Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп милләтне сыный


2010 елдагы халык санын алу дәүләт оешмалары һәм киң җәмәгатьчелек өчен җитди имтихан булачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һәркем үзенең тамырларын, бүгенге халәтен һәм максатларын белергә тиеш дип саый.

Римзил Вәли. Әгәр дә теге яки бу халык сыйфаты ягыннан, сан ягыннан түбәнгә тәгәрәсә, бу дәүләт сәясәтенә һәм халыкның дөрес юлдан бармавына дәлил булып тора. Заманында дәүләт тоткан татар халкының кимүе яки бөтенләй артмавы нинди сәбәпләргә бәйле соң?

Демография, ягъни туу һәм үлү саннары, миграция, катнаш гаиләләр, кайбер кешеләрнең милли үзаңы үзгәрү һәм административ ресурс кулланып, ясалма рәвештә кайбер милләтләрнең саннарын арттыру яки киметү – төп факторлар булып менә шулар тора. Милли үзаңны ныгыту, һәркемнең үз тамырын, нәселен яхшырак белү, үз милләтеңне киләчәк буыннарга исән-имин тапшыру, милли җәмәгатьчелектән, мәгърифәттән дә тора. Бу әңгәмәдә сүз шул турыда барыр. Анда күренекле җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Сөйләшүне Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев башлап җибәрә.

Разил Вәлиев. Белгәнебезчә, быел октябрь аенда бөтен Русиядә халык санын алу үткәреләчәк. Бу бөтен Русия халыклары өчен бик зур вакыйга. Безнең халык өчен тагын бер сынау да.

Русиядә халык санын исәпкә алу 2002 елда булган иде. Аның нәтиҗәләрен дә беләбез. Бүгенге көндә Русиядә тулаем 5,5 миллионга якын татар яши. Аллага шөкер, үткән җанисәптә без кимемәдек, бераз арттык. Киләчәк җанисәп вакытында без бер милләт, туган телебезнең иясе буларак, тагы бер тапкыр сынау үтәчәкбез.

Җанисәп ни өчен кирәк? Бер караганда, халык исәбен алу ул илебездә күпме кеше яшәвен белер өчен кирәк. Әмма алай гына түгел. Бу милләтнең бүгенге көндә үз-үзен рухи яктан сиземләү, аның дәрәҗәсен күрсәтә торган җанисәп булачак.
Разил Вәлиев


Бу халык исәбе алуның нәтиҗәләре буенча Русиянең, Татарстанның да милли сәясәтенә кайбер үзгәрешләр кертелер. Әгәр дә без үзебезнең күпме икәнлекне беләбез икән, димәк, безгә шуның кадәр милли мәктәпләр, китаплар, дәреслекләр, милли каналлар, милли кино кирәк дип таләп итә алачакбыз. Милләтне милләт итә торган институтлар кирәк. Шуңа күрә бу халык исәбен алуга техник чарага караган кебек карарга ярамый. Бу милләтнең язмышын, киләчәген хәл итә торган бик зур вакыйгаларның берсе.

Татар халкының бик зур үзенчәлеге бар – без бөтен дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Без Татарстаныбызда, татарлар бергәләп яшәгән республикада объектив нәтиҗәләргә ирешә алсак та, Татарстаннан читтә бу мәсьәләне хәл итәргә авыррак булачак.

Без, язучылар, күпмилләтле татар халкы дип шаярып әйтәбез. Бу сүзләрдә хаклык та бар, чөнки без төрле кавемнән җыелган. Безгә Татарстаннан читтә эшебезне активлаштырырга кирәк. Ни өчен анда татарлар бераз кимеде? Мин татар, кем дип язсалар да, мин барыбер татар булып калам. Әгәр дә мин татар була торып, мине башка милләткә язсалар, кемгә файда? Миңа файдасы юк, ул милләткә дә файдасы юк, чөнки мин барыбер татар булып калам, ә эчемдә ниндидер каршылык уяна башлый. Бу протест киләчәктә шартларга да мөмкин.

Римзил Вәли.
Ә хәзер җанисәп турындагы үз фикерләре белән күренекле драматург, Татарстанның халык язучысы, Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин бүлешә.

Туфан Миңнуллин. Җанисәп – мин бу сүзнең ничек, кайчан килеп кергәне турында бик күп уйландым. Әгәр дә без тарихка мөрәҗәгать итсәк, элекке вакытларда шушы җанисәпләр вакытында бик зур фаҗигаләр булган. Бунтлар күтәрелгән, чөнки халык җанисәп башлангач, безне чукындырырга телиләр икән дип уйлаган. Күпертеп җибәрүчеләр дә булгандыр. Татар халкы бу чарага һәрвакыт шикләнеп, сакланып караган. Бүген дә без бераз шикләнебрәк торабыз. Мин, мәсәлән, безнең саныбыз 5 миллионга якын дигән сүзләргә ышанып бетмим. Чөнки кая барсаң да, анда татарны очратмый калмыйсың.

Разил Вәлиев, Фәрит Уразаев, Николай Владимиров, Римзил Вәли

Җанисәпкә татарларны бүлгәләп бетерү, кем ничек тели, милләтен шулай яза дигән әйберләрне кертү, минемчә, бик әйбәт түгел.
Үземнең милләттәшләремә турыдан-туры мөрәҗәгать итәсем килә. Бераз гына сак булсак иде, бераз гына игътибарлырак булсак иде. Әгәр дә миннән син кем дип сорыйлар икән, мин җаным теләгән сүзне язарга тиеш, мәсәлән, мин татар. Кемгәдер ошыймы, юкмы, мин шул кеше. Шуңа күрә бу әйберне язган вакытта игътибарлы булырга кирәк. Кискен вакытларда без берләшә алабыз бит.

Римзил Вәли. Чираттагы сүз Бөтендөнья татар конгрессы бюро әгъзасы Фәрит Уразаевка бирелә.

Фәрит Уразаев. Җанисәп проблемасына килгәндә, мин аны ике проблемага бүлеп карар идем. Беренчесе үзебездән тора. Икенчесе - бу мәсьәлә буенча нинди сәясәт уздырыла һәм уздырылачак.

Җанисәп алырга гаиләгә киләләр. Әгәр дә гаилә баласын татар рухында тәрбияли икән, ул бу сорауга төп-төгәл җавап бирә алачак. Ә катнаш никах булса? Проблемалар иң беренче чиратта гаиләдә туа.

Элек гаиләдә яшәү өч буыннан торган: әби-бабай, әти-әни, бала-чага. Шушы өч буын булган гаиләгә килеп керсәң, һәрвакыт татар дип җавап бирә.

Икенче юнәлеш нәсел, шәҗәрә, авыллар тарихы белән бәйле. Бу әйберләр татар дөньясында шактый эш таләп итә. Сабантуйлар системасы борынгыдан килә торган әйбер. Мин үзем авылдан чыккан кеше. Авылым 365 көнгә бер мәртәбә сабантуйда яшьнәп яшәп ала. Бу әйберләрне без чын мәгънәсендә “мин татар” дигән акция астында уздырырга тиешбез.

Туфан Миңнуллин
Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлештә шактый эшләр алып бара. Без сабантуйларны авылларда, шәһәрләрдә, төбәкләрдә генә түгел, федераль дәрәҗәгә күтәрдек.

Икенчесе - без фольклор үзәк белән “Түгәрәк уен” татар фольклор коллективларын уздырырга җыенабыз. Ул төбәктән төбәккә күчә, татарның дәрәҗәсен күтәрә.

Өченчесе - Болгар җыены. Анда һәр елны бөтен татар яшәгән төбәкләрдән 20 меңгә якын кеше килә. Монысы да Русия дәрәҗәсендә уздырыла. Кемдер нишләп һаман сабантуй, дип әйтер. Моның артында татар авылының яңа образын тудыру тора.

Мин егерме ел дәвамында милли хәрәкәттә буларак аңлыйм, моның нигезендә - сәясәт. Киләчәк җанисәптә бик куркыныч әйбер көтелми. Син теләсәң, үз милләтеңне язасың. 90% кеше язмаса, алар милләтсез булачак. Русияләр дигән теманы пропагандалау башлана. Ул үз чиратында татарның дәүләтчелек проблемасына барып чыгачак. Милләте булмаган халыкның үз милли республикасы да булырга тиеш түгел. Милләтләрнең язмышын миграция сәясәте билгеләячәк.

Барысын да бер җепкә тезеп карасаң, татар эчке фактор буенча да, тышкы фактор буенча да, көне-төне армый-талмый җанисәп вакытында гына түгел, ә көндәлек тормышта үзен үзе санарга тиеш.

Римзил Вәли. Ә хәзер җанисәп турында фикерләрен мәдәният министрлыгының фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйли.


Фәнзилә Җәүһәрова. Курган өлкәсендәге Сафакүл районында яшәүче татарларга тукталасым килә. Бу бик үзенчәлекле район. Кешеләр үзләрен татар дип таный, ләкин башкорт белән читтәш булу сәбәпле, киемнәре башкортларга охшаш булу сәбәпле, сез башкорт дигән җөмләне анда бик еш әйтәләр. Телдә дә бераз гына уртаклыклар бар. Ләкин халык традициясен, фольклорын, антропологиясен, аның тышкы кыяфәтен карасак, шушы ук татарларыбыз.

“Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең концпециясен билгеләгән вакытта, безгә ул нәрсә китерә һәм нинди нәтиҗәгә киләчәкбез дигән сорау куйдык. Һәм без бик асыл төшенчәгә юлыктык һәм аны язып та куйдык: без телебезне, үзенчәлекләребезне саклыйбыз, ләкин уртак сыйфатларыбыз да шулкадәр күп икән. Исемнәребез, сүзләребез төрле, ләкин кыяфәт бер.

Совет заманында теге яисә бу халыкның үзенең тамырларына төшү, фольклорына кайту кысаларда булган. Чөнки совет кешесен тәрбияләү дигән идеология бар иде. Шуңа күрә, без соңга калдык кебек тоелса да, “Түгәрәк уен” фольклор фестивале алай булмавын күрсәтте.

Без узган елны шулкадәр сөендек: Ермак заманыннан соң беренче тапкыр бөтен Русиядән 500ләп татар Себергә килде. Без шунда Себер сөйләшен ишеттек. Монда мишәрнең берсе “чыкылтый”, икенчесе “цыкылтый”; Казанның Кукмара районыннан килүчеләр керәшеннәр кебек елаштыра, Әтнәсе “әцкец” дип сөйләшә.

Шуның бөтенесе нигезендә татарның Тукайлар тудырган, Каюм Насыйрилар башлаган милли теле безнең халкыбызның уртак хәзинәсе, милләт буларак формалашуыбызның, халкыбызның алга китүенең күрсәткече. Байлыгыбызны барлар өчен бөтен булуыбыз кирәк. Бөтен икәнбез, димәк, без әллә нинди хәзинәләребезне актарып кына түгел, үзебезне дөнья танырга хокукны инде күрсәттек, әллә кайларда без билгеле шәхес.
Фәнзилә Җәүһәрова


Римзил Вәли. Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең ничек саналачагын әйтеп бирде.

Николай Владимиров. Безнең республикада 115тән артык милләт вәкилләре яши. Күп илләрдән киләләр, үзбәкләр дә, таҗиклар да. Аларга тормышка чыккан татар кызларыбыз да бар. Минем шул кешеләрдән сезнең тормыш иптәшегез кем дип сораганым бар. Күбесенең тормыш иптәшләре татар милләтеннән. Беркемне дә кысрыклау юк.

Минемчә, Татарстанда барлык милләткә матур итеп яшәр өчен, үзенең телен, гореф-гадәтләрен саклап калыр өчен мөмкинлекләр тудырылгач, бу җанисәп вакытында Татарстанда яшәүче барлык милләтләргә дә үзен кем дип әйтәсе килсә, аңа бу мөмкинлекләр тудырыла.

Римзил Вәли. Җанисәп ул милләтне, аның иҗтимагый оешмаларын, мәгърифәтне, мәгълүмат чыганакларын һәм дәүләт хакимиятен сыный. Бу имтиханны татар һәм башкорт халыклары ничек үтәр соң? Мәгълүматларның төгәл һәм объектив булуы киләчәктә социаль үсешне дөрес алып баруга тәэсир итәчәк.

Яшь буын вәкилләренең, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган балаларның милли мәдәниятне, телне белүе шушы җанисәп вакытында ачыкланачак. Ә инде радио, телевидение, газет-журналлар ел әйләнәсенә милләтнең үткәнен, рухи тормышын ачык итеп күрсәтмәсә, милли журналистиканың, гомумән, милли зыялыларның дәрәҗәсе бик түбән төшә дигән сүз.
XS
SM
MD
LG