Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Милли-мәдәни мохтариятнең нигезләре (дәвам)


Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру

1. Икенче гомуми мөселман җыелышы Милләт Мәҗлесенең (алга таба ММ) җыелуын көтмәстән, дини һәм милли-мәдәни эшләребезне хәзердән үз кулыбызга алып, аларга җитәкчелек итү өчен вакытлы буларак җиде кешедән торган Мәгариф шөгъбәсен һәм өч кешедән торган Финанс шөгъбәсен сайлый. Мәхкәмәи Шәргыйә дини шөгьбә буларак таныла. Бу шөгъбәләр өчесе бергә Вакытлы Идарәи-миллияне тәшкил итәләр.

2. Вилаять мәҗлесләрен төзү һәм ММнә сайлаулар үткәрү өчен, 12 кешедән торган һәйәт (комиссия) төзелә. Һәйәтнең сигез әгъзасы икенче гомуми мөселман җыелышы тарафыннан сайлана; калган дүртесе дини, мәгариф, финанс шөгъбәләрнең һәм Мәркәз Милли Шураның һәрберсеннән үзләре тарафыннан сайланып җибәрелә.

3. Милләт Мәҗлесен җыячак һәйәт башта бөтен Русияне вилаятләргә бүлә. Бу вилаятьләрдә югарыда билгеләнгән ысуллар буенча җирле идарәләр ярдәмендә вилаять мәҗлесен төзи.

4. Бөтен вилаятьләрдә сайлаулар беткәч, сайланган затлар Милли вилаять мәркәзенә җыелыр; үз араларыннан, вилаятнең халык санына карап, Милләт Мәҗлесенә әгъзалар сайлый һәм бер үк вакытта вилаять идарәсен (җитәкчелеген) сайлый; вакытлы низамнамә әзерләп, аны тарата.

Милли вилаять идарәсе (МВИ) вилаяттә мохтариятне гамәлгә ашыруны башлап җибәрә.

Милли мохтариятне гамәлгә ашыру һәйәтенең корылтай тарафыннан сайланган әгъзалары:

1.Садреддин Максуди
2.Ибне Әмин Әхтәмов
3.Галимҗан Шәрәф
4.Әминә Мөхитдинийә
5.Фатих Кәрими (китте)
6.Камил Кәрими
7.Нәҗип Хәлфин
8.Һади Атласи

Алмаш әгъзалар:
1.Нәҗип Корбангалиев (тулы әгъза )
2.Гаяз Исхакый
3.Габдулла Абизов
4.Гомәр Терегулов

Мәгариф шөгъбәсе (бүлеге) әгъзалары
1.Габдулла Шонаси
2. Газиз Гобәйдуллин (аерылып китте)
3. Гомәр Терегулов
4. Мөхиддин Корбангалиев (аерылып китте)
5.Нургали Надиев
6.Закир Кадыйри
7.Һади Максуди

Алмаш әгъзалар:
1.Сәлимә Якубова (тулы әгъза)
2.Сөнгатулла Бикбулатов (тулы әгъза)
3.Ибраһим Терегулов
4.Габдулла Бубый

Финанс шөгъбәсе әгъзалары:
1.Нәҗип Хәкимов
2.Шәйхулла Алкин
3.Латыйф Яушев

Алмаш әгъзалар:
1.Сөләйман Габитов
2.Закир Рәмиев
3.Вәлиулла Ибраһимов.

"Милли-мәдәни мохтарият нигезләре" Идел-Урал буйларында, бәлки, тәүге мәртәбә бер төркем яңа төшенчәләргә ачыклык керткән, бу төбәктә мөстәкыйль милләт барлыгын һәм аның исеме "төрк-татар" милләте булуын күрсәткән. Ул вакытка кадәр җәмгыятьтә өммәт (мөселман), кавем-кабилә (татар, башкорт, мишәр һ.б.), халык төшенчәләре бәхәс темасы булган. Милләтнең исеменә килгәндә исә берничә елдан бирле ул "төркме", "татармы" аталырга тиешлеге хакында шулай ук бәхәс дәвам иткән. Җамалетдин Вәлиди "Милләт вә миллият” атлы әсәрендә ике тарафның расламаларын туплап, бер-берсенә каршы якларны татулаштырырлык "төрк-татар" атамасын тәкъдим итә. Озын-озак бәхәсләшергә вакыт булмаганлыктан, "Мохтарият нигезләре" милләтнең исемен нәкъ шулай ягъни "төрк-татар" итеп билгели. Шулай итеп, өммәт, кабилә, халык түгел, ә бәлки милләт сүзе беренче баскычка менә, милләтләшү чоры башлана.

"Мохтарият нигезләре" дин, тел һәм шуларга бәйле милли мәдәниятне игьтибар үзәгендә тотып, аларны саклау һәм үстерү эшен тулысынча милләт кулына тапшыруны максат итеп куя. Туган телнең мәгарифтә дә, идарәдә, хокук өлкәсендә дә (суд) кулланылуы хакындагы маддәләр милли үзаңның үсеше өчен бик әһәмиятле факторлар булып алга чыгарыла.

Үзәк хөкүмәттән, ягьни Русиядән мәдәни автономия таләп ителгән. Шул ук вакытта Милләт Мәҗлесе (парламент) идеясенең алга сөрелүе Идел-Урал төбәге өчен яңа бер күренеш булган. Төрк-татарлар үзәк белән көндәшлек итәргә, көрәшергә теләмәгән, чөнки автономияле идарә өчен бары өч министрлык оештыру уйланылган. Шулардан финанс министрлыгы бары тик милли эшләр, салым җыю һәм җыелган акчаны милли максатларда куллану белән шөгыльләнергә тиеш булган.

"Милли-мәдәни мохтарият нигезләре" исемле документта "милләт" хокуклары мәсьәләсе бик җитди алга куелып, милләтнең хосусый милеге һәм кагылгысызлыгы булырга тиешлеге ассызыкланган. Төрк-татар милләте шактый ук дәрәҗәдә илгә таралып яшәгәнгә региональ (территориаль) автономия таләбе куелмаган.

Кыскасы, бу нигезләр төрк-татар милләтен милләтләшү (бердәм милләткә оешу) процессына әзерләүгә, рус халкы һәм мәдәнияте эчендә юкка чыгу куркынычын булдырмауга юнәлдерелгән яхшы ук тыйнак таләпләрне үз эченә алган. Ихтимал, ул дәвернең шартлары өчен иң кулае да шул булгандыр. Мәгълүм ки, сәясәт – ул мөмкинлекләрдән файдалану сәнгате.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG