Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли рухлы Стәрлебаш


Стәрлебаш ягында татар мәдәнияте көннәре
Стәрлебаш ягында татар мәдәнияте көннәре

Татарстанда ике миллион татар яшәсә, аннан кала иң күп татар яшәгән төбәк – Башкортстан. Татар тарихы, мәдәниятен өйрәнү һәм саклауга Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез үз өлешен кертә.


Күптән түгел "Азатлык" радиосы хәбәр иткәнчә, Башкортстанның Стәрлебаш районында Татар мәдәнияте көннәре булып узды. Менә шушы чаралар кысасында Бузат авылында мәдәни кичәләр генә түгел, ә татар милли оешмаларының уртак утырышы та булган.

Районда татар сәнгатенә, мәгърифәтенә багышланган кичәләр үтүгә республика һәм район хакимияте уңай мөнәсәбәт белдергән. Башка төбәкләрдә мондый очрашуларның үтүе табигый хәл дип саналса, Башкортстанда бигрәк тә аның бер районында татар мәдәнияте көннәренең күптән үткәне юк иде.

Матбугаттан һәм радио-тапшырулардан шунысы да мәгълүм: Башкортстанда татар милли-мәдәни чараларның, җыеннарын үткәрүгә рөхсәт һәм ярдәм бирмиләр, татарларга үз туган телләрендә сөйләшер өчен шартлар җитми дип санала.

Бигрәк тә җәмәгать оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре рәсми хакимият белән уртак тел таба алмаган чаклар булды, ә инде хакимият белән дустанә эшлекле диалог алып барылмаса һәр ике як бер-берсенә канәгатьсезлек күрсәтә.

Ләкин кайбер урыннарда хакимият белән татар җәмәгатьчелеге уртак эшләр башкара. Һәм мондый хезмәттәшлек беркемгә дә зыян китерми, киресенчә уңай эшлекле атмосфера туа.

Шулай итеп, бу каршылыклы тәэсир кайберәүләрне гаҗәпләндерә торгандыр. Бер яктан, татарларга ирек юк дисәләр, икенче яктан булдырам дигән кардәшләр булдыра, матди һәм оештыру якларыннан ярдәм дә таба. Әлбәттә, шул якның атаклы шәхесләре, кыйммәтле тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары булса, татарлыкны яшәтү һәм күрсәтү бермә-бер җиңеләя.

Стәрлебаш ягы бу яктан бик бай. Анда атаклы Стәрлебаш мәдрәсәсе булган, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый кебек мәгърифәтчеләр белем алган яки укыткан.

Күптән түгел язучы һәм галим Зәки Зәйнуллинның “Кырык бернең арбалы хатыннары” дигән пьесасы Камал сәхнәсендә куелды, сәнгатькәрләр авторның туган ягына барып, андагы милли тормыш, мәдәни үзенчәлекләр белән танышты, шуңа күрә 2011 елның көзендә Стәрлебашта татар мәдәнияте көннәрен үткәрү очраклы түгел.

Бүгенге әңгәмәдә сүз менә шушы уңай тәҗрибәнең нәрсәгә нигезләнүе, Стәрлебаш татарларының, Башкортстан республикасының милли һәм рухи потенциалы турында бара. Бу сөйләшүдә күренекле тәнкыйтьче һәм шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Мөдәррис Вәлиев һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина катнашалар.

Нуридә Насыйбуллина. Бу бәйрәмнең Стәрлебаш районының Бузат авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Монда тырыш, уңган, җыр-биюгә дәртле халык яши. Шуңа да ассызыклап үтәсе килә: чараны үткәрүче мәдәният йорты директоры Әнисә Сәфәргалиева, авыл советы җитәкчесе Салават Рәшит улы һәм Бузат авылы халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә татар мәдәнияте көннәре югары дәрәҗәдә узды, дип әйтә алабыз.

Салават абый белән Әнисә апаның бөтен хезмәт биографиясе туган Бузат авылы белән бәйле. Авыл халкы аларны тәҗрибәле җитәкче буларак белә. Шундый талантлы милләттәшләр булу безнең өчен зур горурлык билгесе булып тора. Яшь талантларыбыз исән-сау булганда татар милләте яшәр, аның якты киләчәге бар дип өмет итәбез.

Татарстан мәдәнияте көннәре ни өчен Бузат авылында үткәрелә соң? Ни өчен башка авылда түгел?

Мөдәррис Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев. Мин үзем беренче тапкыр Стәрлебаш якларында булдым. Ул Башкортстанның Оренбур белән чикләшкән җирендә булып чыкты. Бузат авылын күрүгә ирештем. Бу як кешеләрнең күңел аклыгы, йөз аклыгы шушы туфракта да, шушы җирдә чагылган кебек. Бик талантлы, акыллы, чибәр кешеләр яши анда.

Нуридә Насыйбуллина. Чыннан да уртак эш юнәлешләребез, проблемаларыбыз, үзара тәҗрибә белешергә ныклы җирлегебез, матур казанышларыбыз бар. Башкортстанның халкы тырышлыгы белән бу күркәм чара уздырылган. Ул киләчәктәге элемтәләребезне ныгытуга һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә китерер дип ышанабыз.

– Башкортстаннан да Казанга кунаклар күп килде. Татарлар да Башкортстанга килеп йөри башлады. Ләкин хәзерге вакытта очкын сүнә бара шикелле...

Нуридә Насыйбуллина. Сүнә бара дип әйтү дөрес булмас, ләкин төрле сәбәпләре бардыр. Соңгы елларны Казан белән Стәрлебаш арасында элемтәләр ныгыды дип әйтә алам. Күптән түгел генә Зәки Зәйнуллинның “Кырык бернең арбалы хатыннары” спектакле бик уңышлы барды.

Премьера булыр алдыннан Галиәсгар Камал театры артистлары Стәрлебашка кайту теләкләрен белдерде һәм без җыелышып, Зәки абый белән кырыклап артист Стәрлебаш якларын күреп кайттык. Әсәр геройларының прототиплары, алар мәрхүм булса да, аларның балалары Стәрлебашта яши. Алар белән аралаштык.

Арбаны шулай ук эзләдек. Ул үзе бер тамаша булды. Ул арба әлегә чаклы исән булган. Ләкин абзарны сүтеп ремонтлаган вакытта югалган. Стәрлебаш зираты белән танышу булды, ул үзе бер археологик музей дип әйтергә була. Шул ук 2010 елда Каргалыга экспедиция вакытында очраклы рәвештә генә сугылып чыктык, Стәрлебаш районы Арслан авылында булдык, бик күп кулъязма китаплар алып кайттык.

Бу бер көнлек кенә сәфәр булса, быелгы елны Марсель Әхмәтҗанов белән ун көнлек экспедициядә булдык. Стәрлебаш районында яшәүче татарларның халык авыз иҗатын, этнографик үзенчәлекләрен, фольклорын, топонимикасын, авыл тарихын, шәҗәрәләрен өйрәнү, борынгы кулъязмаларны җыю, эпиграфик истәлекләрне тарих һәм сәнгать фәннәре чыганаклары күзлегеннән тикшерү безнең төп максатларыбыз булып торды.

Экспедиция кысаларында Стәрлебаш, Бузат, Тәтер Арслан, Хәликәй, Әмир, районга чиктәш Миякәй районы Баязит авылы, Федоровка районы Балыклы авылы, Стәрлетамак, Оренбур шәһәрләре тикшерелде.

Шакир Тукаев тарафыннан таш койма белән уратып алынган зират бабаларыбызның рухын саклый. Стәрлебаш ягында татар мәдәниятенең бер кызыклы юнәлеше итеп, зиратларда сакланган төрбәләрне өйрәнүне күрсәтергә кирәк. Төрбәләр дип кабер өсләрендә, ташлардан корыла торган биналарны әйтәләр. Алар борынгы бөек кешеләребезнең каберләре югалмасын өчен эшләнгән.

Аларның тарихлары мең елдан артык китә. Бу яктагы зиратларда төрбәләр шактый күренә. Мәсәлән, без төрбә үрнәкләреннән Стәрлебаш зиратында – бишне, Хәликәйдә – өчне, Әмирдә – өчне, Тәтер Арсланда – берне, Яшерганда икәү барлыгын ачыкладык.

Бу төрбәләр татар халкы яшәгән Касыйм, Кострома, Троицки, Татар Каргалысы, Екатеринбур, Болгар, Чистай һәм башка шәһәр-авылларда да корылган.

– Стәрлебаш районы – тарихи ядкарьләргә бай урын. Андагы мәчет, мәдрәсәләр турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

Нуридә Насыйбуллина
Нуридә Насыйбуллина
Нуридә Насыйбуллина. Стәрлебаш районы татар авылларында археографик табышларга да тап булдык. Экспедициядән егермеләп борынгы кулъязма һәм басма китаплар, кырыклап документ алып кайттык.

Район китапханәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды, укытучылар өчен рухи мәккә, рухи кыйбла булган Казаннан галим Марсель абый Әхмәтҗанов килүе сөенечле һәм истәлекле вакыйга булды.

Очрашу вакытында Марсель абый татар тарихына кагылышлы бик күп яңа ачышлары белән уртаклашты, район укытучыларын игътибар-ихтирам белән тыңлады, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, автографлы яңа китапларын бүләк итте.

Очрашулар Стәрлебаш, Бузат, Әмир авыллары мәчетләрендә дә узды. Татар шигъриятенең алтын баганасы булган нәселне дәвам иттерүчеләрнең Стәрлебашта булулары бездә горурлык хисләрен уятты.

Үткәннәр турында хатирәләрне киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан Яшерган авылы мәчете мулласы Мингазим абый белән дә җанлы әңгәмә кордык.

Яшерган авылына нигез 1706 елда салына. Пугачев түнтәрелеше бастырылганнан соң, анда катнашучыларның күбесе шушы авыл тирәсендәге тауларда, урманнарда качып, яшеренеп яшәгән. Авылның исеме шуннан килеп чыккан.

Көчле репрессияләр вакытында да авылда мәчет ябылмаган. Ул бүген дә эшли. Зираты да борынгы ташларга бик бай. Таш язу осталары да күп булган. Ә язар өчен талант та, белем дә кирәк. Шуннан чыгып, бу якларда бик гыйлемле кешеләр яшәгән, дигән фикергә килдек. Мәгълүматларны авыл музееннан җыйдык. Анда борынгыдан сакланган шәҗәрәләр дә бар.

– Стәрлебаш якларында экспедицияләр булган, дисез. Географик экспедиция вакытында тарихи ядкарьләр Татарстанга кайтарылды. Бер яктан бу Татарстанны тарихи яктан баетты. Ә Башкортстан җитәкчелеге моңа ничек карый?

Нуридә Насыйбуллина. Без алар белән элемтәдә түгелбез. Алар безне хупласа, элемтәдә булыр идек. Каршылык булганга күрә, без алар белән элемтәгә чыкмадык. Алар теләктәшлек белдерсә, без ике-өч кеше кайтмас идек, унбишләп кайтыр идек. Ләкин андый мөмкинлек булмады. Әгәр дә теләк белдерсәләр, безнең алда тагы тикшерүгә чыгарга планнарыбыз зур.

Баягы соравыгызга урап булса да киләм инде. Стәрлебаш борынгыдан ук мәгърифәтле як булганы тарихыбызга яхшы мәгълүм. Татар уку йортлары арасында аның мәктәп-мәдрәсәләре үзенә лаеклы урын биләп торган. XIX гасырга кадәр ике мең кешесе булган авылда кырыкка якын мәдрәсә эшләгән. Биредә укыткан һәм белем алган зыялыларның, тирә-якта яшәгән халыкларның аң-белемен үстерүгә йогынтысы көчле булган.

Мөдәррис Вәлиев. Стәрлебаш мәдрәсәсе турында моннан утыз еллар элек язылган беренче мәкәләне “Казан утлары"нда эшләгән чорда мин үзем әзерләп чыктым. Ул заманда мәдрәсәләрнең уңай йогынтысы, мәдәният чыганагы булу турында язу тыелган иде. Ул вакытта без Мөхәммәт Мәһдиевнең мәдрәсәләр тарихыннан хезмәтләрен бастырдык. Һәм Зәки абыйның Стәрлебаш мәдрәсәсе турында бик тирән мәкаләсе дөнья күргән иде.

Нуридә Насыйбуллина. Талантлы шагыйрь-мәгърифәтчеләр укыган һәм хәлфәлек кылган вакытта Стәрлебаш мәдрәсәсе атаклы һәм мәшһүр булып таныла. Стәрлебаш авылының иң беренче имамы – Монасыйп мулла чукындырудан качып, Казан ягыннан килә. Авылда беренче мәдрәсә 1724 елда төзелә.

Стәрлебаш мәдрәсәсеннән белем алып чыккан гыйлемле шәхесләр бөтен тирә-якта мөгаллим булып китәләр. Гыйлем учагы буларак танылган мәдрәсәнең зур үсеш чоры 1800 елларга туры килә. Бохарага барып укып кайтканнан соң Нигъмәтулла Биктимеров 1812 елда мөдәррис итеп тәгаенләнә. Ул гомернең соңгы көненә кадәр шушы вазифаны үти. Нигъмәтулла әфәнде мәдрәсәнең абруен күтәрү өчен зур тырышлык куя. Ул шәкертләрне уку китаплары белән тәэмин итә.

Нигмәтулла үлгәннән соң, мөдәррислек вазифасы аның өлкән улы Мөхәммәтхарис Биктимеровка күчә. Бу чорда шәкертләргә белем бирү яхшыра. Ул шәкертләргә урыс телен укыту өчен мәдрәсәдә аерым кеше тота. Шулай ук мәдрәсәгә “Голос” газетын алдыра.

– Бузат авылында узган Татар мәдәнияте көннәренең программасы турында кыскача сөйләсәгез иде.

Мөдәррис Вәлиев. Бу чын мәгънәсендә халык бәйрәме булды. Анда шул якларда туып үскән Инсаф Галимов килгән иде. Казаннан Фердинанд Фәтхи һәм Әлфинәт Сәләхов кайтты. Аларның профессиональ чыгышлары нур өстенә нур булды. Стәрлебаш төбәгенең үз талантлары безнең күңелне җәлеп итте. Мондый матур бәйрәмне Татарстанда да күргәнем юк иде.

Нуридә Насыйбуллина. Миңа калса, киләчәктә безнең берләшү шундый чаралардан башланырга тиеш. Үзен хөрмәт иткән халык кына башкалар хөрмәтенә лаек була ала. Яшәргә омтылышы булган милләт барысын да эшләргә тиеш.

* * * *

Бүгенге әңгәмә шуны ачык итеп күрсәтте. Стәрлебашта, яңарак кына Татар мәдәнияте көннәре үткәргән Шаранда һәм Башкортстанның башка татар төбәкләрендә милли тормышның сыйфаты һәм куәте күпләргә үрнәк булырлык. Төрле катлам вәкилләре, милли җәмәгатьчелек һәм хакимият уртак тел тапканда, бик зур эшләр башкарып була.
XS
SM
MD
LG