Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда “Татар җыры” фестивале узачак


"Татар җыры" афишасы
"Татар җыры" афишасы

Чаллыда “Татар радиосы” эшли башлау уңаеннан 29 октябрь көнне бу калада “Татар җыры-2011” фестивале узачак.


Чаллыдагы “Татар җыры” Казан фестиваленнән нәрсәсе белән аерыла? Аның максатлары нинди? Бу сорауларга фестивальнең сценарий авторы һәм алып баручысы, “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова җавап бирә.

Гөлназ, синең өчен “Татар җыры” нәрсә ул?

– “Татар җыры” минем өчен чын мәгънәсендә бик зур бәйрәм. Кемдер Сабан туйларын, Яңа елны көтеп яши. Ә мин кышка керү белән “Татар җырын” көтә башлыйм. Монда барнәрсә югары дәрәҗәдә, “Татар җыры” сәхнәсенә очраклы гына эләккән кеше юк. Шуңа да әлеге фестиваль күңел күтәрү чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятен сөючеләрне рухи яктан баетучы вакыйга.

"Татар җыры" эстраданың иң дәрәҗәле вакыйгасының быел Чаллыда узуына ничек карыйсың?

– Бик уңай карыйм. Эш шунда ки, Казанда узучы “Татар җыры”на һәр теләгән кеше эләгә алмый, Севастополь, Оренбурдан кадәр килеп тә, билет тапмый йөдәп беткән танышларым булды.

“Татар җыры” – халык сайлап алган чыгышлардан торган тамаша бит, шуңа аны мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга күрсәтәсе, җиткерәсе килә. Гомумән, “Татар җыры” татар милләте яшәгән һәр төбәктә узсын иде, дигән теләк зур.

Чаллыда узачак “Татар җыры” башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

– Беренчедән, шунысын әйтү мөһим: ул Чаллыда “Татар радиосы” эшли башлау уңаеннан оештырыла. Хәзер чаллылар безне 87.5 FM ешлыгында тыңлый ала. Чаллы филиалы ярдәмендә безне шулай ук Алабуга, Түбән Кама, Мөслим, Минзәлә, Менделеев районнары да ишетәчәк.

Гөлназ Сәфәрова
Гөлназ Сәфәрова
Икенчедән, мондый форматтагы “Татар җыры”ның әлегәчә булганы юк иде. Монда фестиваль тарихында төрле номинацияләрдә күп тапкырлар җиңгән, тамашачы мәхәббәтен яулаган иң яхшы җырчылар гына булачак.

Алар үзләренең иң-иң хитларын башкарачак. Минемчә, җырның берничә аккорды яңгырауга, тамашачы аның нинди җыр булуын белеп алачак һәм кушылып җырларга да әзер торачак. Менә шундый җылы тамаша булыр ул.

Чаллы тамашачысы Казан тамашачысыннан аерыламы? Сезнеңчә, алар бу вакыйганы ничек кабул итәр?

– Чаллы тамашачысы Казанныкы белән чагыштырганда ихласрак, гадирәк. Казан тамашачысы да бик җанлы үзе. Тик чаллылар алкышларга да, чәчкәләргә дә саранланмый.

Артистлар еш килеп торуга да карамастан, монда концертлар даими рәвештә аншлаг белән уза. Алар концертларга бик яратып йөри, шуңа күрә “Татар җыры”ның монда бик көтелгән вакыйга булуына шигем юк.

Сиңа, сценарист һәм алып баручы буларак, әлеге вакыйга тиешле югарылыгында узсын өчен нәрсәгә акцент ясарга, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

– Фестиваль тиешле дәрәҗәдә узсын өчен бөтен нәрсә дә 100%ка эшләнергә тиеш. Сценарист бер дигән сценарий язып та, алып баручы аны залга җиткерә алмый икән, беренчесенең эше юкка чыга дигән сүз.

Конферансьелары – үз эшенең остасы да ди, ә менә җырчылары өч тиенлек икән, тамашачы бит “ник килдем монда?” дип уйлап куяр да, концертыңны ташлап чыгып китәр.

Аннан соң сәхнәгә чыккан кешенең йөз кыяфәте дә, кигән киеме дә аз роль уйнамый. Менә шушы факторлар барысы да тиешле дәрәҗәдә булганда, проектның уңышлы булачагына өметләнергә мөмкин.

Тик бу бит әле гадәти концерт кына түгел. Бу бит “Татар җыры”! Димәк, монда безнең милләтебезгә генә хас булган моментларны да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, буыннардан буыннарга килгән җырлар тарихын, милли уен коралларыбыз хакында да сүз кузгатырга, хәтердә яңартырга кирәк.

“Татар җыры” белән бәйле булып, күңелгә кереп калган вакыйгалар шактыйдыр. Берәрсе белән бүлешсәң иде.

– Алар шактый. “Татар җыры” кебек вакыйгага әзерләнгәндә бит борчылу, дулкынлану дигән хисләр дә бар. Минем, мәсәлән, зур куркуым җиңүченең исеме язылган конвертларны онытып калдыру белән бәйле. Сценарий онытырмын дип түгел, ә техник моментлардан шүрлим мин. Күпләр моны белә һәм төрттерә.

Менә, мәсәлән, бер “Татар җыры”нда партнерыма: “Искәндәр, ач конвертны, җиңүченең исемен әйт”, дим. Ә ул миңа борылып: “Конверт синдә бит, үзең ач димәсенме?”. Менә шул моментта минем ниләр кичергәнемне белсәгез! Харап булдым!

Конвертны онытып калдырдым дип, котым алынды, җиде түгел, җитмеш кат тирем акты. Ә бу исә Искәндәрнең шаяруы гына икән, соңыннан ул кесәсеннән конвертны тартып чыгарды. Тик бу шаяруны мин гомерем буена истә калдырдым.

Аннан соң, узган елгы “Татар җыры”нда түфлиләрем шулкадәр кыса иде, хәтта күземә яшьләр дә килде. Тик мин моны тамашачыга сиздермәдем. Киресенчә, аларга яхшы кәеф кенә бүләк иттем.
XS
SM
MD
LG