Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

“Сокольники”да яңача узган гаеткә халык әлегә аз килгән


Әлбир хәзрәт Крганов “Сокольники” павильонында вәгазь укый

Әлбир хәзрәт Крганов “Сокольники” павильонында вәгазь укый

Мөселман җәмәгатьчелеге 30 август көнне Мәскәүдә узган Рамазан гаетен ел вакыйгасы дип бәяли. Русия башкаласы тарихында беренче тапкыр бәйрәм намазы шәһәрнең бүген эшләп килгән дүрт мәчетендә генә түгел, халык күпләп сыярлык башка урында - “Сокольники” паркында урнашкан павильонда да укылды. Ләкин анда нибары 500-600 тирәсе генә кеше килгән.


Оештыру эшләрен Русия Үзәк диния нәзарәте үз өстенә алды. Мәскәүдәге эшчәнлеге турында моңарчы әллә ни билгеле булмаган бу оешма башкала хакимиятләре белән килешеп, Ураза бәйрәмен “Сокольники” паркында урнашкан икенче санлы павильонда уздырды.

Намаз укыласы шушы урын павильон дип аталса да, гыйбадәт өчен бик тә уңайлы булып чыкты: идәннәренә Сүриядән китерелгән камыш келәмнәр җәелгән шактый киң, якты, пөхтә урын. Рәсмиләр сүзенә караганда, бу залга 8 мең кеше сыя ала.

Комплекска машина белән килүчеләргә исә 500 ышык урын каралган булган. Ләкин кызганыч ки, бәйрәмгә нибары шул 500-600 тирәсендә генә кеше җыела алды. Аларның күбесе намазның “Сокольники”да укылачагы турында таныш-белешләрдән очраклы рәвештә генә белгән булып чыкты.

"Сокольники"га нибары 500-600 кеше килгән
Җыелган халыкның бер өлеше бу хәлнең килеп чыгуында башкала хакимиятләрен гаепләде – яңа гыйбадәт урыны турында карар чыгуын чыкты, ләкин бу хакта мөселманнарга хәбәр бирергә онытканнар булса кирәк. Ләкин моның белән килешмәүчеләр дә табылды. Бәйрәмгә җыелган кайбер милләтәшләребез фикеренчә, “Сокольники”га халыкның бик аз килүендә мөселманнар үзләре гаепле. Бәйрәм көнне шәһәрдә яңа гыйбадәт урыны ачылачагы турында Мәскәү мәчетләренең күбесендә, әйтерсең, белми дә калганнар. Бу хәбәр анда таралмады. Әлеге мәчетләр Мөфтиләр шурасына кергәнлеген исәпкә алсак, бу “сәер” хәлнең сәбәпләрен аңлавы авыр түгел, әлбәттә.

Мөфтиләр шурасы белән “Сокольники”да бәйрәм намазын оештырган Үзәк диния нәзарәте арасында инде еллар буена сузылган “көндәшлек” һаман дәвам итә. Гади мөселманнарга бик үк аңлашылып бетмәгән әлеге “салкын сугыш” вакыт-вакыт үзенең кызу стадияләрен дә кичереп ала. Гадәттә ул процесс капма-каршы гаепләүләргә кайтып кала. Бу хәлләргә Русия мөселманнары инде ияләшкән кебек.

Берүк вакытта Мәскәү мәчетләре янына бәйрәм намазын укырга дип 100 меңгә якын кеше җыела. Гадәттәгечә, урын җитмәү сәбәпле, алар гыйбадәтләрен урам-тыкрыкларда, трамвай юллары өстендә укырга мәҗбүр булалар. Нәкъ менә шушы хәл быел да кабатланды.

Мәскәүнең Тынычлык проспектында урнашкан Җәмигъ мәчетенә быел ураза гаетенә 50 меңләп кеше килгән. Вәгазьне Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин татар телендә дә укыган.


“Сокольники”да узган Гает бәйрәменә килгәндә, аны Үзәк диния нәзарәтенә караган “Мәскәү мөфтияте” җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Вәгазен башлап җибәргәнче, ул намазны мәчеттән тыш башка урыннарда уку шәригать кануннарына туры килүенә басым ясады. Һәм әлеге сүзләрен дәлилләп, “мөселманнар өчен мәчет - бөтен җир йөзе” дигән хәдис китерде.

Сүзен дәвам итеп, мөфти-хәзрәт Рамазан аеның кыйммәтләре турында сөйләде: “Бу изге ай сабырлык ае, хәерчеләрнең, ач торган кешеләрнең хәленә керү, аларга теләктәшлек белдерү ае. Рамазан шәрифне җиренә җиткереп үткәргән һәрбер кешенең әҗере – җәннәт булыр. Кем дә кем бу көннәр дәвамында ураза тоткан бәндәне ашаткан булса – аның гөнаһлары ярлыканыр, ул кешегә җәһәннәм уты хәрәм булыр”, диде Әлбир хәзрәт.

Аның шушы сүзләре хәбәргә русчадан тәрҗемә ителде, чөнки вәгазь тулысынча диярлек рус телендә алып барылды. Соңгы вакытта Мәскәү өчен бу хәл гадәткә әйләнеп бара. Татар имамнары туган телдә бер-ике җөмләне вәгазь алдыннан гына әйтеп калалар. Хөтбәнең калган өлеше рус телендә дәвам итә. Кайбер милләттәшләребез моңа ризасызлык белдерсә дә, бу хәлнең якын киләчәктә үзгәрүе икеле: мәчетләргә йөрүче татарлар саны елдан-ел кими бара.

Мәсәлән, “Сокольники” паркына килгән халык арасында да татар-башкортлар саны 5-10 проценттан артмады. Шуны исәпкә алып, күрәсең, имамнарыбыз русча сөйләүне хуп күрә.

Вәгазь ахырында Әлбир хәзрәт Мәскәүгә чит илләрдән эш эзләп килгән мөселманнарга мөрәҗәгать итте. “Сез Русия җәмгыятенә яраклашырга тиеш. Беркемгә дә зыян китермичә, беркемне дә борчымыйча яшәргә өйрәнергә тиешсез. Гарәпләр дә заманында күп нәрсәне башка халыклардан өйрәнеп кабул иткән һәм киләчәктә алдынгы милләткә әйләнгән. Җәмгыятьләр дә нәкъ менә шушы юл белән үсә бара, халыклар арасында исә хәерхаһ мөнәсәбәт шул рәвешле урнаша”, диде Әлбир Крганов.

Намаз укылганнан соң халык алдында котлау сүзләре белән Мәскәү мэриясе вәкилләре, “Сокольники” районының башлыгы һәм парк җитәкчесе чыгыш ясады. Чараның шулай матур, оешкан төстә үтүенә канәгатьлек белдереп, алар моннан соң да мөселманнар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын җиткерде.

Шулай итеп, Мәскәү тарихында беренче тапкыр бәйрәм намазы мәчетләрдән тыш башка урында укылды. Әйтергә кирәк, әлеге практика көнбатыш илләрендә инде күптәннән кулланылып килә. Безнең дин әһелләребез исә аны быел гына тормышка ашыра алды.

Киләсе Гает-Корбан бәйрәме дә шулай ук “Сокольники” паркында узарга мөмкин. Шул ук вакытта, Үзәк диния нәзарәте Мәскәү хакимиятләре белән шәһәрдә яңа мәчетләр төзү хакында сөйләшүләр алып бара икән. Әлбир Крганов сүзләренә караганда, рәсмиләр мөселманнарның бу ихтыяҗын аңлый икән.

Җәмигъ мәчетенә сыймаган халык гает намазын мәчет читендә урамда укыган

XS
SM
MD
LG