Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:28

Журналистларга нәрсә рөхсәт ителә, нәрсә тыела? Бигрәк тә эштән соң ял итеп йөргәндә, шәхси тормышта, хатлар язганда, ул үзенең журналист икәнлеген истә тотарга тиешме? Журналистның үз фикерен әйтергә хакы бармы? Бүгенге әңгәмәбез шул турыда булыр.


Бу хакта сөйләшергә “Азатлык”ның Казан студиясенә күренекле журналист, “Акчарлак” газетының шеф-мөхәррире, телевидение журналисты һәм режиссер Искәндәр Сираҗине һәм студент кыз, журналистикага яңа гына аяк баскан Әлфия Бәдретдинованы чакырдык.

Римзил Вәли. Берничә көн шау-гөр киләләр. “РИА-Новости” агентлыгының сәяси күзәтүчесе Николай Троицкий дигән журналистны эшеннән куганнар. Ул интернеттагы үзенең махсус блогында, “сексуаль азчылыкларны яратмыйм, аларны бетерә торган бомба булса, әйбәт булыр иде”, дип язып куйган.

Хәзер журналистика турында, гейларның проблемалары, аларның парад үткәрергә җыенганнары турында һәм Николай Троицкийны дөрес куганнармы-юкмы дигән темаларга бәхәсләр бара.

Күпчелек әйтә: халыкара хокук нигезендә кемнәргәдер үлем белән янарга ярамый. Ләкин бәхәсләр әле туктамаган. Мөгаен, татар журналистлары бу теманы алмас, чөнки бу безнең халыкка килешми. Мин дә әлеге бәхәсле темага алынмас идем. Ләкин журналистның хокукы бар бит. Бу темага язарга, әйтергә мөмкинме?

Искәндәр Сираҗи. Ничек кенә теләсәк тә, теләмәсәк тә, бу әңгәмә чыкканнан соң зәңгәрләр “Азатлык” сайтына кереп, мине манчый башлаячак. Әмма мин барыбер Троицкий яклы.

Без акларга теләсәк тә, толерант булырга теләсәк тә, барыбер гомосексуализм медицина күзлегеннән караганда да, нормадан читкә тайпылыш дип атала. Кешеләр ир-ат һәм хатын-кыз буларак яратылган.

Аларны кабул итмәү бер хәл, әмма Троицкийның сүзе бар: “бер бомба белән юкка чыгарырга иде”. Монысы терроризмга тарту дип атала.

Без азчылыклар, азчылыклар дип әйтәбез. Дөньяга карап торам да, уйлап куям: без, натураллар, азчылыкка әйләнә башладык. Сәнгать, мәдәният өлкәсендә, шул ук журналистика өлкәсендә бүген алар күпчелекне тәшкил итәргә тора.

Халыкара журналистлар җыеннарында очрашасың, сәер-сәер адәмнәр йөри. Аларның кыяфәтләре җенси ориентацияләре турында сөйләп тора. Шуңа күрә нормаль кеше буларак, үзеңне аларга охшамаган өчен уңайсыз хис итәсең, хәтта.

Аллаһы Тәгалә безне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан. Әгәр табигать ялгышы җибәрелгән икән, бу ялгыш урамга чыгып, гей-парадлар үткәрергә тиеш түгел. Мин мондый толерантлыкка каршы.

Пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә әйткән: әгәр дә сез дөньяда хаксызлык күрсәгез, аны гамәлегез белән төзәтегез. Гамәлегез белән төзәтергә көчегез җитми икән, сүзегез белән төзәтегез. Сүзегез белән дә төзәтә алмадыгыз икән, кальбегез белән бу гамәлгә каршы чыгыгыз. Мин бу әйбергә сүзем һәм кальбем белән каршы чыгам.

Римзил Вәли. Мин сексуаль азчылыклар турында менә нинди позициядә торам. Бу кешеләрнең шәхси эше, мин анда кысылмыйм, андый сөйләшүләрдә катнашырга да яратмыйм. Алар да бик күпертеп башка даирәләргә кермәсәләр, яхшы булыр иде.

Әмма халыкара кануннар нигезендә, дәүләт оешмасында эшләгән кешегә социаль яисә сексуаль төркемнәргә карап, бернинди дискриминация булырга тиеш түгел. Әгәр дә кеше кемнедер дискриминациягә дучар итә икән, бу фашист дигән сүз.

Искәндәр Сираҗи. Моны мәхкәмәдә караган очракта да, терроризм чаткылары эзләсәләр, мин әйтә алам, махсус зәңгәрләрне генә бетерә торган бомба юк. Бу образлы фикер йөртү.

Әмма мин бер әйберне аңламыйм. Бүген без толерантлык дип әйтәбез, бөтенесенә дә риза булырга тиешбез. Ни өчен без аны кабул итәргә тиешбез? Әле генә сез әйттегез – аларның шәхси эше. Әмма алар шәхси эш кысаларыннан чыгып китә.

Искәндәр Сираҗи.
Алар без гей-парад оештырабыз, диләр. Безгә өйләнешергә мөмкинлек бирегез, диләр. Без Аллаһка каршы барып, шул эшне эшләргә тиешме? Бу дөрес түгел. Әгәр дә бар икән, алар каты күрсәтмичә генә, үзләренең кара мунчаларында үз эшләрен эшләп тыныч кына ятсын. Әмма урамга чыкмасын. Урамга чыксалар, бу әйбергә мин дә каршы.

Римзил Вәли. Каршы һәр нәрсәгә син бомба, кылыч, яки пистолет күтәреп бәреп керә аласыңмы?

Искәндәр Сираҗи. Юк. Николай Троицкийның бомба дигәне дә образлы әйбер генә. Андый бомба юк.

Римзил Вәли. Искәндәр Сираҗине чакырганда, мин уйлаган идем: сәнгать кешесе, үзе шул тирәгә якын, дуслары шул өлкәгә якын түгел микән дип, толерантлырак түгел микән...

Искәндәр Сираҗи. Сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кеше турында шунда ук сүз чыгарырга мөмкиннәр. Хәтта кайбер имамнар турында да сүз ыргытып җибәрәләр. Әгәр дә синең турыда начар сүз сөйлиләр икән, димәк син алда барасың дигән сүз. Бу әйберләрнең мин барысын да ишеттем, минем арттан шлейф булып бара.

Толерантлык турында сөйләгәндә, мин үзем динле кеше. Мин намаз укый торган кеше. Коръәндә язылган: әгәр дә хатын-кызның икесе үзара гөнаһ кылса, аларны ташлар белән бәрегез; әгәр дә ирләрнең икесе гөнаһ кылса, махсус йортларга ябыгыз да, алар тәүбә кылып, гомерләре буе шунда яшәтегез. Шуңа күрә, бу яшерен әйбер. Аны таратып, урамнарга чыгарырга ярамый.

Римзил Вәли. Әлфия, безнең сөйләшүдән аптырап китмәдеңме? Эш көтелмәгәнчә китте бит.

Әлфия Бәдретдинова. Һәр кешенең мөнәсәбәтләре – ул аның шәхси эше. Кеше аларны яшерергә дә, яшермәскә дә мөмкин. Ләкин демографик кризис шартларында моның башка нәтиҗәләре булуы бар.

Искәндәр Сираҗи. Аларны эзәрлекләүче канун алып ташланды. Рөхсәт итүче канун да юк, тыючы канун да юк. Ә бездә канун нигезендә тыелмаган икән, ул рөхсәт ителгән дигән сүз.

Римзил Вәли. Димәк, канун моны тыймый. Концерт оештырып йөрсәләр ярыймы?

Искәндәр Сираҗи. Ярый.

Әлфия Бәдретдинова. Рәсми канун белән тыелмаган булса да, әхлакый канун бар.

Искәндәр Сираҗи. Моннан егерме ел элек бу табигый түгел иде. Ә бүген табигый хәл. Егерме ел эчендә шул хәтле табигыйләштеләр. Юк, яшерен итеп яшәсәләр, яшәсеннәр. Әмма урамга алып чыкмасыннар. Кеше кеше булып калырга тиеш.

Искәндәр Сираҗи һәм Әлфия Бәдретдинова
Берлинда алманнар нәрсәдер оештырып ята икән – аларның эшләре. Әмма Европаның үз җае белән бара торган бозыклыгы бар. Әлегә Русия халкы чиста иде. Без шул хәтле самими халык, безгә бөтен нәрсә җиңел генә килеп керә, моны норма итеп кабул итә башлыйлар. Минемчә, Русия икенче юл белән барырга тиеш.

Римзил Вәли. Әгәр дә бөек шәхес, талант, классик кеше сексуаль азчылыктан булса, син аңа да укол, бомба салыр идеңме?

Искәндәр Сираҗи. Юк. Мин үтерергә чакырмыйм. Әйтеп торам: бу образлы фикер йөртү. Мин образлы әйбернең нәрсә икәнен бераз чамалыйм. Бу реаль бомба түгел бит.

Әлфия Бәдретдинова. Без кешегә сугарга, бәргәләргә тиеш түгел, ике яктан да тынычлык булырга тиеш. Гей-парадларга килгәндә, алар, гомумән, бөтен җәмгыятькә демонстрацияләп йөрергә тиеш түгел.

Үзләренең өйләрендә тыныч кына утырсын, җәмгыятьтә бит башка милләт кешеләре дә, башка дин кешеләре дә бар. Алар шул кешеләрнең әхлакый тәрбияләрен истә тотып, үзләре дә барлык әхлакый нормаларны тотып, җәмгыятьтә яшәргә тиеш.

Римзил Вәли. Сез беләсезме, Эльмира Исрафилова дигән журналисткабыз бар һәм аны бер сүз әйткән өчен ялга җибәрделәр, аны хәтта мәхкәмәгә биреп, хөкем чыгарырга телиләр. Ул урам җыенында рус халкына карата “оккупанты” дип әйткән диләр. Әллә әйткән, әллә юк. Сүз әйткән өчен конкрет административ чара күрү дөресме?

Искәндәр Сираҗи. Монда без журналист хокуклары турында сөйләмибез, ә аларның бары тик вазифалары турында гына сөйлибез: журналист болай итәргә тиеш, алай итәргә тиеш, әмма журналист та кеше бит. Журналистны да шушы дәрәҗәгә китереп җиткерергә мөмкин .

Мин Исрафилова уңаеннан шулай әйтә алам: беренчедән, Исрафилованы шушы дәрәҗәгә китереп җиткергәннәр. “Татарская морда” дигән сүзләрдән соң мин физик көч кулланыр идем, һәм шуны әйткән кешенең бер-ике тешен сугып төшерер идем. Ә Исрафилова кыз-бала бердәнбер тарихи хакыйкатьне әйткән: “оккупанты” дигән. Белмим, әйткәнме-юкмы, әмма әйткән булса да, бу бары тик тарихи фактны гына әйткән булыр иде.

Икенчедән, күз алдына китерегез: без Татарстан дигән республикада яшибез, димәк без титуллы халык. Бездән калган халыклар – килеп яшәгән халыклар, алар күпмедер дәрәҗәдә җирле халыкны хөрмәт итәргә тиеш.

Бу миңа, минем телемә, минем мәгарифемә каршы чыгучы кешеләр, татар теле кирәкми диеп чыгучы татар булмаган кешеләр мине мыскыл итә, мине яратмый, хөрмәт итми, ә үзләре миннән хөрмәт таләп итә. “Тотыгыз капчыгыгызны” дигән матур сүз бар бездә, менә мин дә әйтәм: тотыгыз капчыгыгызны, мин дә хөрмәт итмим сезне.

Римзил Вәли. Әлфия, нишләр идең, әгәр сине шулай мыскыл итсәләр?

Әлфия Бәдретдинова. Эльмираны рәнҗеткән мизгел камерага төшерелгән булса, әлбәттә аларны күрсәтергә, ул кешеләрнең үзләренә күрсәтергә кирәк һәм Эльмираның сүзләрен исбатларга кирәк.

Искәндәр Сираҗи. Эльмираның сүзләре яздырып алынган, аларны эфирга биреп була дип уйлысызмы?

Римзил Вәли. Яздырылган булса, әллә кайчан эфирга бирелгән булыр иде, Мәскәү каналына сатарлар иде.

Искәндәр Сираҗи. Эльмираның сүзләре юктыр, әгәр каршы якныкы язылган булса да, аны Мәскәү каналы күрсәтми. Чөнки “татарская морда” дигәнне, урысның шовинистик, милләтчел сүзләрен бездә беркайчан да күрсәтмәячәкләр, хәтта безнең татар каналында да күрсәтмәячәкләр. Бу язмалар булса, алар бары тик мәхкәмәдә гына күренәчәк, шуның белән юкка чыгачак.

Искәндәр Сираҗи һәм Римзил Вәли
Интернет күпме кайнады, безнең иң кызган вакытта да, урысларга каршылык булмады, татар гел толерант булып калды, чөнки татарның милләтчелеге урысның "национализмы"ннан аерылып тора.

Урысның "национализмы" – башка милләтләрне кысу, татарның милләтчелеге ул "национализм" түгел, ул бары тик үз хокукларын гына яклау булып калды һәр вакытта да.

Бу очракта мин Эльмираны аклыйм, чөнки бу булган әйбер, бу тарихи факт. Әле алар шушы көнгә хәтле ничә йөз ел тынычлана алмый, әле дә татарны бетерү, үтерү, мәгарифен алу турында сүз бара.

Мин үзем дә икенче җыенга, толерант буларак, махсус керәшен кызы булган журналистны җибәрдем. Анда “Шәрык” клубы яшьләре, “Азатлык” татар яшьләре җыелып, Эльмира Исрафилованы якларга чыкканнар иде, теге яктан да килгәннәр.

Бер егет “менә балам өйрәнергә теләми, укырга теләми, мин нәрсә эшләргә тиеш” дип килгән. Минем журналист, татар теленең начар булуы турында сөйли, өйрәнергә теләми, димәк сез аңа начар тәрбия биргәнсез, дигән. “Менә тугач, бирермен мин аңа тәрбия” дигән. Димәк, тумаган балалары белән, аргументлар китереп, бәйләнеп йөриләр. Тырнак астыннан кер эзләү бу.

Бүгенге көндә Татарстанда бөтен Федераль нормативлар белән каралган канун нигезендә рус теле укытыла. Татар теле мәктәп компоненты нигезендә укытыла. Шуңа күрә мин Исрафилованы яклыйм. Бу очракта ул эфирдан әйтсә, мин аңлыйм. Исрафилова бу очракта корпоратив этиканы бозган була, ләкин ул аны эфирдан әйтмәгән, ул үзенең гражданлык позициясен белдергән.

Мин үземнең гражданлык позициямне һәр җирдә белгертеп йөрим. Миңа “Акчарлак”ның позициясе, “Яңа гасыр”ның позициясе дияргә тиешләрме? Мин берничә төрле этика сакларга тиешме? Юк, минем гражданлык позициям бар һәм хезмәт вазифаларым бар.

Син начар алып баручы дип әйтәләр икән – монысы икенче әйбер. Яки син начар журналист, начар актер дисәләр, аңлыйм. Әмма бу минем эшләремә кагылмый, ул минем гражданлык позициям. Хәзер һәр кешенең үз хокукы. Бу очракта Эльмираның да “Яңа гасыр” алып баручысы буларак түгел, ә гади татар кызы буларак әйтер сүзе бар иде.

Троицкий мәсьәләсендә дә әйтәм: Троицкий үзенең блогында язган һәм шуның өчен аны эшеннән куалар, ә кая безнең гражданлык позициябез?

Римзил Вәли. Әлфия, нинди йомгак ясарсың?

Әлфия Бәдретдинова. Һәрбер мәсьәләне аерым карарга кирәк. Троицкийга килгәндә, хәзер шәхси блогта нәрсә генә язмыйлар, аңа гына бәйләнеп кешене эштән куарга тиеш түгелләр. Кешенең шәхси мөнәсәбәтләренә килгәндә, алар шулай ук шәхси булырга тиеш, һәм җәмгыятькә чыгарга тиеш түгелләр.

Журналист ниндидер оешмада эшли икән, ул әле оешма өчен тулысынча җавап бирә дигән сүз түгел. Ул беренче чиратта үзе өчен җавап бирә. Ә ул кайда эшли – анысы инде икенче мәсьәлә. Эшеңне алыштырып та була.

Искәндәр Сираҗи. Корпоратив этика дигән әйбер белән мин яшьтән таныш. 1992 елда ике генә телеканал булган заманда мин телевидениегә килдем. Безгә телевидениедән тыш, урамда үзебезне ничек тотарга икәнен аңлаттылар. Төрле чак булгандыр. Шунда ук шалтыратып әйтәләр иде: менә сезнең дикторыгыз шулай-болай дип. Менә шул – корпоратив этика.

Диктор – ул телевидениенең йөзе, ул һәрвакыт аек булырга тиеш, матур киенгән булырга тиеш, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булырга тиеш, дип әйткән идем бер интервьюда.

Сәгыйтов бик каты ачуланды: син диктор, син алай әйтергә тиеш түгел идең дип. Уйлап-уйлап тордым да, ни өчен? Мин эштә диктор, ә тормышта мин бит әле гади генә икенче бер кеше.

Бу әйбер шул вакытта ук башыма кереп калды. Шуңа күрә Троицкий да дөрес эшләгән, дип уйлыйм. Үз позициясен әйткән ул.

Римзил Вәли. Журналистның бу хәлгә төшүе бик авыр кабул ителә, шуңа күрә журналистка хәзер язарга, үз фикерен әйтергә дә бик авыр икән. Бу бик авыр мәсьәлә. Бу әңгәмәне шунда туктатып торыйк.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG