Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:30

Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чаралары вакытында чатырлар кору табигый хәл булып күренә иде. Узган атна анда 4-5 башкорт тирмәсе корылып, милли ашлар, бизәнү, көнкүреш әйберләре куелу, җыр-биюләр халыкта зур кызыксыну уятты. Азатлыкның "түгәрәк өстәл" сөйләшүе бу юлы шунда үткәрелде.


Римзил Вәли. Бүгенге әңгәмәбез бик гади мәсьәләгә багышланган – миллилек. Аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Дөньяда милли үзаң арта. Милләтчелек тә күтәрелә. Бетә башлаган халыклар милли үзенчәлекләрен саклар өчен баш күтәрә, борчылу белдерә. Әлбәттә, кайбер илләрдә милләтара ызгышлар чыга, Русия төбәкләрендә дә милләткә бәйле конфликтлар булып тора.

Ызгышларны булдырмау өчен чаралар күрү – бер нәрсә. Ләкин бит мәсьәләнең асылында милли үзенчәлек, миллилек саклау омтылышы ята. Аны ничек сакларга? Тигез итеп, матур, хокукый нигездә эшләп, миллилекне саклау мөмкинме, юкмы?

Миллилекне саклау – дәүләт эшеме, иҗтимагый оешмаларныкымы? Әллә бу гаилә, аерым шәхеснең эшеме? Нинди тәҗрибә бар? Кайсы очракларда дәүләткә таяналар? Кайсы вакытта аның белән көрәшәләр?

Миллилекне саклау турындагы әңгәмәне без тирмәдә башларга телибез. Бу атнада Татарстанда Башкортстан мәдәният көннәре ачылды һәм бик шәп кенә үтеп бара.

Римзил Вәли
Татарстанның сәяси үзәге булган, элек митинглар үтә торган мәйданга тирмәләр куелды. Шушы тирмәләргә кереп, монда килгән кунаклар, милләт белән кызыксынган шәхесләр белән киңәшәбез һәм сорашабыз: миллилекне саклар өчен нишләргә кирәк?

Әңгәмәдә тумышы Актаныштан булса да, озак еллар буе Уфада эшләгән Ландыш Әбүдәрова, Кырмыскалы районында туып-үскән Мидхәт Акбашев һәм Борай районының спорт комитеты рәисе Ришат Ядъкәров катнашалар.

Ландыш Әбүдәрова. Милли бизәкләр кирәкме дигән сорауга җавап бирәсем килә. Кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул халыкта башка милләтләр каршында безнең турында ниндидер стереотип тудыра, аның образын булдыра. Безне шушы билгеләр аша таныйлар.

Бу бигрәк тә яшь халыкларга хас әйбер. Аларны күрсәтү кирәк. Мин уйлыйм, инглизләргә, мәсәлән, милли бизәкләрне күрсәтү кирәкми, чөнки алар болай да таныла. Аларның милли холыклары да билгеле. Ә безгә әле тышкы бизәкләр кирәк, дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Тышкы бизәк дигәндә һәр милләтнең үз җыры, моңы, темпы, уен кораллары бар. Инглизләрнең дә фольклоры бар. Ришат әфәнде, сезнең Борайда ул үзеннән-үзе сакланамы? Халык үз өендә саклыймы миллилекне? Әллә хөкүмәтнең дә өлеше бармы?

Ришат Ядъкәров. Заманында миңа партия системасында да эшләргә туры килде. 25 елдан артык район хакимиятендә спорт бүлеген җитәкләп киләм.

Минем фикеремчә, бүген нинди мөмкинчелекләр бар, хөкүмәт органнары тарафыннан, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан – телне, динне, мәдәниятне, милләтара камилләштерү, ныгытуны, бөтен мөмкинчелекләрне файдаланырга кирәк.

Римзил Вәли. Телевизорны кабызасың, я чит ил киносы, я рус телендәге фильм. Ә миллилеге читтә каламы? Глобализация һөҗүменнән ничек котыласыз?

Ришат Ядъкәров. Зур шәхесләр, политиклар, зур табиблар, фәлсәфәчеләрнең телевизор карарга вакытлары юк. Алар зур шәхес булсын өчен, үзләренең эчке тормышлары белән кызыксыналар. Кемдер мәчеткә, кемдер чиркәүгә йөри. Алар гаиләсеннән, ата-бабаларыннан килгән традицияләрне югалтмаска тырыша.

Римзил Вәли. Борайдан нинди аш-сулар алып килдегез? Акмәчеткә барсаң, анда күп төрле дуңгыз салосы бар, “украиннарның наркотигы” дип шаярталар аны. Ә сез нинди ашлар алып килдегез?

Ришат Ядъкәров. Балан бәлеше, өчпочмак, ит бәлеше, кыстыбый, тәбикмәк, коймак, казылык, каклаган каз, тутырган каз алып килдек.

Дин гадәтләрен саклап, үз телеңдә сөйләшеп, үз җиреңдә эшләп, үз нәселең белән яшәгәндә, синең эчке культураң да тулылана, син ватандашларың, кардәшләрең белән дә аралаша аласың.

Римзил Вәли. Кырмыскалы районыннан килгән Мидхәт Акбашев мәчетнең, ислам диненең милли тормыштагы урынын белә.

Мидхәт Акбашев. Без ашау-эчү, биюләр белән генә сакланган халык түгел. Йөз ел элек радио, телевидение, интернет булмаган. Милләтне нәрсә саклаган? Җыр гына түгел бит.

Мидхәт Акбашев
Кол-Шәриф мәчетен торгыздык икән, без аны җырлап үлгән димибез. Илен, телен, динен саклап, шунда шаһит киткән бабаларыбыз. Миллилек сагында динебез тора!

Үзебезнең рухи байлыкларыбыз, гореф-гадәтләребез бар, безне милләт итеп шулар күрсәтә икән, без аларны барысын да җыярга, сакларга тиешбез.

Римзил Вәли. Мидхәт әфәнде әйткәнчә, миллилекне саклау өчен дин, иман, Аллага ышану һәм ислам фәлсәфәсе зур роль уйный. Ә бит аны кемдер оештырырга тиеш. Актанышта бу эш ничек оештырылган? Дәүләт оештырамы? Үзегез яшисезме?

Ландыш Әбүдәрова. Миңа калса, бу халыкның ихтыяҗы белән бәйле. Чөнки Актаныш районы – элек-электән иң татар районнарының берсе. Анда һәрвакыт мәктәпләрдә дә татар телендә генә укыдылар.

Мин хәтерлим, ялгыш кына рус сүзен ычкындырсаң, нишләп урыслашасың дигән кырын карау бар иде. Димәк, мәктәпләрдә татарча укыту булган икән, бу дәүләт тарафыннан куелган әйбер. Шул ук вакытта гаиләдә дә булырга тиеш.

Римзил Вәли. Хәзер Русиянең 309нчы кануны гамәлгә кергәч, мәҗбүри милли тел укыгыз, үз мәдәниятегезне ныгытыгыз, дип әйтә алмыйбыз. Һәр мәктәп, район, шәһәр, республика үзенекен эшли.

Башкортстанда татар-башкорт мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклансын өчен кирәкле эшләр башкарыламы? Халык үзе катнашамы? Әллә алдынгы кешеләр моны оештырамы?

Ришат Ядъкәров. Русия халкы күпмилләтле. Аның үзенчәлеге күпмилләтле булуында. Элек-электән халыклар бер-берсенә үрелеп яшәгән. Бүтәнчә яшәү күз алдына да китерелми.

Русия – авыл хуҗалыгы дәүләте. Иң талантлы кешеләрнең илле проценты авыл җиреннән чыккан. Башкортстан белән Татарстан аралашуын алыйк. Мондый бәйрәмнәр, очрашулар бер мәртәбә генә булырга тиеш түгел, алар еллар буена даими барырга тиеш.

Римзил Вәли. Патша заманында башкорт белән татар гаилә төзесә, өч ат штраф салганнар. Ике төрле милләттән гаилә төзелеп баласы туды ди. Бу бала кайсы милләт баласы була?

Ландыш Әбүдәрова
Кызганычка каршы, кайвакытта Казанда да туган әтисе дә, әнисе да татар булган, балалары татарча белмәгән, өйдә татарча сөйләшмәгән һәм татар каналларын карамаган гаиләләр була.

Ришат Ядъкәров. Өченче тапкыр Казанга киләм, ел саен ул күркәмләнә. Хөкүмәтегез Татарстанның авторитетын күтәрер өчен бик күп эшли. Әмма яшьләрнең русча сөйләшеп торуы безне бигрәк тә аптырата. Казанда татарча сөйләшкән кеше бик аз.

Без, Аллага шөкер, татарча да, башкортча да җырлыйбыз. Мин үзем 12 ел бию ансамблендә чыгыш ясадым. Улым да, кызым да ун ел биеделәр. Өздереп татарча бииләр, татарча җырлыйлар. Бу ни турыда сөйли? Гаиләдән дә миллилек килә.

Римзил Вәли. Чыннан да, Казан – ул үзенчәлекле шәһәр. Монда да милли үзаң тәрбияләүдә үзенчәлекле проблемалар бар. Милли үзаңны дәүләт ярдәмендә, җәмгыять ярдәмендә һәркем үзе саклый.

Ришат Ядъкәров. Өстәп әйтәсе килә. Халыкның иң көтеп алган, гасырлардан килгән сугыш елында да, ачлык елында да үткәрелгән сабан туйлары.

Нигә Башкортстан белән Татарстанның янәшә яшәгән районнары аралашмый? Бер-берсенә сабан туйларына чакырмый, кемнеңдер кушуын көтәләр. Шуны эшләргә кирәк. Моңа күп чыгым да кирәкми.

Римзил Вәли. Сөйләшүне йомгаклаганда, куелган сорауга җавап ишетелдеме? Димәк, миллилекне теләгәндә саклап була дигән тәэсир каламы?

Ландыш Әбүдәрова. Әлбәттә, саклап була. Глобализация дибез. Ләкин аңа каршы локализация процессы да бар бит. Без каядыр барабыз, мәсәлән Африкага, без андагы халыкның ничек яшәгәнен күрергә барабыз. Безгә дә шулай ук кем булуыбызны күрергә киләләр.

Мидхәт Акбашев. Дәүләт сәясәте бик дөрес дип уйламыйм. Бу өлкәдә дәүләт эшләп бетми. Татарстанда бигрәк спортка көч түгәләр. Спортны үстереп кенә, милли аңны үстереп булмый.

Римзил Вәли. Әлбәттә, милли көрәш, башка милли спорт төрләре дә бар. Сабан туйлары да бар. Рухың булса, көрәше дә, биюе дә, җыры да, миллилеге дә була. Ә тик торсаң, бер нәрсә дә булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG