Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29

"Азатлык" радиосы Шүрәле елын игълан итте


"Азатлык" радиосы урнашкан Кекин йорты

"Азатлык" радиосы урнашкан Кекин йорты

Казан үзәгендәге Кекин йортында урнашкан Казан бюросында тыңлаучылар, төрле оешма, телевидение, радио вәкилләре еш була. Бүген без, Казан бюросы хәбәрчеләре, барыбыз бергә җыелып, иске елның төп вакыйгаларын искә алабыз. Һәркемнең шәхси тормышында төрле үзгәрешләр булган. Бюро тормышына карасаң, эш тагын да кызурак барды.

Римзил Вәли. Яңа еллар котлы булсын, хөрмәтле тыңлаучылар! 2011 елга аяк баскач, “Азатлык”ның яңа елдагы беренче тапшырулары эфирга чыкканда, Казан бюросына сүз бирелде. Бу – матур гадәт. “Азатлык” радиосының Казан бүлеге – Русиядә булган бердәнбер татар-башкорт редакциясенең бүлеге.

“Азатлык”та эшләүчеләр күңелле һәм кызык яши. Иртән 150-200 темадан дүрт тема сайлап алабыз, кичкә кадәр шушы темаларга тавышлар, рәсемнәр табып, әзерлибез. Кичкә таба шушы тапшыруларга үзенчәлекле исем кушып, башта эфирга аудиога, аннан соң интернет-сәхифәгә текстлар, фотолар, видеолар куябыз. Шуның белән эш тәмамлана. Хәзер тормыш башкачарак бара: тыгызланды, кызуланды.

Узган елда Татарстан президенты алышыну, Дю Солей циркының Казан уртасында ай буе тамаша күрсәтеп утыруы, Казанның футболдан дөнья чемпионатында катнашырга өметләр ачылуы һәм башка зур вакыйгалар булды. Шул турыда гына түгел, бәлки һәркем үзенең тормышы турында сөйләргә җыенадыр.

Җыелган хәбәрчеләрне тыңлап карыйк әле. Безнең арабызда Гөлназ Шәйхетдин генә юк. Ул кияүгә чыккан иде. Хәзер кечкенә малай табып, аны үстерә. Аның каравы озак кына Прагада эшләгәннән соң Казанга кайткан Бикә Тимерова бар.

Студиябез яңарак, киңрәк бүлмәгә күчте. Хәзер радиобызның бер тәрәзәсе көнчыгышка караса, икенчесе көнбатышка карый. Шушы бинага яңа хезмәткәр Райнур Шакиров та килде.

Безнең радионың телевидениегә әйләнүе күзгә ташлана. Кайберәүләр шалтыратып: “Бу “Азатлык” телевидениесеме дип эндәшә. Гадел Галәметдин хәзер эшкә видеокамера күтәреп килә.

Арабызда яшь хәбәрчеләр дә бар. Алар – Ләйсән Фәтхетдинова һәм Саша Долгов. Шулай итеп, бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә сезне кызыклы, бераз гына мәзәк, ихлас фикерләре белән Наил Алан, Бикә Тимерова, Мәликә Басыйр, Гадел Галәметдин, Ләйсән Фәтхетдинова һәм бу сүзне башлап җибәргән Римзил Вәли сөендерә.
Азатлык тәкъвиме
2009 – Пәрәвез елы
2010 Ак барс елы

Наил Алан. Яңа елга кергәндә без аңа үз исемебезне бирә идек. Киләсе елны Песи, яки Куян елы дип әйтәләр. Ә “Азатлык” радиосының, татар дөньясының үз елы нинди булыр икән? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

Римзил Вәли. Әйе, Пәрәвез елын кичердек. Ак барс елы әле генә үтеп китте. Шәхсән мин – кытай түгел. Нишләптер бөтен кеше Яңа ел җиткәндә кытайга әйләнә башлады. Кытай җәдвәле я сыер, я чучка елы дип әйтә. “Азатлык” радиосы бу эшкә кискен каршы чыгып, үз исемен бирә башлады. Ак барс елының ничек үткәнен әле генә сөйләп чыктык.

Ә инде ышанасызмы-юкмы: бу елның исемен Прагадан, Вашингтоннан күрсәтмә биреп, кушучы юк. Бары шушы тапшыруның ахырында, мөгаен, хәл итәрбез.

Наил Алан. Песи булып калса да була.

Римзил Вәли. Наилнең бер йомшак ягы бар: ул песи ярата. Ул эшеннән песием ачыккан дип йөгереп кайта. Нишлибез? Әллә Песи елы дип калдырабызмы?

Б.Әлменев рәсеме
Райнур Шакиров. Минемчә, Шүрәле елын игълан итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Мин үзем электрон технологияләр ягында – iPhone, яки iPad елы.

Наил Алан. Римзил абый, сез узган елга нәтиҗәләр ясарга тәкъдим иткән идегез.

Римзил Вәли. Наил, син узган елдан канәгатьме?

Наил Алан. Мин һәр елга канәгать. Мин канәгать булмаган ел юк. Һәр елның уңышлары бар. Һәр елның җитешеп бетмәгән яклары бар. Миннән узган елга нинди бәя бирер идегез дип сорасагыз, минем өчен узган ел ни өчендер "К" хәрефенә башланган сүзләр белән истә калды.

Мисал өчен: корылык (Татарстанның әле мондый хәлне күргәне юк иде), кушылулар (Казан дәүләт университетына башка югары уку йортларының кушылуы), каршылыклар (милли хәрәкәттә, сәясәттә).

Римзил Вәли. Нәтиҗәдә беркем дә кушылмый, бернинди федераль университет та күренми. Ректор Гафуров та әйтте: бу университетта карарлар бигрәк озак кабул ителә. Гуманитар университет үз урынында тора.

Наил Алан. Кушылу проблемнарын югары мәгариф 2011 елга да алып чыга. Шулай да Гафуров әйткән: дөньяда булган финанс кризисы вакытында гарәп дөньясы һәм көнчыгыш илләр алай ук зур авырлыклар кичермәгән. Шуңа күрә без көнчыгышны өйрәнү институтын киләчәктә үстерергә тиеш.

Кушылуларга килгәндә, яңа гына тагын бер кушылу булган. Ул да булса республиканың фәнни мәдәниятне агарту үзәге белән татар фольклор үзәге кушылды. Киләчәктә, белгечләр әйтүенчә, халык иҗатына бик зур игътибар биреләчәк.

Римзил Вәли. Без мәгариф белән мәдәниятне бик яратабыз. Бигрәк тә мәдәнияткә өстенлек бирәбез, чөнки ул милләт дигән сүз. Мәзәк булмаса да, бер документаль хәл бар.

Хөкүмәтнең бинасы бушагач, авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов сорап барган: “Миңтимер Шәрипович, бир инде шул бинаны авыл хуҗалыгы министрлыгына”. Президент әйткән: “Син нәрсә, бу бит республиканың йөзен билгели торган министрлык булырга тиеш. Ничек инде Татарстан авылдан башлансын? ” Әхмәтов “Татарстанның йөзе нинди булырга тиеш соң?” дигәч, “Индустрия һәм фән”, дип җавап биргән президент.

Берничә ай һәм ел үткәч, бинаны мәдәният министрлыгына биргәннәр. Шуңа Әхмәтов “Менә кем икән Татарстанның йөзе!” дигәч, күрдегез, Казансу буенда Игенчеләр сарае ачылды. Узып барган елның иң зур вакыйгаларының берсе – Игенчеләр сарае. Ул әлеге мәдәният министрлыгы бинасын, хөкүмәт бинасын да уздырып җибәрде. “Татарстан” журналы Марат Әхмәтовны иң шәп игенче дип игълан итте.

Үз күңеле белән мәгърифәтче булган Мәликә Басыйр быел фатир дип берничә ай ялларда да йөрде, ниләр эшләп йөрдең, сөйләп җибәр.

Мәликә Басыйр. Тәгәри китте йомгагым – күрмәдегезме, дип башлыйм әле сүземне. Йомгакның тәгәрәвен күрүчеләр, бәлки, булгандыр да. Чөнки ел йомгагын сүтә башласаң, 2010 елның башында ук Татарстан республикасында президент алышыначагы билгеле булды. Халык авазыннан билгеле булуынча, Миңтимер Шәймиевнең президентлыктан китүе, урыны Рөстәм Миңнехановка калдырылуы,Татарстан халкы өчен көтелмәгән хәл булмады, әлбәттә.

Ә менә Русия хоккей командасының Олимпия уеннарында уңышсыз чыгыш ясавы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды да инде. Бу хәл турында кайгырмаган кеше бик аз булгандыр.

9 майда Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүдә сугышта катнашканнарга дәүләт тарафыннан фатирлар бирелүенә, “Ачык микрофон”да катнашучыларның ветераннар өчен чын күңелдән шатланулары, элек мондый ярдәмнең булмавына борчылулары “Азатлык” радиосы эфирында яңгырады.

2010 елның җәй айларында миңа халыкара татар балалары “Сәләт” оешмасының Казаннан ерак түгел урнашкан “Йолдызчык” аланында хезмәт куярга насыйп булды. Элек Казанның Лаеш районында 12 балалар ял итү аланы булса, хәзерге көндә районда 3 кенә җәйләү сакланып калган.

“Сәләт”ле татар балаларын ял иттерү аланы итеп тәгаенләнгәч, бу “Йолдызчык” аланы яңадан яшәреп, яңарып, яңа көч алып яши башлый. Бу аланга 2010 елда татар балалары Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә килгәннәр иде. “Сәләт”нең Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Казан аланында ял итүче балаларның Биләргә, Иске Казанга экскурсиягә барып, табигать кочагында, учакта пешкән ашларны ашаулары, меңләгән татарча сөйләшкән балалар арасында музыкаль фестивальдә катнашулары турында “Азатлык” радиосыннан берничә тапшыру яңгырады.

Киләсе Яңа ел елтыр күзле мәче елы, яки куркак куян елы булса да, минем сезгә теләгем, хөрмәтле радиотыңлаучылар, курыкмыйча сәламәт булып яшәгез, чөнки курку хисе кеше гомеренең яртысын алып китә, ди. Үзегез теләгән бәхетле мизгелегезгә сезне хыял канатларыгыз алып барып җиткерсен. Хыялыгыз булсын, хыяллар тормышка аша ул.

Римзил Вәли. “Ачык микрофон” тапшыруларын алып баручы һәм мәгърифәтне яратучы, хәтта “Сәләт” җәйләвендә яшьләрне тәрбияләүче Мәликә Басыйр мәдәният һәм мәгърифәт темаларын башлады. Ә Гадел Галәметдин сәясәтне һәм икътисадны ярата иде. Хәзер ул телевизиончы булып китте.

Гадел Галәметдин. Чыннан да, берничә ел дәвамында мин сәясәт һәм икътисад темасын алып бардым. Быел “Азатлык”та мин кыска гына видеосюжетлар әзерләдем. “Азатлык”та сайт аша кыска гына видео белән төрле проблемнарны ачу – яңалык, әлбәттә.

Бүген халыкта ниндидер курку хисе сизелә. Гади халыккамы, белгечкәме сораулар белән мөрәҗәгать итсәң, күбесе үзенең йөзен күрсәтергә, сөйләргә курка. Гади халык белән дә уртак тел табу җиңел әйбер түгел икән. Билгеле, кризис елы күпләрне борчуга салды. Аннары корылык килде. Хәзер туктаусыз кар ява. Әллә шул кешедә шомлык уята.

Римзил Вәли. Гадел Галәметдингә минем соравым бар. Күптән түгел Биектау районыннан тәвә кошы видеоларын күрдек. Әйтәләр бит, “страусиная политика” дип, башын комга тыгып, артларын өскә тырпайтып чыгыш ясаган сәясәтчеләрне гел күреп торабыз. Биектаудагы тәвә кошлары синдә нинди тәэсир калдырды?

Гадел Галәметдин. Биектаудагы фермер миңа, бер кеше кырда сугышчы түгел, дигән мәкальне хәтерләтте. Фермерлык белән шөгыльләнә башларга кешеләр курка. Хәзер технологияләр заманы. Җиңел генә, тиз генә акча табу заманы. Шундый шартларда Биектауда ниндидер фермер үз хыялында яши. Инвесторлар юк. Шундый кешеләрне без күбрәк күрсәтсәк иде.

Римзил Вәли. Кошлары матур бит.

Гадел Галәметдин. Кошлары да матур, итләре дә тәмле. Ләкин андый кешеләр Биектауда гына түгел, башка җирдә дә бар.

Римзил Вәли. Рөстәм Миңнеханов күптән түгел әйтте: “Без кайбер районнарда башлыкларны тикшерәбез, санап карыйбыз – сыерлар кәгазьдә язылганына караганда ике тапкыр кимрәк. Сыерлар саны кыскара, атлар да исәптән соң 26 мең данә генә калган.

Бер-ике ел элек без Яңа ел тапшыруында боз өстеннән очып бара торган бер көймә турында сөйләгән идек. Ул көймәләр күренә башлады. Әлбәттә, гадәти тормышка, һәр авылга кермәде әле. Тәвә кошы белән шулай булмасын иде.

Римзил Вәли. Бикә Тимерова ике-өч ел Прагада эшләп, Европага күнегеп, инглиз телен дә, аудио, видео эшләрен өйрәнеп кайтты. Аның шәхси тормышында да үзгәрешләр булды: ул бер тыңлаучыбызга кияүгә чыкты.

Бикә Тимерова. Мин Гаделнең сүзенә кушылам. Кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтле булмавы гаҗәпләндерә. Мәсәлән, хәзер бит Яңа елга бүләкләр алу чоры. Этешү, төртешү, чиратларда торганда каты бәхәсләргә керү нәрсәгә кирәк?

Быел ике тапкыр Себергә барырга туры килде. Ярты Себерне урап, Төмән, Омски, Чиләбе кешеләренең ягымлырак, гадирәк икәнлеген сиздем. Тормышыбыздан зарланабыз, ә безнең тормыш әле яхшы икән дип уйлап куясың. Кешеләр авырлык белән акча эшли, ләкин барыбер күңелләре катмый.

Новосибирски каласын күрдем. Зур шәһәр, урамнары иркен, заманча. Мәскәү, Казан шәһәрләре генә алга киткән дип уйлыйбыз. Башка шәһәрләр дә бар. Андагы татарлар Рөстәм Миңнехановны татарларга ягымлырак карарга өйрәтте. Себердә, зур булмаган шәһәрдә милли тормышка гаҗәпсенеп кайттым.

Мин “Сәләт” җәйләвендә булганда Польшадан килгән Августин дигән абзый безнең пешекче Женя апаны интернет аша табып килгән. Алар элек Польшада яшәгән, 5-6 яшьтә аерылганнар да, “Сәләт” җәйләвендә очраштылар. Августин абый балалар кыярдан ясаган букетны Женя апага бүләк итте. Бу “Югалсам да, көт син мине” тапшыруындагы кебек булды.

Августин абый Сабан туе вакытында сәхнәдән болай диде: “Мин – поляк, Польшада яшәгән кеше. Сезнең бәйрәмегез миңа бик ошады. Польшада да бик күп татарлар яши, алар да шундый матур итеп бәйрәмнәр үткәрә. Мин сезнең халыкны бик яратам”.

Быел Польшада татарларга һәйкәл куелды. Польшада яшәгән татарлар да яхшы күңеллеләр.

Римзил Вәли. Безнең арабызда яңа коллегабыз, “Татарстан” дәүләт радиосыннан килгән, Төркиядә укыган Райнур Шакиров та бар.

Райнур Шакиров.
Бу ел минем өчен аермалы булды. Үзгәрешләр елы булды. Быел мин “Татарстан” радиосыннан “Азатлык” радиосына күчтем. Монда яңалыклар әзерләү, эфирга чыгу, интернетка элү шулай ук рәсемнәр табу – үзе бер тормыш.

Римзил Вәли.
Төркиядә эшләү кыенракмы? “Татарстан” дәүләт радиосында эшләү кыенракмы?

Райнур Шакиров. Һәр эшләгән урынның кызыклы ягы бар. Төркиядә без күбрәк тәрҗемә эше белән эфирга чыга идек. Без дәүләтнең телен, дәүләтнең фикерен халыкка җиткерә идек. “Татарстан” радиосында җаваплылык, җөмләләрдә дөрес итеп басым ясауга, дикциягә өйрәндем. Ләкин “Азатлык”ка килгәч, актуаль теманы сайлап алу, аны халыкка дөрес итеп, кызыклы итеп җиткерү минем өчен тагын да мөһимрәк булды.

Римзил Вәли.
Арабызда һәр атна ахырында таба кыздыра торган һәм яшьләрне дискотекаларда биетә торган Рөстәм Исхакый бар. Аның кибете дә бар. Игътибар итегез, “Азатлык” радиосы дигән такта янында Рөстәм Исхаков дигән кием кибете бар.

Рөстәм Исхакый.
Шәкертлеккә нокта куярга вакыт та җиткәндер. Чөнки без яшьләрнең клуб музыкасын тиешле дәрәҗәгә җиткердек. Бик күп дискәтүкләр, фестивальләр үтте, кызыклы яшь башкаручылар барлыкка килде. Аларның иң яктылары, иң популярлары безнең “Азатлык”ның “Кызган таба” тапшыруында булдылар. Хәтта ки, “Татарстан гүзәле”, бүтән бәйгеләрдә катнашкан, яшьләр арасында бик тә популяр булган кешеләр кунак булды.

Бу “Азатлык”ның яшьләргә карата битараф булмавын күрсәтә. Татарча яхшы сөйләшкән, актив, үзе ниндидер эш эшләгән яшьләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Римзил Вәли.
Соңгы елда иң актив эшләгән ике студентыбыз бар. Саша Долгов аналитик булып китте, керәшен яшьләренең хәрәкәте җитәкчеләренең берсе дә ул. Ләйсән Фәтхетдинова – шигырь, чәчмә әсәр бәйгеләрендә җиңү яулаган бик талантлы шагыйрә.

Ләйсән Фәтхетдинова.
2010 ел дигәндә, минем күбрәк яшьләр тормышына басым ясыйсым килә. 2010 ел милли яктан караганда уңышлы булды дип әйтергә була. Милли хәрәкәт бераз селкенеп алды, бераз күтәрелеп китте. Мисал итеп, Хәтер көне, беренче тапкыр “Уян татар” дигән чараның уздырылуы, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең уянып китүен китерергә була.

Әдәбият турында да бер-ике сүз әйтәсе килә. 2010 ел бик уңышлы булды. Иҗади кичәләр, чаралар күп уздырылды. Моңа кадәр күпләрдә шик бар иде: бүгенге буынга, бүгенге әдәбиятта иҗат итүчеләр буынына алмаш булмас төсле. Хәзерге яшьләр әдәбият белән кызыксынмый, алар арасында сыйфатлы иҗат итүчеләр юк, дигән фикерләр яшәп килә иде. Әмма бу елның чаралары, бәйгеләре бу фикергә каршылыклы фактлар китерде. Хәзерге яшь иҗатчылар дулкынына тагы да яшьрәк дулкын килә дигән нәтиҗә ясалды.

Римзил Вәли. Тапшыруның ахырында безгә ел исеме табарга кирәк бит. “Ирек мәйданы”, мәсәлән, үзенең версткасын туктатып, безне көтә. “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Безнең гәҗит” һәм башка басмалар безнең мәкаләләрне бастыра. Яңа елда да хезмәттәшлек итәргә теләк бар.

Барлык тыңлаучыларга сәламәтлек, мул тормыш, җан тынычлыгы һәм милләткә фидакарьлек теләп, бергәләшеп, нинди ел үткәрәбез дигәнне хәл итәбез һәм яңа елда яши башлыйбыз.

Тукайның Шүрәлесе дә, Су анасы да, Кисекбашлары да безнең яшьләрнең йөрәгендә үзенчә күңелле итеп яшәргә тиеш. Мин күптән түгел бер китап күрдем: “Шуралеада” дип язылган, Пушкин, Блок “Шүрәле”не ничек язар иде, диелгән.

Күрәсең, “Азатлык” радиосына алынырга туры килер. “Шуралеада”ны башлап җибәрик. “Шүрәле” турында хикәяләр, шигырьләр, рәсемнәр, интернет-проектлар булсын. Әйдәгез, шушы елны чыннан да Тукай рухында үткәрик!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG