Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (44)


Казан кирмәне, XX гасыр башы
Казан кирмәне, XX гасыр башы

Милли-мәдәни мохтарият һәм башка сәяси күренешләр


Милли-мәдәни мохтарият хәрәкәте Идел-Урал һәм Себердәге, ягьни Оренбур Мәхкәмәи Шәргыясенең (Рухани Идарә) хокукый даирәсенә кергән мөселман төркиләрне ул елларда киң таралыш тапкан "төрк-татар" исеме астында берләштерү эшенә керешә. Чуашлар, мөселман булмаулары һәм телләре дә шактый үзгә булулары сәбәпле, бу хәрәкәткә кушылмый.

Баштарак радикаль булмаган, либераль милли-мәдәни таләпләр белән чыккан милли-мәдәни мохтарият хәрәкәте төбәктә күпчелек халыкның яклавына ирешсә дә, 1917 елның февраль инкыйлабы Идел-Урал төбәгендә башка сәяси агымнарның барлыкка килүенә дә этәргеч була. Аларны нигездә өч төркемгә бүләргә мөмкин: төрк-татарлардан башка милләтләрнең һәм этник төркемнәрнең милли-мәдәни мохтарият хәрәкәтенә генә охшаш таләпләр белән чыккан сәяси оешмалары; төрле социалистик төркемнәргә караган татар һәм башкорт революционерлары; "башкортчылык" хәрәкәте.

Идел-Уралда башка милләтләрнең эшчәнлеге


Төрк-татарлар үз эшләре белән шөгыльләнгән арада 1917 елның 15(28)-25 июнь (8 июль) көннәрендә марилар Бөре шәһәрендә, 20(1) июль-28(11) июльдә чуашлар Сембердә үз корылтайларын уздыра. Шулай ук, калмыкларның Әстерханда июньдә булып үткән җыелышында, аларның башлыгы А.Михайлов-Идеров милли автономия таләбен алга сөрә. Чирмешләр (марилар) үз конгрессларын Казанда үткәрә. Болардан тыш, Идел-Урал буйларында яшәгән фин-угыр халыклары мордвалар, марилар һәм вотяклар (удмуртлар) белән төрки тамырлы чуашлар, иттифак төзү максаты белән, ике тапкыр җыелыша һәм асылда эсерлар партиясенең җир мәсьәләсе турында програмнарын кабул итә.

Русия күләмендә милли азчылыкларның эшчәнлеге һәм мөселманнар


Кавемнәр яки этник төркемнәр үзләренең сәяси җыелышларын уздырган арада сәяси яктан шәбрәк оешкан, шулай ук сан ягыннан зуррак булган милли азчылыклар, Вакытлы хөкүмәткә йогынты ясау өчен, иҗтиһад итәләр. 22 июльдә (4 августта) Казанда өч корылтайның уртак җыелышында "милли-мәдәни мохтарият" игълан ителгәч, бу хакта үзәкне хәбәрдар итү өчен, вәкиллек сайлана. Делегатлар 8(21) августта Петроградта Вакытлы хөкүмәтнең премьер-министры урынбасары Некрасов тарафыннан кабул ителә. Алар өч корылтайның уртак карарын Некрасовка тапшыру белән бергә кайбер башка мәсьәләләр турында да сүз кузгата. Аларның иң мөһиме - мөселманнардан торган хәрби бүлекләрне төзү таләбе була. Моннан тыш, Казан делегатлары Төркестандагы һәм Кавказдагы кабиләдәш һәм диндәшләрнең бик авыр хәлдә булуларын сөйләп, аларга ашыгыч ярдәм кулы сузуны таләп итә.

Сентябрь уртасында янә Петроградта уздырылган Демократик Конференциядә Русиядәге төрле милли азчылыкларның вәкилләре дә чыгыш ясау форсатына ирешә. Конференцияне оештыручыларның төп максаты Петроградта сәяси хакимиятне бүлешү һәм коалиция хөкүмәтен төзү яисә хөкүмәтне тулысынча ук революционерлар кулына тапшыру булса да, рус булмаган делегатлар форсаттан файдаланып, үзләрен борчыган проблемалараны ачыктан-ачык белдерә. Русия инкыйлабы мөселман демократлары исеменнән Милли Шура әгъзасы Әхмәд Салихов (Цаликов) чыгышы аеруча әһәмиятле булып чыга, бөтен делегатларның игътибарын җәлеп итә. Үзенең нотыгында Ә.Салихов авыл хуҗалыгы министры Черновның социалист булуына карамастан, Русиядә җир мәсьәләсенең рус булмаган халыклар файдасына хәл ителмәвен күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, Ставрополь губернасында үткәрелгән җир реформасы андагы җирбиләүчеләрнең кишәрлекләрен югалтуларына китерәчәк. Төркестанда да хәл шуның кебек булачак.

Ә.Салихов, шулай ук, Семиречье (Җидесу) төбәге белән Хива ханлыгында, бөтен үтенечләргә карамастан, Русия хөкүмәтенең хәлне яхшырту өчен һичнинди чара күрмәве, моның исә русларның әле һаман да мөселманнарга түбәнсетеп карауларының бер күрсәткече булуы турында әйтә. Чыгышында ул, шулай ук, Зайсанда кыргызлар, Владикавказда тау халыклары вәкилләре руслар тарафыннан атып үтерелә дип хәбәр итә. Димәк, революцион-демократик рухтагы шигарь-игьланнар чыгару гына җитми, кешеләрнең бер-берсен кардәш итеп кабул итә белүләре өчен мәдәни чаралар күрелергә тиеш дип бәян итә ул. Аныңча, мөселманнар, үз хәлләре тагы да начараймасын өчен торырга әзер, ләкин бу әле таләпләрдән баш тарту дигән сүз түгел. Ә.Cалихов мөселманнарның рус демократиясенә ышанычлары бетте, шуңа күрә ашыгыч рәвештә "Мөселман мәсьәләләре буенча дәүләт секретариаты" төзергә кирәк дип белдерә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG