Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Русия төбәкләрендә имамнарны үтерүләр ешая


Ярослауда атып үтерелгән Абдулмәҗид хәзрәт
Ярослауда атып үтерелгән Абдулмәҗид хәзрәт

Ярослауда үтерелгән имам Артур Манукянның әнисе татар, әтисе әрмән иде. Ул икенче имам итеп Ярослау җәмигъ мәчетенә узган елның мартында билгеләнгән.

Ярослау җәмигъ мәчетенең татар имамы Әсәдулла хәзрәт Низамиев сүзләренчә, алар әлеге үлемне нәрсә белән бәйләргә дә белми.

“Әле ураза бәйрәменнән соң гына имам ярдәмчесен атып үтергәннәр иде, аннары мондый хәл Ивановода кабатланды, менә хәзер Абдулмәҗид хәзрәткә аттылар”, дип аптырый ул.

Абдулмәҗид 29 яшьлек Артур Манукянның мөселманча исеме булган.

“Ул Ярослауга Ставрополье краеның Азгир шәһәреннән килде һәм икенче имам итеп билгеләнде. Аның хатыны Дагыстаннан даргин милләтеннән иде. Биш яшьлек кызы да калды”, ди Низамиев.

Манукян гыйлемле, биш тел белүче имам булган. Дини белемне ул Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә алган. Әгәр элек үтерелгән имам ярдәмчесе бизнес белән бәйле булса, Абдулмәҗид хәзрәт бары тик дини эшчәнлек кенә алып барган.

Аны ястү намазыннан соң өенә кайткач үз подъездында атып үтергәннәр. Ул гаиләсе белән кечкенә фатирда яшәгән. Имамның мәетен иртән генә күргәннәр.

“Хокук саклау оешмалары тикшерү эшләре алып бара, әмма алар безгә берни әйтми. Без нәрсә уйларга да белмибез. Бернинди фаразларыбыз юк”, ди Низамиев.
XS
SM
MD
LG