Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Симбирскиий курьер”: “Тандем куркудан акылын җуеп, коралланырга тотынды”


Путин һәм Медведев сайлау алдыннан пенсионерлар белән очрашуда, Мәскәү, 17.11.2011
Путин һәм Медведев сайлау алдыннан пенсионерлар белән очрашуда, Мәскәү, 17.11.2011

Сембер каласында сайлауга әзерлек дәвам итә. Өлкәнең “Симбирскиий курьер” гәзите ил җитәкчелегенең “погонлылар” пенсиясен янә дә күтәрү тырышлыкларын тәнкыйтьләп чыкты.

21 ноябрьдә торак йортлар һәм административ биналар диварларында өлкә башлыгы Сергей Морозовка карата тискәре язмалар пәйда булды. Бу җәһәттән “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлекчәсе үз белдерүен бәян итте. Анда өлешчә болай диелә:

“Сембер халкы шәрран яручы вандализмга тап булды. 150дән артык бина оятсыз язмалар белән пычратылды. Кайберләре өлкә башлыгының намусын пычратырлык, аның дәрәҗәсен төшерерлек”.

“Бердәм Русия” җитәкчелеге Ленин районы мәхкәмәсенә һәм Сайлау комиссиясенә шикаятьләр юллаган. Гаеплеләрне җавапка тарту һәм тиешле җәза бирүне таләп итеп. Шулай ук КПРФның өлкә комитеты җитәкчесе Александр Кругликов та хокук саклаучы органнарга вәхшиләрне табу һәм җавапка тарту таләбе белән чыкты.

Һәркемнең үз кайгысы инде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына бушлай санаторийларга бару өчен транспорт чыгымнарын да капларга тиешләр. Ә хәзер бару гына бушлай.

“Симбирскиий курьер” гәзите “тандем”ның “погонлылар” пенсиясен янә дә күтәрү тырышлыкларын тәнкыйтьләп чыкты. Бу җәһәттән “Бәхетле итәрләр һәм шәрә калдырырлар” дигән язмадан бер өзек:

“Ил җитәкчелеге хәрбиләрнең, полиция хезмәткәрләренең һәм башка погон йөртүчеләрнең пенсияләрен күккә чөеп, мөгаен, сайлаулар алдыннан халыкны шатландырмакчы буладыр. Ләкин бу юмартлыкның икенче ягында – погонсыз күпмиллионлы ватандашларны хәерчелеккә батыру булып чыгачак. Лейтенантның гына да хезмәт хакы 19 меңнән алып 50гә кадәр. 2013 елда аларга башка көч структуралары хезмәткәрләре дә өстәләчәк. Һәм андый “бәхетлеләр” саны 5 миллионнан артып китәчәк”.

Гәзит язуынча, әгәр илебездә бары тик силовиклар, финансистлар, чиновниклар һәм “чималчылар” гына яшәсә, ярар иде дә бит, тик менә алардан тыш та ватандашлар бар бит әле. Ә аларның эш хакы нибары 10- 15 мең генә. 4-7 меңгә көн күрүчеләр дә байтак.

Түрәләрнең һәм погонлыларның күп акча алуы инфляциягә китерәчәк. Ә бу дистәләгән миллионнарны тәшкил итүче гади халыкка китереп бәрәчәк. Шулай ук “бәхетлеләтелгән” погонлыларның көнкүрешендә әллә ни отыш булмас.

“Симбирский курьер” фикеренчә, хакимиятнең мондый гамәле “погонлыларны” сатып алу – подкуп кына. Чөнки, илнең тотрыклылыгы нәкъ алар кулында, имеш. Ризасызлар күтәрелешен бастыру өчен, мәсәлән. Тик менә полициягә һәм көч структураларына гына таянып яшәүнең мәгънәсезлеген 1917 ел күрсәтте бит инде. Путин-Медведев тандемының керемнәр буенча “бүлгәлә дә хакимлек ит” сәясәте үз кулың белән утка бензин өстәү кебек килеп чыга. Мондый гамәлләрнең нинди хәлгә китерә алуын элекке финанс министры Кудрин да күрсәткән иде инде. Ул күбрәк акчаны тыйнак тоту турында түгел, ә акчаны әрәм-шәрәм итүнең социаль-сәяси нәтиҗәләренә игътибар юнәлткән иде.

Гәзит язмасы менә ничек тәмамлана: “Тандем халык алдында куркудан акылын җуеп, коралланырга тотынды. А зря!”
XS
SM
MD
LG