Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Башкортстанда да ГКЧП төркеменең 20 ел элек түнтәрелеш ясау омтылышын искә алалар. Демократик көчләр тарафында булган шәхесләр ГКЧПның җиңелүе Башкортстанга зур мөмкинлекләр ачты дип исәпли.


1991 елның 19 августы Башкортстан түрәләре өчен катлаулы имтихан була. Хакимият башында утыручылар, һәрвакыттагыча, саклык күрсәтеп, ГКЧП ягына баса. Ул чакта Башкортстанның иң югары җитәкчелек баскычы республика Югары Шурасына тәңгәл була. Ә инде Югары Шурага рәис итеп элекке нефть ширкәте җитәкчесе Мортаза Рәхимов сайланып куйган чак була бу. Аннан соң нәкъ менә ул Башкортстанга 20 ел буе җитәкчелек тә итте.

ГКЧП төркеменең хакимияткә килү тырышлыгы Башкортстан түрәләренә чынлап та зур сынау булды. Алар бу сынауда йомшаклык күрсәтеп, ГКЧП тарафында булуны хуп күрде. Шуның аркасында демократик көчләр Башкортстан Югары Шурасын таратырга, аның җитәкчесе Мортаза Рәхимовны отставкага җибәрергә дигән каты таләпләр куйды. Республика демократик көчләре белән җитәкчелекне ул чакта РСФСР Югары Шурасы депутаты булган Рамил Бигнов үз җилкәсенә алды. Нәкъ менә ул “Демократик көчләр конгрессы” исемле оешма төзеде һәм аның җитәкчесе булды.

“ГКЧП әгъзаларының үз фетнәләрен тормышка ашыра алмавы көн кебек ачык иде, чөнки Русия демократик үзгәрешләр юлына баскан иде инде. Ә Мортаза Рәхимов башта ГКЧПны якласа да, ул җиңелгәч, республикага, киресенчә, зур мөмкинлекләр ачылды”, дип искә ала бүгенге көндә ул чакларны Рамил Бигнов.

1990нче елларда демократик көчләр сафына җитәкчелек иткән, ә соңгы елларда татар милли хәрәкәте башында торган Рамил Бигнов әйтүенчә, Борис Ельцин заманында Башкортстан күпчелек салымнарны үзендә калдырып, икътисадын шактый алга җибәрә алды.

“Социаль һәм милли-мәдәни мәсьәләләрне хәл итү өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Әллә күпме яңа мәктәпләр, мәдәният сарайлары, дәваханәләр төзелүе, асфальт юллар салынуы фәкать әнә шул салымнарның күпчелек өлеше республика казнасында калуы аркасында гына була алды. Ә соңгы елларда бу мөмкинлекләр бермә-бер кимеде һәм, республика җитәкчеләренең дә искелеккә ябешеп ятуы сәбәпле, икътисад башка төбәкләргә караганда аска тәгәрәде. Хәзер ул югалтуларны, кулдан ычкындырылган мөмкинлекләрне кире кайтару кыен булачак”, ди Рамил Бигнов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG