр. Ул карар кабул иткәнне көтә алмый, вокзалга бара һәм Татарстанга кайтып китә.
Референдум алдыннан таратылган листовкаларның берсе. Агач башында Марат Мөлеков белән Фәүзия Бәйрәмова утыра


Ярты сәгатьтән Татарстанга каршы карар кабул итеп өлгерәләр. Шул карарны тоттырып, Казанга машина җибәрәләр. Алар Татарстан поездын узып, ул кайтып җиткәнче сәгать ярым алдан Казанга килеп җитәләр. Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасары Зилә Вәлиева кабинетына керәләр һәм документ тапшыралар. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга: “Тизрәк квайтыгыз!”, дип шалтырата.

Бераз гына артка чигенеп әйтәм, референдумга атна-ун көн калганда Дәүләт Шурасына граждански киемнәр кигән егетләр килеп төште. Алар көн саен Дәүләт Шурасы бинасында йөрделәр. Күрәсең, бу чара ун минут эчендә бөтенебезне алып китәр өчен кемнең кабинеты кайда икәнен белер өчен оештырылгандыр. Чөнки референдумда кире тавыш бирелсә, шураның президиум әгьзаләре дә, президент та кулга алынырга тиеш иде.

Ультиматумга кире кайтыйк. Мин ул чакта президиум әгьзасе идем. Без 19 март көнне иртән башланган утырышны төнге сәгать өчтә бетердек. Шунда карар кабул иттек: әйдәгез, бу ультиматумны кабул итик, аннан соң күз күрер, дидек. Шул карарны иртән ук Мәскәүгә җиткердек. Без референдумны үткәрмәскә дигән сорау күтәреп, сессия утырышын уздырабыз, дидек. Әмма бик кызык килеп чыкты. Сәгать тугызда сессия башланырга тиеш иде. Әмма 250 депутаттан йөздән артык кеше генә җыелды. Алып баручы: “Гафу итегез, кворум юк”, диде.

Унбиш минут тәнәфес игълан ителде. Тәнәфестән соң килгәннәрнең дә яртысы юк. “Депутаты не пришли. Сессия не состоялась. Приказ Москвы был выполнен”.

Саша Долгов. Татарстан Мәскәү пропагандасына ничегрәк каршы торды?

Фәндәс Сафиуллин. Листовкалар турында бер генә факт китерә алам. Ул чакта җәмгыять оешмалары да, дәүләт оешмалары да бик актив эшләде. Бер нинди каршылык юк иде. Милиция – безнеке, ГАИ – безнеке. Милиция санавынча, Казандагы милиция блокпостларда Мәскәүдән килгән колонналарны туктатып конфискацияләнгән листовкаларның күләме генә 34 тонна булды. Әле күпмесе эләкмәгәндер.

18-19 мартларда Русия Генераль Прокуратурасыннан бер бригада килеп төште. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән приказы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Антоновка ультиматум ясый. Безнең Антонов шуңа коелып төшә. Ә аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр.

Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Русиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр. 21 март бик матур, аяз көн иде.

Саша Долгов. Юныс әфәнде, референдум үткән көннәр сезнең хәтердә ничек саклана?

Юныс Камалетдинов
Юныс Камалетдинов.
Татарстанны танк дивизиясе чорнап алган иде. Мәскәүдән референдумны үткәрмәскә дип әйтеп тордылар. Ә татар иҗтимагый үзәге бик каты басым ясады һәм референдумны хәзерләде. Фәрит Солтанов, Фәрит Уразаев, Марат Мөлеков бергәләшеп референдумны үткәрү турында аңлату оештырдылар. Казанда гына түгел, бөтен республикада бик көчле агитация барды. Читтәге татарлар да килеп булышты.

Саша Долгов. Сез сугыш куркынычы турында да әйттегез. Милли хәрәкәт шушы сугышка каршы ничегрәк әзерләнде?

Юныс Камалетдинов. Танкларга каршы без шартлаткычлар әзерләдек. Анда керосин, бензин тутырдык. Шартлаткычларны ничек кулланырга икәнен кешеләргә өйрәттек. Әгәр дә танклар Казанга керсә, аларны яндырыр идек. Күрәсең, моны сизделәр, шуңа күрә танкларны кертмәделәр.

Референдум үткәрү бик авыр иде. Ләкин референдумда җиңә алдык. Халыкның 62% декларацияне кабул итү өчен тавыш бирде. Референдум үткәч, яңа конституцияне хәзерләү башланды.

Саша Долгов.
Референдум нәтиҗәсе хәзер үз көчендә кала калуын, ә киләчәктә Татарстанга аның кирәге чыгармы?

Фәндәс Сафиуллин.
Әлбәттә, ул үз көчендә кала. Әмма Русия аны танырга җыенмый. Әмма референдумның мөһимлеге Мәскәү тануда түгел. Ул вакытта кабул ителгән карарыбыз – иреккә, азатлыкка омтылу билгесе. Бу безнең җиңү мисалы булды. Шуның өчен аның әһәмияте беркайчан да кимемәячәк.

Безгә әле халык белән бердәм булып милли мәктәпләрне бетерү турында канунны юкка чыгару өчен көрәшергә тиеш. Бу Русия тарихында булмаган күренеш. Шунда да элек бергә көрәшкән мисалыбыз, тарихи хәтеребез, көчебез, сүнмәс дәртебез киләчәккә дә көч бирергә тиеш.


Саша Долгов. 1992 елда Татарстанда яшәүче татарлар дәүләт бәйсезлеген хуплап референдум үткәрә алды. Бүген Татарстан республикасы милли мәгарифне, татар телен, дәүләтчелеген яклап референдум үткәрер хәлдәме?


Фәндәс Сафиуллин. Моның өчен дәүләт тарафыннан ихтыяр көче генә кирәк.

Саша Долгов. Ә Татарстан референдум нәтиҗәләренә кайчан әйләнеп кайтыр икән?

Фәндәс Сафиуллин. Бүген, иртәгә.

Саша Долгов. Ничек итеп?

Фәндәс Сафиуллин. Безгә Русиянең мәктәп сәясәтенә каршы күтәрелергә кирәк. Милли мәдәниятне, милли сәясәтне бетерү начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моңа каршы сәясәтне референдумга таянып эшләп була.
XS
SM
MD
LG