Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:52

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында “Булгария” көймәсе фаҗигасенә төп урын бирелгән. Бу темага берничә мәкалә басылган.


“Әйтсәм әйтим...” сәхифәсендә “Алдарлар илендә” дигән мәкалә урын алган. Мәкаләдә “Булгария” теплоходы белән бәйле вакыйгада булган хилафлыклар язылган.

Мәкалә авторы Мария Чернованың интернетта урын алган хәбәрен тәкъдим итә. 11 июльдә 5 яшен тутырырга тиешле улы әлеге фаҗигадә һәлак булганнан соң, әлеге ханым үзенең ниләр кичүен язып, “Бу илдә яшисем килми!” дип, интернетта хәбәр тарата.

"Телевизордан алдыйлар, газеталар язып бетерми, мин хәзер берәүгә дә ышанмыйм һәм ул фаҗига турында барысын да ничек бар, шулай сөйләячәкмен.

Мин үземне кимсетелгән итеп хис итәм. Психологлар юк. Алар урынына федераллар йөри. Аларның бар эше – тәртип урнаштыру. Алар паника булмасын өчен тырыша, төкерә алар ул кешеләргә.

Исән калганнар булмавын белә торып, өмет уяталар, могҗиза турында сөйлиләр, кешеләрне яхшыга ышанырга мәҗбүр итәләр һәм боларның барысы да паника булмасын өчен эшләнә.

35 кешелек экипаждан 23 кеше исән калып, 12се генә вафат булуын, ә пассажирлардан 54 кеше исән калып, 100дән артык кеше үлүен бер генә каналдан да әйтмәделәр.

Үлүчеләр арасында ни өчен хатын-кызлар һәм балалар икәнен беләсезме? Чөнки зур-зур ирләр коткару көймәләреннән хатын-кызларны типкәләп кенә җибәрде. Ә кечкенә көймәләр барысы да тишек иде һәм аларны бармак белән томалап кына саклап тордылар.

Дүшәмбе көнне вафат булучыларның туганнары мәетләрне тану өчен җыелды. Аларны ит комбинатыннан килүче рефрижераторларда алып кайттылар. Аннары аларны яралар һәм туганнарына күрсәтәләр. Моргта мәетләр берсе өстендә икенчесе ята”, дип яза ханым.

Мария Чернова үз баласын моргтан ярмыйча гына җибәрүләрен үтенә. Тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итә. Алар гаризаны ничек язасын белмибез, дигән сылтау белән каршы килә.

"Мин тикшерүчедән баш табибка, аннан морг җитәкчесенә бик озак йөрдем – алар барысы да миңа гаризаны ничек язасын белмәүләрен әйтте. Тикшерү башланганын һәм барысының да моргта тиешенчә тикшереләчәген хәбәр иттеләр. Медицина тыкшынуларыннан баш тарту хокукым, ирекле госпитализация яки минем башка хокукларым кайда соң?!

...Минем: «Бу дәүләт баласымы, минекеме?» дигән соравыма, алар дәшмәде. Системага каршы көчсез булып чыктым. Безнең илдә кеше хокуклары берни дә тормый, иң мөһиме, тикшерү эшләре, кемнеңдер эш урыны… Телевидение һәм хөкүмәт алдында аларның хисап тотуын карау көлке иде...”, дип яза ул.

Мария Чернованың ниләр кичерүен “Безнең гәҗит”нең соңгы саныннан тулырак укып була.

"Көймә фаҗигасе"

Шушы ук темага Фәүзия Бәйрәмова “Көймә фаҗигасе” дигән башисем белән үз фикер, уйлануларын язган.

"Әйе, шушы бер «Булгария» корабында бөтен илнең, милләтнең фаҗигасен күрергә була. Тыштан – ялтырап, эчтән калтырап яшәгән илнең һәм милләтнең төпкә китеп баруын шушы вакыйга бик ачык күрсәтә. Башыннан ахырына кадәр алдауга, талауга корылган, икейөзлелек, рия белән сугарылган, зина, фәхеш эшләр гадәти хәлгә әйләнгән, иманы качкан ил-милләтнең ахыры нәкъ шулай тәмамланырга тиеш иде. Бу кырыс бәя Русиягә карата гына түгел, Татарстанга карата да әйтелә, чөнки кораб фаҗигасе бездә булды, җәза безнең халыкка килде…”, ди Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

“Онытырлык кешеләр түгел сез!”

“Булгария” көймәсендә батып үлүчеләр арасында Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәүче ике ханым да була. Авылдашлары Гүзәл Галләмова аларның якты истәлекләренә багышлап, “Онытырлык кешеләр түгел сез!” дигән мәкалә язган.

“Дөньяда булган бар бәла-каза, төрле һәлакәтләрне яңалык тапшыруларыннан ишетеп, күреп торабыз. Шул көннәрдә, алар өчен кайгырабыз, фаҗигагә тарганнарны кызганабыз һәм… онытабыз. Ә монысы онытырлык түгел! Чөнки, үзебезнекеләр! Ә үзеңнеке – үзәктә!

«И-и, Ходаем! – дим, – иң якыннары – тормыш иптәше, балалар, бертуганнар, ата-аналар ничек түзә?!» Халык ничә тәүлек инде, соңгы өмет – гәүдәләре табылуны тели. Ниһаять, 4 тәүлектән соң, изге күңелле авылдашыбыз – Зөлфия апаның, 5 тәүлектән соң, чибәрлеккә тиңнәр булмаган, роза чәчәгедәй матур Роза апаның табылуы, аларны йөзләгән кеше соңгы юлга озата килүе, аз гына булса да, хәлне җиңеләйтте.

…Бу тормышта бар нәрсәгә ирешергә тырышабыз. Яшәешебез авылдашлар күз алдында, ә язмышларны үзең дә белмисең! (Ярый әле, белмибез!) Нигә шундый язмышлар языла адәмгә?! Болай булырга тиеш түгел иде бит! Яшәешләре белән сокландырган, үлемнәре белән тетрәндергән язмышлар… Күңелләр һич тә риза түгел! Изге күңелле, яхшы кешеләр иде бит алар! Нигә яздың икән шундый язмышлар, Ходаем?!

… Роза апа яшь белгеч буларак, терлекчелектә хезмәт юлын башлап, яшьлегендә Казан каласына киткән. Лаеклы ялга чыккач, авылда өй салып яши башладылар. Шундый яшь күренгән, матур Роза апаны ипле-җайлы гына сөйләшүләре белән күз алдына китерәм…

… Зөлфия апа, Хәсәновлар гаиләсенең төпчек уллары Исхак абыйга кияүгә чыккан. Яшь буын аны күрше авылдан килен булып төшкәнен белми инде – 35 елга якын Имәнкискәдә ул! Шушы еллар эчендә ул тормыш маягы – күпләр өчен үрнәк була алды. Шәфкатьле, сабыр, акыллы, мөлаем – бу сыйфатлар буенча аңа тиңнәр аз!”, дип яза Гүзәл Галләмова.
XS
SM
MD
LG