Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша парламентында транссексуал депутат эшкә кереште


Анна Гродска
Анна Гродска

Операция белән җенесен алыштырып хатын-кызга әверелгән Анна Гродска Польша парламентында ант биреп депутат булды.

Елъярым элек Тайландта операция ясатып җенесен алыштырганга кадәр Кшиштов Беговски булып йөргән 57 яшьлек транссексуал Анна Гродска Польша парламенты депутаты булды.

Парламентның беренче, ант бирү утырышында аны башка депутатлар алкышлар белән каршылады.

Гродска исә: «Бу символик мизгел һәм бу минем казанышым түгел, ә мине сайлаганнарның казанышы. Алар Польшаның заманча булуын, төрлелеккә ачык булуын, кешеләрнең үзара аермалыкларына карамастан илдә үзләрен уңайлы хис итүен теләде», - ди.

Октябрь аендагы сайлау нәтиҗәсендә Польша парламенты Сеймга шулай ук гей булуын яшермәүче, гей хокуклары өчен күптәннән көрәш алып баручы Роберт Бедрон да керде.

Аналитиклар Сеймга мондый вәкилләрнең керүе илдә моңарчы күп гасырлар буе көчле булып килгән Рим католик чиркәвенең тәэсире кимүне аңлата ди.

Гродска да, Бедрон да сайлауда “Паликот хәрәкәте” фиркасе вәкилләре буларак катнашты. Бу фирка чиркәүгә кискен каршы чыга, дин әһелләрен сәясәттә катнашуда гаепли, гейларга башкалар белән тигез хокуклар бирүне, бала төшерүне, бер җенесле гаиләләр коруны һәм марихуананы рөхсәт итүне алга сөрә.

Фирка сайлауда көтмәгәндә 10 процент тавыш җыеп Польша парламентында зурлыгы белән өченче урынга иреште.

Гродска парламентка сайланудан соң каршылыклы хисләр кичергәнлеген белдерә. Аның әйтүенчә, урамда очраган кешеләрнең күпчелеге аңа хуплау белдергән, шул ук вакытта агрессив мөнәсәбәтне дә күрергә туры килгән.

Тайландта операция ясатканчыга кадәр Гродски гадәти бер гаилә атасы булган. Аның инде балигъ яшьтәге улы да бар. Анна Гродска хәзер дөньяда бердәнбер транссексуал парламент әгъзасы санала.
XS
SM
MD
LG