Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (46)


1917 елның июль ае, Петроградта демонстрантларны көч белән куып тарату күренеше (Невский проспект һәм Садовая урамы киселеше)
1917 елның июль ае, Петроградта демонстрантларны көч белән куып тарату күренеше (Невский проспект һәм Садовая урамы киселеше)
Татар-башкортларда социалистик хәрәкәт

1917 елгы февраль инкыйлабы руслардагы кебек үк, гайре русларда да, сәяси тормышның активлашуына, төрле сәяси агымнар барлыкка килүенә китерә. Биредә шуны әйтергә кирәк: ул шартларда социализм теориясе белән таныш булмаган кешеләрнең дә социалистик шигарьләрне якын итүләре табигый хәл була. Чөнки тынычлык, тигезлек кебек бөтен дөнья өчен уртак социаль, мәдәни һәм сәяси таләпләр гамәлгә ашкан очракта бик күп кеше канәгать булыр иде. Бигрәк тә, патшаның мөстәбид (деспот) режимы астында изелгән халыкларны бу шигарьләр җәлеп итә.

Соңга таба милли хәрәкәтләрнең алдынгы сафында көрәшәчәк кешеләрнең баштарак социализм идеяләре белән рухланулары да шуның белән аңлатыла. Үз милләте өчен хокуклар таләп иткән кешеләр теге яки бу рәвештә социализм идеяләренең кайсын булса да чыгышларда һәм язмаларында кулланганнар. Ләкин Русия төркиләре эчендә һәм хәтта руслар белән тыгыз элемтәдә яшәгән хәлдә Һегельне, Марксны һәм башка теоретикларны, аларның әсәрләрен белгән яки укыганнарның саны юк дәрәҗәдә аз булган.

Мирсәет Солтангалиев
Мирсәет Солтангалиев
Революцион социалистик фикерләрне бары русча китаплардан укыган кайбер зыялылар да темага тирән кермәгән, шул сәбәпле милләттәшләренә сизелерлек тәэсир итә алмаган. Беренче төзелгән зәгыйфь оешмалары рус социалистлары төркемнәренең ярдәме һәм химаясе астындагы бүлекчәләр рәвешендә булган. Тик шулай да соңга таба рус иптәшләренең булышлыгы белән, белепме, әллә белмичәме, болай да зәгыйфь милли бердәмлек багларын кискәләү эшенә шактый зур өлеш кертә алганнар. Бу хаталарны аңлап алган Мирсәед Солтангалиев кебек социалистлар исә вәзгыятьне уңай якка үзгәртү форсатын ычкындыралар һәм нәтиҗәдә партиядәшләре тарафыннан юк ителә. Мәшһүр гыйбарәне куллансак, "революция үз балаларын ашап бетерә".

Идел-Уралдагы инкыйлаб тарихына багышланган беренче әсәрләрдә татар-башкорт революционерларының һич телгә алынмаулары асылда аларның большевиклар хакимиятен урнаштыруга әлләни сизелерлек өлеш кертмәүләре белән аңлатыла. Алга таба татар һәм башкорт тарихчылары инкыйлабка өлеш керткән милләттәшләрен берәмтекләп эзләп, 5-10 кешене таба һәм бу кешеләрнең исемнәре китаптан китапка күчеп йөри башлый. Бу әлеге революционерларның большевизм режимын урнаштырырлык көчкә ия булмавын күрсәтә.

Иң бөек революционер дип аталган Галимҗан Ибраһимовның да башка эсерлар фиркасенең ягьни Ленин җитәкләгән РСДРП(б)га кан дошманы булган фирканең тарафдары булуы өстенә милли хәрәкәткә дә катнашуы билгеле факт. Г.Ибраһимовтан башкалары Мулланур Вахитов, Шәриф Манатов, Камил Якубов кебек берничә исемнән гыйбарәт төркем тәшкил итәләр.

Гәрчә Милли Шура җитәкчеләреннән Әхмәд Салихов, язучы Гаяз Исхакый, тарихчы Зәки Вәлиди заманында социалист саналсалар да, алар рус социалистларына буйсынмый, киресенчә, милли азатлык хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә була. Ягьни, социалистик исемен күтәреп йөриләр, революциядән соңгы елларда совет тарихчылары аларга "буржуаз милләтчеләр", “халык дошманнары" кебек ярлыклар таккан. Нәтиҗәдә совет чоры авторларына социалист мөселманнар дип мактап язарлык бик аз гына шәхесләр кала. Мөселман халкы, руслардан килгән һәрнәрсәгә шикләнеп караганы өчен, әлбәттә, социализм белән кызыксынулары шуның кадәр генә була.

Тик шулай да татар-башкорт мохите эчендә милли хәрәкәткә катнашып та, большевикларның көче арткан саен ул хәрәкәттән ераклашкан социалистлар Идел-Урал төбәгенең тарихи язмышы билгеләнгәндә үзләренә күрә сизелерлек роль уйныйлар һәм бу фактны инкяр итү мөмкин түгел.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG