Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

“Татарстан-Яңа гасыр” татарларны берләштерү максатына ирешүе турында белдерә. Әлеге каналны Русия буйлап даими рәвештә 5 миллионнан артык кеше карый.


“Татарстан-Яңа гасыр” каналы 2010 елда ниһаять Башкортстанда да күрсәтелә башлады. Күрше республикадан яхшы һәм көчле реакция килә башлады, ди канал вәкилләре.

Уфаны Казан каналыннан күрәсе килә

“Татарстан-Яңа гасыр” каналына Уфадагы бер тамашачыдан хат килгән. Ул, Казандагы телевидениедә алып баручы кызлар һава торышы турында сөйләгәндә, харитада Уфаны да күрергә тели икән. Башкортстандагы башка татарлар да шул фикердә тора.

“Татарстан-Яңа гасыр” иярчен каналын әле яңа гына карый башлаган тамашачы телевидение хезмәткәрләрен шул хакта Казанга җибәргән хатында сораган булган. Канал хезмәткәре мондый үтенечне үтәми булдыра алмаган, хәзер һава торышы харитасында Уфа шәһәре дә бар икән.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналының PR бүлеге хезмәткәрләре әйткәнчә, Башкортстаннан хатлар атна саен диярлек килә, тапшырулар тәртибе җирле газетларда да басыла, Татарстанның бу каналы кабель челтәрләренә керде.

“Татарстан-Яңа гасыр”ның PR бүлеге башлыгы Раил Өметбаевның әйтүенә караганда, канал якын киләчәктә Уфада да хәбәрчеләрен булдырырга ниятли, бу телевидение өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Читтәге татарлар битараф түгел

Үткән елда Татарстанның иярчен каналы яңа корпунктын Төмәндә ачып җибәргән иде. Аннан ары аның Мәскәү, Екатеринбур, Ижау һәм Әлмәттә дә үз хәбәрчеләре бар. Димәк татар дөньясы шушы төбәкнең милли тормышы белән танышып тора.

Телеканал вәкиле Раил Өметбаевның әйтүенә караганда, Башкортстан, Мәскәү, Урал, Себер якларында яшәүче милләттәшләр татарча иярчен каналның тапшыруларын карый һәм аларга даими теләк, тәкъдимнәрен хатлар һәм телефоннан ирештереп тора икән.

Соңгы вакытта канал Америка һәм Австралиядә яшәүче татарлар үтенече белән татарча тапшыруларны Youtube сәхифәсенә куя башлаган. Чөнки вакыт аермасы аркасында аларны он-лайн карап булмый икән.

“Татарстан-Яңа гасыр” татарча сөйләшәме?

Моннан 8 ел элек Татарстанның иярчен каналы ачылганда, милли җәмәгатьчелек аңа зур өметләр баглаган иде. Зыялылар Татарстанның үзенең каналы булгач, анда татарча тапшырулар артыр, татар теле үсәр, читтәге татарлар Казан белән бер ук милли мохиттә яшәр, дип хыялланды. Элекке елларда “Татарстан-Яңа гасыр” каналына татарча тапшырулар бик аз бирәсез дип, гел тәнкыйть белдерелде.

Раил Өметбаев
Иярчен каналның вәкиле Раил Өметбаевның әйтүенә караганда, “Татарстан-Яңа гасыр” каналына эфир вакытының яртысын урысча, яртысын татарча алып бару шарты куелган һәм ул аны үти. “Каналда җитештерелә торган тапшыруларның 90%ы диярлек татар телендә чыга, урысча программаларның күпчелеге читтә җитештерелә яки сатып алына”, ди Өметбаев.

Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, каналның иң күп каралган, иң популяр тапшыруы үзешчән һәм һөнәрмәнд артистлар катнашлыгында уза торган “Җырлыйк әле!” программасы икән. Аның рейтингы “Хәбәрләр” тапшыруыннан да зуррак.

Читтәге татарлар бигрәк тә татарча концертлар, аерым төбәкләргә багышланган “Халкым минем”, татар дөньясы тормышын яктыртучы “Татарлар”, актуаль темаларны тикшерүче “Кара-каршы” ток-шоусын яратып карый икән. Шушы тапшыруларга читтәге татарлардан реакция килә, ди канал вәкиле.

Телевидение каналларының аудиториясен өйрәнүче TNS Gallup Media ширкәте мәгълүматларына караганда, “Татарстан-Яңа гасыр” каналын Русия буйлап даими рәвештә 5 миллионнан артык кеше карый. “Аларның күбесен татарлар дип саныйбыз һәм без Русиядәге татарларның кимендә 80%ын колачлаганбыз”, дип белдерә каналның рәсми вәкиле Раил Өметбаев.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналының хиссәләре дәүләт һәм “Таиф” ширкәте кулында. Ул 2002 елда Татарстан хакимияте ярдәме белән республиканың Мәскәүдән бәйсез иярчен каналы итеп ачылды. Аңа кадәр Татарстандагы дәүләт телевидениесе тапшырулары “Русия” каналында, төбәкләр өчен бирелгән сәгатьләрдә генә эфирга чыга иде.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы тапшырулары белән аның тамашачылары канәгать микән? Бу хакта “Азатлык” форумында фикер белдерү мөмкинлеге бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG