Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Басма инглиз телендә 1973 елда ук нәшер ителгән булган. Ә рус теленә тәрҗемәсен Америкада яшәүче татар галиме Вил Мирзаянов эшләгән.


Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында булган “Һуннар дөньясы” исемле китапны тәкъдим итү кичәсенә бик күп галим, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты.

Чараны ачып җибәргән җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк бу китапның Татарстанда басылу тарихы белән таныштырды.

"2008 елда дусларым Гейл Колби белән Вил Мирзаянов Америкага кунакка чакырганнар иде. Алар мине Нью-Джерси шәһәрендәге университет китапханәсе белән дә таныштырды.
Илдус Садыйк

Китапханәдә миңа Вил әфәнде бер китап күрсәтте. Ул 1973 елда инглиз телендә чыккан "Һуннар дөньясы" исемле китап иде. Мин бу китапны карап чыккач, Вил, син бу китапны нигә алдың, дип сорадым. Аннан соң ул, бу китапны тәрҗемә иткәнен әйтте.

Өенә кайткач компьютердан шушы китапның тәрҗемәсен күрсәтте. Укып карагач бик кызык китап булып тоелды. Мирзаяновка бу тәрҗемәне китап итеп чыгарырга тәкъдим иттем.

Ләкин Вил әфәнде бу китапны Америкада бастырып чыгарудан мәгънә булмавын әйтте. Мин исә аңа Татарстанда бастырырга кирәклеген әйттем. Шулай дигәч ул бик шатланып ризалашты.

Тәрҗемәнең дискын алып кайтып, мәрхүм Миркасыйм Госмановка күрсәттем. Ул карап чыккач, бу – бик кызыклы китап дип, минем фикерне күтәреп алды. Һәм 2010 елда шушы китапны бастырып чыгару насыйп булды. Мин үз өстемә алган вазифаны үтәргә тырыштым", ди ул

Китап татарчага тәрҗемә ителерме?

Илдус Садыйк китап белән таныштыру барышында залда утыручыларның сорауларына да җавап бирде. "Бу китап киләчәктә татарча да басылып чыгармы икән", дигән сорауга ул, андый сорауның үзенә күп бирелүен, мондый сорау белән Вил Мирзаяновның үзенә дә мөрәҗәгать итүен әйтте.

Илдус Садыйк сүзләренчә, Вил Мирзаянов китапны татарчага тәрҗемә итүдән бераз куркып калган. Моңа сүз байлыгының аз булуы сәбәпче булган икән.

Хәзерге вакытта китапның русчасы булгач, татарчага тәрҗемә итү ансатрак булырга тиеш, китап татарча да басылып чыкса, әлбәттә, тагын да куанычлырак булыр иде, ди Илдус Садыйк.

Бу китапка рецензия язган тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин, әсәрнең укырга бик авыр булуын, әмма гаять бай чыганакларга нигезләнеп язылуын белдерә.

"Бу китап
татар тарихының чишмә башы"

Һуннар тарихы урта гасырларда бик модалы бер тема булган, ди Дәүләтшин. Һуннар дип әйтүгә безнең колаклар үрә тора. Алар турында күбрәк беләсебез килә. Чөнки бу – безнең тарихыбызның, бар төрки халыкларның да, бәлки иң беренче чиратта татарларның да безгә билгеле булган иң борынгы чишмә башы.

Һәм алар хакында хезмәтләр бик күп. Ләкин шуны аерырга кирәк, һуннар дәүләте һәм Европа һуннары бар. Билгеле, татар телендә без һуннарны ике исем белән һуннар һәм сөннәр дип атап йөртәбез.

Ләкин һуннар хакындагы хезмәтләрнең шактые, аеруча мин әйтер идем Русиянекеләр, каршылыклы. Европа һуннары турында бик аз язалар. Һуннарны күкләргә чөеп мактыйлар: Европага мәдәният алып килгән диләр.

Икенче яктан һәм алары күбрәк, аларны таптыйлар, түбәнсетәләр. Аларны варварлар, кыргыйлар дип йөртәләр. Ләкин шуны аңларга кирәк. Әйтик, грек һәм кытай чыганаклары үзләреннән кала бар халыкларны да варвар дип атый.

"Китаптан хаталар эзләргә кирәкми"

Бу китапның авторы Отто Маенхен-Гельфен хезмәтен тәмамлап өлгерми вафат була. Әсәр кулъязмада кала. Әле без үзебезнең китап чыккач, күпме хата табабыз. Шуңа күрә бу китапта барысы да килгән булырга тиеш дигән таләпне куярга ярамый.

Китапның авторы үзенең әсәрен гаҗәп дәрәҗәдә күп һәм төрле телләрдәге чыганакларга таянып яза. Тарихчының көче шунда: аның чыганагы нихәтле күп булса, ул шул хәтле дөреслеккә якын килә. Шуның өчен ул матур чыганакмы, ямьсез чыганакмы – барысын да куллана. Һәм ул фән ягыннан бик отышлы, ди Дәүләтшин.

Гамир Дәүләтшинның бу китапка карата булырга мөмкин дигән кимчелекләр чыннан да тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов чыгышында телгә алынды.

Измайлов сүзләренчә, әһәмиятле фәнни әсәрләр бастырып чыгарыла икән, аларны фәнни редакторлар ярдәме белән бастырып чыгарырга кирәк. Ул очракта бу китаптагы кебек ялгышлыклар китмәс иде, ди ул.

"Бу китап тарихи хәтерне яңарта"

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, “Һуннар дөньясы” әлегә рус телендә генә басылса да, ул – тарихи белемне киңәйтә торган китап, ди.
Фәндәс Сафиуллин


Аның сүзләренчә, бу китап татар тарихын кире кайтаруда башлангыч чараларның берсе булып тора. Әлеге китап тарихи хәтерне яңарта һәм халыкны шуның белән үзенә җәлеп итә.

“Биредә китапның тәрҗемә ягын тәнкыйтьләүчеләр булды. Ләкин, минемчә, анысына бик басым ясарга кирәк түгел. Безнең монда беркемгә, шул ук тәнкыйть сүзен әйтүчеләргә дә, китапны яңадан тикшереп, чистартып бастырып чыгарырга берни дә комачауламый.

Бу китапның чыкканын бар кеше дә белсен иде. Минем иң зур теләгем – бу китап мәктәп китапханәләрендә булсын иде”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Китапны бастырып чыгаруда зур көч куйган Илдус Садыйк сүзләренчә, “Һуннар дөньясы” 500 данә тираж белән нәшер ителгән. Әгәр алга таба ихтыяҗ булса, тагын басылып чыгачак.

Һәм моның белән беррәттән, киләчәктә бу китапка карата галимнәр катнашында “түгәрәк өстәл” уздырырга кирәк дигән фикерен дә белдерә ул.

500 сум торган китапны әлегә Илдус Садыйк аша тәэмин итеп була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG